Татарстан халыклары ассамблеясе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тәкъдимнәр әзерләде

2020 елның 27 октябре, сишәмбе, 16:18

Татарстан халыклары ассамблеясе беренчеләрдән булып республика Президенты Рөстәм Миңнехановның киләсе елны Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итү турындагы инициативасын хуплады һәм аны үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта бүген Питрәч районында узган Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Ассамблея Советы һәм ведомствоара эш төркеменең уртак утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, Ассамблеянең яшьләр канаты әгъзалары, башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар вәкилләре милли сәясәтне тормышка ашыру һәм пандемия шартларында муниципаль районнарда Халыклар дуслыгы йортлары эше турында фикер алыштылар. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, эш төркеме рәисе Васил Шәйхразиев һәм мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Ассамблея Советының күчмә утырышларын республика муниципаль районнарында уздыру күркәм традициягә әйләнде. Бүген милли-мәдәни автономия вәкилләре Питрәчтәге хезмәттәшләре эше белән танышты, мәгариф учреждениеләрендә һәм туган якны өйрәнү музеенда булды. Утырыш читтән торып уку форматында узды, кайбер катнашучылар коллегаларына видеоэлемтә режимында пленар утырышта кушылды.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенә караганда, Ассамблеягә керүче милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре Телләр һәм халыклар бердәмлеге елына уздыру башлангычына зур дәрт белән караганнар. "Бу вакыйга безнең барыбыз өчен дә бик мөһим, - дип басым ясады республика парламенты башлыгы, - хәзер безнең бурыч - бу инициативаны тирән эчтәлек белән тулыландыру. Без 2021 елга эш-ниятләребезне җентекләп карап чыктык. Әле дә дәвам итә торган коронавирус пандемиясе шартларында без яңа форматлар табабыз, әмма бу вәзгыятьтә дә Татарстан халыклары ассамблеясе республикада тынычлык һәм татулыкны ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанам".

Татарстан халыклары ассамблеясе әгъзалары Ассамблеянең «Халыклар бердәмлеген саклап калу һәм ныгыту өчен» күкрәк билгесен булдыру  тәкъдиме белән чыктылар. «Татарстанда көндәлек хезмәтләре белән милли телләрне һәм мәдәниятләрне саклауга, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, милли хәрәкәтне үстерүгә зур өлеш кертүче кешеләр яши һәм эшли, - дип билгеләп үтте Ассамблея башкарма комитеты башлыгы Константин Яковлев, - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый кешеләрне күкрәк билгесе белән бүләкләү  тагын бер әһәмиятле вакыйга булачак».

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, эш төркеме рәисе Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, бу елның декабрендә Татарстан Президенты рәислегендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышын уздыру планлаштырыла, аның кысаларында Татарстан Республикасында этномәдәни үсеш һәм тел сәясәте мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Бүген Совет утырышында республиканың тагын биш районында – Аксубай, Баулы, Зәй, Кайбыч һәм Питрәч районнарында – Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллекләрен ачу турында карар кабул ителде. Хәзер вәкиллекләр Татарстанның 26 районда эшләячәк. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, мондый филиаллар хезмәттәшлекне ныгыта, уртак чаралар үткәрү мөмкинлеге бирә.

“Милләтара һәм динара багланышларны ныгыту процесслары республикабыз тормышында сизелерлек роль уйный, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, оешма эшчәнлеген киңәйтүне шәрехләп, - бу юнәлештә Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты зур эш башкара. Чирек гасырдан артык вакыт эчендә Ассамблея Татарстан халыкларының күпмилләтле хәрәкәтен берләштерү үзәгенә әверелде. Без аның канаты астына 240 милли-мәдәни берләшмә (28 төбәк һәм 210 җирле) берләштерә алдык. Ассамблея эгидасы астында 8 йорт һәм 4 Үзәк эшли. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Тәтеш, Нурлат, Лениногорск һәм Азнакайда. Республика районнарында Ассамблеянең 2 филиалы һәм 19 вәкиллеге уңышлы эшләп килә».

Республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, милли-мәдәни берләшмәләр уздырган бәйрәмнәр һәм фестивальләр (Сабантуй, Каравон, Уяв, Семык, Гырон быдтон, Нәүрүз һәм башкалар) күптән инде республиканың визит карточкасына әйләнгән. "Милли-мәдәни автономияләрнең үзләре идея бирүчеләр  булуы сөендерә. Минемчә, бу безгә гореф-гадәтләрне, үзенчәлекле фольклор үзенчәлекләрен сакларга гына ярдәм итеп калмый, бер үк вакытта мәдәниятләрне үзара баетуга хезмәт итә, кешеләрдә үзара ихтирам тәрбияли, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Дәүләт Советы Рәисе күпмилләтле якшәмбе мәктәбе базасында өстәмә милли белем бирүнең бербөтен системасын формалаштыруны эшенең мөһим өлеше дип саный. Хәзерге вакытта 20 милли бүлек эшли, биш ел дәвамында мәктәп базасында «Дуслык һәм татулык дәресләре» мәдәни-мәгариф интерактив проекты гамәлгә ашырыла.

"Татарстанда милли сәясәтне гамәлгә ашыру елларында уртак тырышлык белән җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара татулыкны ныгытуның мөһим мәсьәләләренә җәлеп итүгә, бөтен республиканың этномәдәни тормышын җанландырып җибәрүгә, мәдәният, тел, тарихи хәтер тирәсендәге кешеләрне берләштерүгә иреште", - дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Халыклар дуслыгы йортлары эше һәм халык бәйрәмнәрен онлайн режимда уздыру турында Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сөйләде. "Безнең тормышыбызга барлык өлкәләрдә кагылган җитди чикләүләр чорында Татарстан кабат стандарт булмаган карарлар кабул итү мөмкинлеген күрсәтте. Республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм этномәдәни җәмәгатьчелек ярдәме белән безнең тарафтан Татарстан халыкларының республика традицион календарь бәйрәмнәрен уздыруның яңа концепциясе һәм форматы эшләнде, - алар барысы да социаль челтәрләргә интернет мәйданчыкларына күчте, - дип ассызыклады Ирек Шәрипов.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры фикеренчә, сыналган уникаль концепт һәм бәйрәмнәр форматы катнашучылар һәм кунаклар географиясен киңәйтергә, республикадан читкә чыгарга мөмкинлек бирде. "Онлайн-форматта бәйрәм чараларында катнашучылар һәм караулар саны тулаем алганда 3 миллион 280 мең тәшкил итте, - дип сөйләде ул.  

Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли сәясәтен тормышка ашыруга, туган телләрне һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга  зур өлеш кертүче актив кешеләргә Татарстан халыклары ассамблеясенең ведомство бүләкләрен, Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International