2021 елга бюджет проектында чыгымнарның 77 %ы социаль әһәмияткә ия

2020 елның 13 октябре, сишәмбе, 12:51

2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты проектының төп параметрлары, шулай ук киләсе чорга республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразы турында бүген парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль районнары башлыклары фикер алышты. Киңәшмә ВКС режимында Министрлар Кабинеты мәйданчыгында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узды.

Муниципалитетлар белән зона киңәшмәләре - бюджет проектын карауның мөһим этабы, чөнки бу чорда республиканың Төп финанс законына территорияләр ихтыяҗларын исәпкә алу бара.

"Илдә бюджет процессы эшли башлады, - дип башлады сүзен Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, киңәшмәне ачып - Дәүләт Думасына 2021-2023 елларга Россия Федерациясе бюджеты проектын керттеләр. РФ бюджеты керемнәре 2021 елда 18,8 трлн. сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 21,5 трлн. сум, дефицит - 2,75 трлн. сум. Планлы чорда чыгымнар бюджет дефицитын бер үк вакытта кыскарту белән арттырылачак. Документта ике өстенлек бирелгән: гражданнар алдында дәүләтнең социаль бурычларын һичшиксез үтәү һәм Россия Президенты тарафыннан формалаштырылган илкүләм үсеш максатларын гамәлгә ашыру».

Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, 2021-2023 елларга салым сәясәте өлешендә бизнес өчен иминият кертемнәре ставкасын киметү, файдалы казылмалар чыгаруга салым буенча нәтиҗәсез ташламаларны гамәлдән чыгару, өстәмә керемгә салымны камилләштерү, IT-индустриягә инвестицияләрне стимуллаштыру, тәмәке һәм тәмәке әйберләренә акцизларны арттыру, пассив керемнәрне арттыру, гражданнар керемнәрен дифференциацияләүне киметү һәм башка үзгәрешләр. Федераль бюджет керемнәре өчен әлеге үзгәрешләрдән гомуми файда 2021 елда 590 млрд. сум тәшкил итәчәк.

«Хәзерге вакытта Россия Федерациясе бюджет системасының баланслылыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итү бурычы аерым әһәмияткә ия, - дип басым ясады Леонид Якунин, - төбәк бюджетлары керемнәре кими. 2020 елның 1 августына төбәк бюджетларына салым һәм салым булмаган керемнәр 7,9 %ка кимеде. Үз керемнәрнең кимүенә оешмалар табышына салым китерде, аның керемнәре җиде ай эчендә 17,5 %ка кимеде. 2020 ел йомгаклары буенча төбәкләрнең берләштерелгән бюджетларына кытлык 881,4 млрд. сум күләмендә фаразлана».

Россия Федерациясенең дәүләт бурычы күләме арту көтелә. 2021 елда аның күләме 23,5 трлн. сум тәшкил итәчәк. Россия Федерациясенең эчке дәүләт бурычы күләме 2023 ел ахырына эчке тулаем продуктның 21,3% күләмендә фаразлана. Европа берлеге нормалары нигезендә, дәүләт бурычы дәрәҗәсе ВВПның 60% тан артмаган очракта куркынычсыз дип санала.

«Өч еллык чорга федераль бюджет проекты буенча һәм проектка салынган берничә юнәлештәге вәзгыять республика бюджетына да кагылачак», - дип йомгаклады сүзен Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе.

«Бөтендөнья икътисады өчен агымдагы ел иң катлаулыларның берсе булды, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразын тәкъдим итеп, - энергия ресурсларына бәяләрнең үзгәреп торуы нәтиҗәсендә сораулар да, тәкъдимнәр дә бик нык кимеде». ТРП күләме, профильле министрлык бәяләвенчә, 1,7% ка кимиячәк.

Шуңа да карамастан, икътисад һәм бизнеска ярдәм итү өчен республика җитәкчелеге тарафыннан күрелгән чаралар, Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, югалтуларны минимальләштерергә мөмкинлек биргән.

Сценарий шартларында "Urals" маркалы нефтькә бәя 2021 елда баррель өчен 43,3 АКШ доллары дәрәҗәсендә фаразлана, 2022 елда - баррель өчен 45,6 АКШ доллары. 2021 елда АКШ долларның уртача еллык курсы 70,8 сум дәрәҗәсендә фаразлана, 2022 елда - АКШ доллары өчен 71,1 сум. 2021 елда инфляция, экспертлар бәяләвенчә, 4% тәшкил итәчәк.

