«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының нигезендә – юллар иминлеге һәм уңайлылыгы

2020 елның 30 июне, сишәмбе, 13:11

 «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк Сәяси советы Президиумының  Илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия утырышында фикер алыштылар. Утырыш республиканың муниципаль районнары катнашында видеоэлемтә режимында узды.

«Узган ел без автомобиль юлларының иминлеге мәсьәләләре турында фикер алыштык инде, төзелә торган объектларга чыктык, быел без башланган эшләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәбез, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова, киңәшмәне ачып, - юлларны төзү һәм реконструкцияләү өлешендә күп эшләр гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча башкарылды».

«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында ике федераль проект - «Юл челтәре» һәм «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» гамәлгә ашырыла. Татарстанда шул ук исемдәге төбәк проектлары эшләнде.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә норматив таләпләргә туры килә торган региональ әһәмиятле автомобиль юллары өлеше 2024 ел ахырына 50 %ка кадәр, норматив таләпләргә туры килә торган шәһәр агломерацияләренең автомобиль юллары өлеше - 85 %ка кадәр артырга, юл-транспорт һәлакәте концентрациясе урыннары саны - ике мәртәбә кимергә тиеш.

Илкүләм проектны уңышлы тормышка ашыру өчен Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән региональ проект төркеме төзелде, аның составына муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, ЮХИДИ идарәсе, "РОСДОРНИИ" федераль автоном учреждениесе, заказчыларның федераль һәм төбәк хезмәтләре вәкилләре керде.

Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә илкүләм проектта катнашучы гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле автомобиль юлларының озынлыгы 13,6 мең км тәшкил итә. Илкүләм проект кысаларында ел саен 100 км якын юлны ремонтлау планлаштырыла.

2019 ел башына төбәк автомобиль юлларының 46,3%ы норматив торышка туры килгән. Узган ел 108,3 км озынлыктагы төбәк юллары ремонтланган, бу норматив торышның 46,9%ын тәшкил итә.

Быел илкүләм проект кысаларында региональ әһәмияттәге 164,6 км юл ремонтланачак, бу 47,5% норматив хәлгә ирешүне тәэмин итәчәк. Өстенлек хәрәкәтнең югары интенсивлыгы булган төп юлларга бирелә. Проектка кертелгән объектларны сайлау юлларның техник торышы нигезендә, шулай ук халыкның фикерен, "Халык контроле"нә һәм Бөтенроссия Халык Фронтының "Үтерелгән юллар картасы" сайтына исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Халык белән мондый эшне көчәйтергә кирәк, дип саный Татьяна Ларионова.

Хәзер Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәр юлларында эшләр алып барыла. Илкүләм проект кысаларында Зур Казан Боҗрасы төзелә, ул Казанда трамвай хәрәкәтен "түгәрәкләргә" мөмкинлек бирәчәк, шулай ук шәһәрнең үзәк өлешләрендә транспорт агымнарын яңадан бүлүне тәэмин итәчәк. Быел боҗра буенча трамвай хәрәкәте ачылу белән объектның беренче этабын гамәлгә кертү планлаштырыла. Төзелешне 2021 елда төгәлләргә ниятлиләр.

Илкүләм проект кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәп баручы 180 камера урнаштыру планлаштырыла. Узган ел республиканың төбәк юлларында 73 камера урнаштырылган иде инде.

Юлларда балаларның хәвефсезлыгын тәэмин итү - илкүләм проект кысаларында бик мөһим бурыч. Татьяна Ларионова фикеренчә, уку елы башланыр алдыннан балалар киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементларның мөһимлеге хакында ата-аналарның һәм педагогларның янә бер кат исләренә төшерергә кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге эшкә кушылуны сорап мөрәҗәгать итте. "Илкүләм проект кысаларында эш яңа төзелгән юллар километрын арттыру өчен түгел, ә безнең гражданнарның иминлеге һәм уңайлылыгы өчен алып барыла", - дип йомгаклады ул. 

Бүген утырышта цифрлы инициативаларны кертү һәм республика муниципалитетларында гериатрик кабинетлар ачу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International