Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты депутатлары «Балигъ булмаганнарның иҗтимагый тәрбиячеләре турында» законны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе, 16:33

Бүген Балык Бистәсе муниципаль районында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының күчмә утырышы булды, анда депутатлар «Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында» ТР Законын гамәлгә ашыруның барышы турындагы контроль мәсьәләне һәм җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны карадылар.

ТР Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны тәкъдим итте, ул аларның барысы да тиешле килештерү процедураларын узганлыгын әйтте.

Комитет карары белән Дәүләт Советына өч елга Алмаз Әхмәдиевне (ТР Казан шәһәренең Авиатөзелеш суд районы буенча 1 нче суд участогына) һәм Луиза Халикованы (ТР Әлмәт суд районы буенча 9 нчы суд участогына) ТР җәмәгать судьялары итеп сайларга, шулай ук вәкаләтләре чоры чикләнмичә Анна Назарованы (ТР Әлмәт суд районы буенча 3 нче суд участогына), Рәмис Вәлиуллинны (Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 3 нче суд участогы) һәм Алсу Минабетдинованы (ТР Питрәч суд районы буенча 1 нче суд участогына) җәмәгать судьялары итеп сайларга тәкъдим ителде. Отставкадагы судья Марина Андреева кандидатурасы исә ТР Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны йөкләү өчен тәкъдим ителде.

 «Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында» ТР Законын гамәлгә ашыру чаралары турында контроль мәсьәләне карау кысаларында комитет Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе мәгълүматын тыңлады, аны комиссия әгъзасы, «Тынычлык чишмәләре» хәйрия фондын гамәлгә куючы Татьяна Забегина тәкъдим итте.

Татьяна Забегина әйтүенчә, «Балигъ булмаганнарның иҗтимагый тәрбиячеләре турында»гы Закон балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны шәхси  профилактикалауның нәтиҗәле механизмы булып тора.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссияләр тарафыннан 1980 балигъ булмаган балага  җәмәгать тәрбиячеләре – шул исәптән мәгариф органнарыннан 1363 вәкил, Эчке эшләр органнарыннан 196 вәкил, социаль яклау органнарыннан 27 вәкил, яшьләр сәясәте һәм спорт органнарыннан 137 вәкил һәм башка гражданнар беркетелгән, алар арасында 6 Әтиләр Советы вәкиле, Эчке эшләр министрлыгының 13 пенсионеры, 8 сугышчан хәрәкәт ветераны бар.

Җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән балигъ булмаганнарның 264е – социаль куркыныч хәлдә яисә авыр тормыш хәлендә калганнар, 368е – табиб билгеләмәсеннән башка наркотик яки психотроп матдәләр кулланучылар, йә наркотик матдәләр, алкоголь һәм спиртлы продукция кулланучылар, 239ы - иҗтимагый куркыныч гамәл кылган һәм җинаять җаваплылыгының яше җитмәү сәбәпле хөкемгә тартылмаган, 35е - шартлы җәза чарасына хөкем ителгәннәр, 31е – җинаять-үтәтү системасы учреждениеләреннән азат ителгән, ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләреннән кайткан,  1043 - башка нигезләр буенча профилактик исәптә торучылар.

Комиссия мәгълүматы буенча, ел саен балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре арасында «Татарстан Республикасының Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсы үткәрелә. 2024 елда конкурс «Тынычлык чишмәләре» Хәйрия фонды белән берлектә «Төзәлгәнгә ышанырга» проекты кысаларында үткәрелгән.

Балык Бистәсе муниципаль районындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар җитәкчесе Илдус Моталлапов балигъ булмаган баланың җәмәгать тәрбиячесе буларак эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы эшчәнлеге турында мәгълүматны хәрәкәтнең республика советы рәисе урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе әгъзасы Ләйсән Засыпкина җиткерде.

Әлеге мәгълүматны игътибарга алып, комитет комиссиягә «Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында» ТР Законын гамәлгә ашыруга системалы мониторинг үткәрергә тәкъдим итте.

Шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләре башлыкларына, ТР Яшьләр эшләре министрлыгына һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына тәкъдимнәр кабул ителде.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International