Фараз буенча, 2021 елда Татарстанның тулаем төбәк продуктының үсеш темпы 2020 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 103,9% тәшкил итәчәк, 2022 елда - 102,9%, 2023 елда - 103,2%.

Республиканың ТТП күләме 2021 елда 2 631 млрд. сум тәшкил итәчәк, 2022 елда - 2 844,1 млрд. сум. 2023 елда тулай төбәк продукты күләме 3 076,9 млрд. сум дәрәҗәсендә фаразлана.

2021 елда сәнәгать җитештерүе индексы 105,2% дәрәҗәсендә фаразлана, 2022 елда - 102,9%, 2023 елда - 102,7%. 2021 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 284 млрд. сум күләмендә фаразлана, ә 2022 елда - 300,4 млрд. сум.

Фараз нигезендә, 2021 - 2023 елларда эшче көчләрнең гомуми санында эшсезләр өлеше 1% тан 0,6% ка кадәр кимиячәк. 2021 елда теркәлгән эшсезләр саны 20 мең кеше дәрәҗәсендә фаразлана, 2022 елда - 15 мең кеше, 2023 елда - 12 мең кеше.

Икътисад министры үсешнең төп резервларын инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда, «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» резидентлары санын арттыруда, кече һәм урта бизнес субъектларын киңәйтүдә күрә. «Республиканың барлык предприятиеләренең чиреге кече һәм урта бизнеска карый, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов, - республиканың мәшгуль гражданнарының өчтән бере кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрендә эшли».

Бюджет проектының төп параметрларына характеристика бирүгә  керешкәнче, республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин эшләрнең хәзерге вакыттагы торышын анализлады. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, быелның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 171,9 млрд. сум күләмендә кергән. Республика бюджетына - 140,3 млрд. сум, җирле бюджетларга - 31,6 млрд. сум.  Узган елның шушы чорына карата керемнәр кимүе 33,9 млрд. сум тәшкил иткән, шуларның 31,1 млрд. сумы - республика бюджеты буенча, 2,8 млрд. сумы җирле бюджетлар буенча. "Керемнәрнең кимүе, акцизлардан һәм оешмалар мөлкәтенә салымнан тыш, күпчелек керем чыганаклары буенча килеп чыкты", - дип басым ясады финанс министры.

Бюджетның керемнәрен кимүе, профильле министрлык башлыгы фикеренчә, яңа коронавирус инфекциясе таралу, нефтькә һәм доллар курсына бәяләрнең "сикереп торуы" нәтиҗәсендә икътисадтагы кризислы күренешләр белән бәйле. «Бер үк вакытта җитештерү һәм куллану дәрәҗәсенең кимүе, шулай ук нефть чыгару күләмнәренең кимүе билгеләп үтелә, - диде Радик Гайзатуллин, - төп кимү табышка салым буенча булды. Керемнәр 33,9 млрд. сумга кимеде, аның 31,8 млрд. сумы яисә 94%ы табыш салымына туры килә. Табышка салым тулысынча республика бюджетына күчерелүен исәпкә алсак, димәк, төп югалтулар - республика бюджетында».

Шул ук вакытта бюджетта калган һәм ел башында кергән керемнәрне оптимальләштерү бюджет даирәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын вакытында түләргә, бюджет оешмаларының коммуналь хезмәтләре өчен түләргә, инвестиция характерындагы чыгымнарны финансларга мөмкинлек биргән.

Җирле бюджетларга үз керемнәре 31,6 млрд. сум күләмендә булган. "Барлык районнар да салым салу базасын җентекләп һәм эзлекле рәвештә киңәйтү белән шөгыльләнми, - дип билгеләп үтте Радик Гайзатуллин, - без соңгы өч елда җирле бюджетларның керем өлешен чыгым өлеше белән чагыштырып анализ үткәрдек. 14 районда керемнәрнең үсеш темплары чыгымнарны узып китә. Шул ук вакытта 31 нче төбәктә тискәре динамика".

Физик затлар керемнәренә салым җирле бюджетларның төп салым чыганагы булып тора. Тулаем алганда, республика буенча төбәк бюджетларына НДФЛ 17,2 млрд. сум күләмендә кергән. Керемнәр кимү 1,1 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Моңа, министр әйтүенчә, объектив сәбәпләр дә бар.

