Татарстан белән Беларусь предприятиеләренең катнаш тармаклардагы хезмәттәшлеге дөнья базарларында конкуренциягә сәләтлелекне арттыруга ярдәм итәчәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе, 12:42

Бүген Мәскәүдә, РФ Федерация Советында Беларусь һәм Россия регионнарының җиденче форумы ачылды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Быел форум дистанцион форматта уза. Төп мәсьәләләр арасында - ике ил халыкларының социаль-икътисадый һәм рухи элемтәләрен үстерү. Форумның беренче эш көнендә Мәскәү һәм Минск арасында видеокүпер режимында биш секция утырышы узды. Катнашучылар тарихи мирасны саклау, патриотлык һәм гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү, Беларусь һәм Россиянең халыкара мәйданчыкларда нацизмны героизацияләүгә каршы бердәм тырышлыгын киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Гадәттәгечә форум кысаларында дәүләт дәрәҗәсендә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә гамәлгә ашырыла торган һәм яңа уртак проектлар турында фикер алышалар.

"Беларусь һәм Россиянең тотрыклы икътисадый үсеше факторы буларак уртак проектлар" секциясе утырышында сүз икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү турында барды. Модераторлар булып Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Андрей Кутепов һәм Беларусь Республикасы Милли җыелышының Икътисад, бюджет һәм финанслар буенча даими комиссиясе рәисе Татьяна Рунец чыгыш ясады.

Беларус коллегаларының видеоэлемтәгә "БЕЛАЗ" ААҖ мәйданчыгыннан чыгуы һич тә очраклы түгел. Завод чыгарган продукциянең 65%тан артыгы Россиядә сатыла. "Безнең тупланган икътисадый хезмәттәшлек потенциалының саклануын һәм артуын теләр идем", - дип басым ясады Союздаш дәүләтнең Дәүләт Сәркатибе Григорий Рапота, утырышта чыгыш ясаганда.

Секциягә Россия-Беларусь хезмәттәшлеге кысаларында ике дәүләтнең төбәкара багланышларын алга таба киңәйтүгә аерым игътибар бирелде. Татарстан Россиянең Беларусь партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүче иң алдынгы регионнары рәтендә аталды.

2017 - 2019 елларда товар әйләнеше күләме 1 миллиард АКШ долларыннан артып киткән, җиденче ел рәттән Беларусь Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә. Белоруссия базарында Татарстанның нефть химиясе продукциясе, органик химик кушылмалар, пластмассаларга сорау зур. Татарстанда Беларусь авыл хуҗалыгы техникасын беләләр һәм бәялиләр. Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең тракторлар паркы 60%ка «Беларус» маркалы тракторлардан тора. «Алабуга» махсус икътисадый зонасында белорус тракторлары җитештерү мәйданчыгы эшли (елга 900ләп). Беларусь автобуслары һәм трамвайлары үзләрен яхшы яктан күрсәткән. Казанда гына да шәһәр пассажир транспорты маршрутларында 70% автобус - белорусс "МАЗы".

«Татарстан һәм Беларусь предприятиеләренең мөнәсәбәтләре ныгый, бер-берсе белән кызыксыну арта, без турыдан-туры конкуренциядән кача алабыз, һәм элемтәләрне берләштереп һәм көчәйтеп, безнең җитештерүчеләрнең дөнья базарында конкуренциягә сәләтлелеген арттыра алабыз», - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, форум тәмамланганнан соң журналистлар белән аралашканда. Республика парламенты башлыгы шулай ук бүген "Татнефть" компаниясе генераль директоры исеменнән Беларусь Премьер-министрына хезмәттәшлекне киңәйтү турында хат тапшыруын әйтте.

«Шиннар җитештерү, нефть продуктлары китерү - болар барысы да республика һәм Беларусь бизнесы вәкилләре игътибары үзәгендә, без Беларусь ягы үтенече буенча АЗСлар санын арттырырга ниятлибез, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин, - бу базарларда үзара мәнфәгатьләрне булдырып уртак үсеш юлларын эзлибез».     

"Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, – диде республика парламенты җитәкчесе, секция эшенә нәтиҗә ясап, – безнең уртаклыклар күп, бигрәк тә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында, анда Россия һәм Беларусь халыклары бетмәс-төкәнмәс югалтулар кичерделәр. Алга таба да хезмәттәшлек итәчәкбез, дип килештек ".

Көннең икенче яртысында Федерация Советында Беларусь Республикасы Советының Парламентара комиссиясе һәм Федерация Советының  Регионара хезмәттәшлек буенча комиссиясе утырышы булды, бизнес вәкилләренең онлайн очрашулары узды. 

Иртәгә видеоэлемтә режимында форумның пленар утырышы узачак, аны РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасы Милли җыелышы Рәисе Наталья Кочанова ача. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук пленар утырышта катнашачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International