Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан Җир Хартиясе нигезләмәләрен беренчеләрдән булып гамәлгә ашыра башлады»

2020 елның 30 октябре, җомга, 12:40

Бүген Казанда "Татарстан - Яңа Гасыр" иҗтимагый хәрәкәте оештыруында  "Җир Хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый әһәмиятле инициативалар" фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, "Татарстан - Яңа Гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан - Яңа Гасыр"  хәрәкәте активына, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Фәннәр академиясенә һәм республика педагогларына Хартиянең төп нигезләмәләрен гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде. "Нәкъ менә безнең республиканың 2001 елда рәсми рәвештә, Татарстан парламенты карары белән, Хартияне тормышка ашыра башлаган беренче төбәк булуы белән горурланабыз, - диде Дәүләт Советы Рәисе, - әлеге карар белән без гражданнарның тормыш сыйфатының югары стандартларына ирешүгә, сәламәт икътисадый һәм экологик мохитне тәэмин итүгә стратегик курс бирелгәнлеген расладык".

Фәрит Мөхәммәтшин Җир Хартиясен кабул итү экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау өлкәсендә кануннар иҗат итү процессына уңай этәргеч бирде, дип саный. "Соңгы 10 елда гына да Татарстанда 30дан артык закон һәм закон актларын үз эченә алган нәтиҗәле норматив хокукый база формалашты. Парламент алга таба да Хартия идеяләреннән тайпылмас дип ышанам", - дип басым ясады республика парламенты башлыгы.

Гражданнарның уңай әйләнә-тирә мохиткә, аның торышы турында дөрес мәгълүмат алуга һәм экологик хокук бозу аркасында сәламәтлегенә яки мөлкәтенә китерелгән зыянны каплауга хокукы хәзер Россия Конституциясендә дә язылган. Әлеге төзәтмәләр агымдагы елның июлендә бөтен халык тавыш бирүе белән хупланды.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге Җир Хартиясенең социаль-икътисадый бурычларны хәл итү өчен зур потенциалын күрә. "Татарстан Хартия принципларын гамәли куллану өчен уникаль регион буларак карала, һәм безнең бурыч - урман утырту һәм яр буе территорияләрен җыештыру буенча бер  көнлек акцияләр генә уздыру  түгел, ә җитди аналитик эш алып бару , - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - без җитештерүнең куәте һәм күләме арта барган бүгенге шартларда игътибарны әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына юнәтергә кирәклеген яхшы аңлыйбыз".

Республикада, 2019 елдан башлап, «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Быел аны үтәүгә якынча 3 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан - 2 млрд. сумнан артык, республика бюджетыннан - 700 млн. сум.

Фәрит Мөхәммәтшин пленар утырышка нәтиҗә ясап, конференциядә катнашучылар исеменнән Россиянең башка төбәкләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. "Хартиянең потенциалы, документның мөмкинлекләре ахырга кадәр ачылмаган, - дип саный Дәүләт Советы Рәисе, - без Хартияне Россия төбәкләрендә бөтен җирдә гамәли куллану инициаторлары булырга тиеш дип уйлыйм. Әгәр дә киләчәк буыннар өчен дөньяны сакларга теләсәк, без Хартия нигезләмәләренә даими мөрәҗәгать итәргә тиеш".

Форум эше секция утырышлары форматында дәвам итте, алар кысаларында Җир Хартиясенең төрле аспектлары тикшерелде. Утырышлар IT-парк, «ТИСБИ»ның  Идарә университеты һәм Казан инновацион университеты базасында видеоэлемтә системаларын да кулланып, катнаш форматта узды. Форум эшендә Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, республиканың 800дән артык педагогы катнашты. Форумның модераторы булып “Татарстан - яңа гасыр” төбәк иҗтимагый оешмасы Югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International