Салым түләүләрен алып бетермәү очраклары да бар. Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, ел башы белән чагыштырганда алып бетермәү 20 төбәктә күзәтелә. «Барлык муниципаль районнарга да недоимканы каплау эшен көчәйтергә кирәк», - дип басым ясады ул.

1 декабрьгә кадәр гражданнарга физик затлардан милек салымнарын (җир салымы, мөлкәткә салым һәм транспорт салымы) түләргә кирәк. Радик Гайзатуллин муниципалитет җитәкчеләренә салым түләүчеләр тарафыннан үз вакытында салым түләүне тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Президент тарафыннан 2021 елга Татарстан Республикасы бюджеты түбәндәге күләмнәрдә кертелгән: керемнәр - 268,5 млрд. сум, чыгымнар - 271,5 млрд. сум, дефицит - 3 млрд. сум. Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты түбәндәге күләмнәрдә фаразлана: керемнәр - 312,7 млрд. сум, чыгымнар - 315,7 млрд. сум, дефицит - 3 млрд. сум.

"Кризис шартларында бюджет керемнәрен формалаштыру фаразлау процессында аерым игътибар таләп итте, - дип басым ясады Радик Гайзатуллин, документны анализлап, - берничә тапкыр салым түләүчеләр белән киңәшмәләр һәм консультацияләр үткәрелде. Аларның фаразлары җентекләп анализланды һәм чагыштырылды. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан куелган республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү бурычын үтәү өчен, керемнәр буенча бюджет проектында гамәлдәге салым ташламалары исәпкә алынды һәм аларның кайберләренең планлаштырыла торган чорга пролонгациясе исәпкә алынды».

Бюджет-2021 проекты үзенең социаль юнәлешен саклый. «2021 елга исәпләнгән план бюджетында социаль әһәмияткә ия һәм беренче чираттагы чыгымнар гомуми күләмнең 77%ка якынын тәшкил итәчәк, - дип билгеләп үтте Радик Гайзатуллин, - капиталь чыгымнар дәрәҗәсе кими, шул исәптән юл эшләрен дә кертеп. Чыгым өлеше структурасында бюджетта эшләүчеләрнең  аерым категорияләренең хезмәт хакын арттыруга акчалар тулысынча каралган, хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру исәпкә алынган, барлык социаль түләүләр индексацияләнә».

Киләсе финанс елына республика бюджеты үзенең программа характерын да саклый. Дәүләт программалары буенча чыгымнарны бүлү дәвам итәчәк, дәүләт программалары составында илкүләм  һәм федераль проектлар чагылыш табачак.

Татарстанда 956 җирле бюджет: 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район һәм 911 җирлек. Муниципаль бюджетлар өч еллык чорга дефицитсыз кабул ителә. Бу шулай ук Татарстан бюджет сәясәтенең принципиаль позицияләренең берсе. Бөтен дефицитны республика бюджеты үз өстенә ала.

«Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән керемнәр һәм чыгымнар буенча җирле бюджетлар формалаштыру, республика бюджетының җирле бюджетлар белән үзара мөнәсәбәтләрен билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырылды. Муниципаль берәмлекләр белән каршылыклар юк», - диде Радик Гайзатуллин. 

Финанслар министры 2021 елга тулаем республика буенча җирле бюджетларның конкрет күләмнәрен шәрехләп билгеләп үткәнчә, беркетелгән керемнәр буенча алар 32,1 млрд. сум күләмендә фаразланган. Финанс ярдәмен исәпкә алып, субсидияләр һәм субвенцияләргә беркетелгән гомуми ярдәм - 94 млрд. сум.  

"2021 ел гади булмаячак, бизнесның икътисадый активлыгын торгызырга һәм үстерергә, бюджет ресурсларын нәтиҗәле файдаланып, бюджет системасының баланслылыгын тәэмин итәргә кирәк", - дип йомгаклады Леонид Якунин, киңәшмәне тәмамлап.

Профильле комитет башлыгы 15 октябрьдә Дәүләт Советында парламент тыңлаулары узачагын искәртте. 21 октябрьгә кадәр республиканың Төп финанс законы проектын профильле юнәлешләр буенча барлык парламент комитетларында да караячаклар, ә 21 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узачак, анда гадәттәгечә бюджет буенча җыелма бәяләмә биреләчәк. Шуннан соң бюджет турындагы закон проекты парламент сессиясендә өч укылыш процедурасын узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International