Депутатлар округларда

2024 елның 29 ноябре, җомга, 17:20

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очраштылар, хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрделәр, иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге белән таныштылар, республика районнарында социаль объектлар ачуда катнаштылар. 

27 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Эдуард Галиев Түбән Кама районында гражданнарны кабул итте. Депутатка «Нефтехимик» коммерциячел булмаган бакча ширкәте активистлары аерым сорауларны хәл итү өчен ширкәттә чираттан тыш җыелыш үткәрүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Инициатив төркем сүзләренә караганда, ширкәт рәисе хәзерге вакытта вазыйфасыннан читләштерелгән, һәм ширкәт алдагы елга килешү төзи алмый, шулай ук салым инспекциясе алдында хисап тота алмый. Мөрәҗәгать итүчеләр бакча участоклары электр энергиясез һәм сусыз калырга мөмкин дип шикләнәләр. «Мәсьәләне җайга салу өчен муниципалитетның карары, шулай ук инициатив төркем, муниципалитет һәм ширкәт идарәсе вәкилләре керәчәк эшче төркем булдыру кирәк», – дип аңлатты депутат. Бу мөрәҗәгатьне Эдуард Галиев эшкә алган.

27 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Алсу Надршина махсус хәрби операция зонасына автомобиль һәм гуманитар йөк җибәрде. ГАЗ-2705 автомобиле якташларыбыз сугышчан бурычларын үти торган артиллерия полкына тапшырылды.  Сугышчылар өчен машина белән бергә җылы әйберләр, оекбашлар, балаклавлар, бутслар һәм азык-төлек тапшырылган. «Мин сугышчыларның берсенең әтисе белән яхшы таныш. Ул улы һәм аның хезмәттәшләре нәрсәгә мохтаҗ икәнен сөйләде. Без ирем белән киңәшеп, солдатларыбызга ярдәм итәргә дигән карарга килдек. Бу әйберләр егетләргә хезмәт шартларын бераз җиңеләйтергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез, алар безнең аларга ярдәм итүебезне һәм җиңүгә ышануыбызны белеп торсыннар!» –диде Алсу Надршина.

27 ноябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова  Казанның Совет районында урнашкан «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәгендә булды. Көн саен үзәктә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен уртак ял һәм физкультура-сәламәтләндерү чаралары уздырыла. Моннан тыш, үзәктә тегү остаханәсе урнашкан, анда әниләр үз балалары өчен кием тегәләр. «Депутатлар белән бергә без даими рәвештә мондый үзәкләргә йөрибез. Монда безнең ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр. Казан хаклы рәвештә Россиянең иң мәрхәмәтле шәһәрләреннән санала. Кеше кайгысына битараф калырга ярамый!», – диде  Ольга Воронова.

27 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов Яр Чаллы халкына «НЕФАЗ» маркалы 44 яңа җәмәгать автобусын тапшыруда катнашты. Тантаналы чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм автоград мэры Наил Мәһдиев катнашында узды. Һәр яңа автобус 100дән артык пассажирга исәпләнгән. Автобуслар заманча, «уңайлы мохит» программасына тулысынча туры килә, шулай ук җылыту режимы булган кондиционерлар белән җиһазландырылган.

27 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов Казанның 89 нчы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен финанс белеме дәресе үткәрде. Дәрес диалог форматында узды. Депутат укучыларга гаилә бюджетын планлаштыруның мөһимлеге һәм үз-үзеңне үстерү зарурлыгы турында сөйләде.

27 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Алексеевск районында «Алексеевскдорстрой» ААҖ хезмәткәрләре гаиләләренә  биреләчәк 24 фатирлы яңа йортны тапшыру тантанасында катнашты. Бу предприятиенең үз торак программасы ярдәмендә башкарылган эш. Яңа йорт  яхшыртылган планировкалы, ремонт ясалган ике һәм өч бүлмәле фатирлардан тора. Депутат халыкны өй туе белән котлады һәм муниципалитетны үстерү һәм район халкының торак шартларын яхшырту өчен мондый программаларны гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

26-27 ноябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Әгерҗе районында булды. Депутат Россиядә беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы, танылган хатын-кыз казый Мөхлисә Бубыйның тууына 155 ел тулуга багышланган конференция эшендә катнашты.

26 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова Тәтешнең Советлар Союзы Герое Павел Ханжин исемендәге 1нче мәктәбе укучылары өчен финанс белеме дәресе үткәрде. Ләлә Кәдермәтова балаларны түләү системаларының үзенчәлекләре белән таныштырды, банк карталарының төрләре турында сөйләде, финанс секторында мошенниклыкка каршы торуга аерым игътибар бирде.

«Акчаларга сак карарга һәм банк карталары турындагы мәгълүматны өченче затларга тапшырмаска кирәк. Бу гади кагыйдәләр сезнең финансларны саклап кала», – дип дәресне шундый үгет-нәсыйхәт сүзләре белән тәмамлады депутат.

26 ноябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова  Бөек Ватан сугышы ветераны, немец концлагеры тоткыны Зинаида Антошкина белән очрашты. Хәзер Зинаида Антошкина Казанда яши. Аның бөтен хезмәт биографиясе балалар һәм яшьләрне тәрбияләү белән бәйле.

26 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов Яр Чаллы шәһәренең 37нче мәктәбендә финанс грамотасы дәресе үткәрде. Депутат укучыларга гаилә бюджетын ничек дөрес төзергә, планлаштырырга һәм финанс инструментларыннан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләде.

26 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабеддинов «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы активистлары белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең хатыннары өчен очрашу оештырды. Очрашу «Игелекле Казан» хәйрия фонды базасында узды. Чарада РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

26 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова «Фермер мәктәбе» федераль мәгариф проектын тыңлаучыларның йомгаклау аттестация эшләрен яклауда катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, бизнес-проектларның гомуми дәрәҗәсе чыгарылыш сыйныф укучыларына киләчәктә үз хуҗалыкларын уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә.

26 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка татарстанлылар инвалидлык рәсмиләштерүдә ярдәм сорап, шәһәр предприятиеләренең берсендә хезмәт хакын һәм яллар өчен түләүне исәпләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Депутат барлык сорауларны да эшкә алды.

22 ноябрьдә Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Ләлә Кәдермәтова Буа районының Әлши авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йортын ачу тантанасында катнаштылар. Ремонт эшләре «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган.

21 ноябрьдә «Добрый» балаларны савыктыру лагере базасында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә депутатлар Ольга Воронова  һәм Алексей Созинов катнашында төбәк волонтер-медик мәктәбе ачылды.

Өч көн эчендә анда катнашучылар белем бирү сессияләре, иреклеләр үсеше һәм социаль проектлау буенча мастер-класслар үттеләр. Әлеге курслар катнашучыларга волонтерлык хәрәкәте принципларын аңларга һәм киләчәктә эшләү өчен кирәкле күнекмәләрне үстерергә ярдәм итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International