Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәте эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

2020 елның 29 декабре, сишәмбе, 12:48

"Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы буенча оештырылган  «Татарстан – новый век» - "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәте эшли башлауга халыкны берләштерү, традицияләрне саклап калу һәм аларны киләчәк буыннарга яңа гасырга тапшыру бурычын куйды.  Әлеге миссияне без нигездә хәрәкәтебез әгъзаларының актив гражданлык позициясе булу нәтиҗәсендә башкарып киләбез", - дип белдерде бүген аның җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы утырышында.  Хәрәкәт әгъзалары 2020 елдагы эшкә йомгак ясадылар, алдагы чорга планнар турында фикер алыштылар, шулай ук берничә оештыру мәсьәләсен хәл иттеләр.

Парламент җитәкчесе елның иҗтимагый-сәяси нәтиҗәләрен чыгарды. Иң төп вакыйгалар арасында Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне, ТАССРның йөз еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, Татарстан Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлауны һ.б. билгеләп үтте. Шул ук вакытта коронавирус пандемиясе, ТР Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, шактый төзәтмәләр кертте.

"Дөньяда мондый хәлләргә әлегәчә юлыккан юк иде, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - икътисад, социаль өлкә, кеше мөнәсәбәтләре дә ныклыкка җитди сынау узды. Хәл нефтькә бәяләрнең төшүе, финанс һәм валюта базарларының волатильлеге белән катлауланды. Бу вакыйгалар тиз арада тиешле чаралар күрүне таләп итте ". Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, медикларның, Роспотребнадзор хезмәткәрләренең,  волонтерларның һәм битараф булмаган барлык кешеләрнең уртак эше үзенең уңай нәтиҗәсен биргән. "Без бу афәткә киртә куя алдык, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - Югары совет әгъзаларына, барлык дәрәҗәләрдәге ТЯГ депутатларына, урыннардагы активка, иреклеләр хәрәкәтенә һәм хәйрия эшчәнлегенә кушылган һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтәсем килә".

Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне шәрехләп, Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта федераль законнарга үзгәрешләр кертелүен билгеләп үтте, Татарстан парламентында шулай ук республика законнарын федераль законнарга туры китерү буенча планлы эш алып барыла. Гомумән алганда, 40-45 республика законына үзгәрешләр кертергә кирәк булачак.

Республика Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлаулар буенча сайлау кампаниясе, Фәрит Мөхәммәтшин бәяләвенчә, югары оештыру дәрәҗәсендә узган. «Июньдә «ТЯГ» хәрәкәтенең сигезенче съездында катнашучылар Рөстәм Миңнехановны республика Президентына кандидат итеп күрсәтүне хуплаганнар. Ачык һәм көндәшлеккә сәләтле көрәш шартларында безнең тарафтан хупланган кандидат ышандырырлык җиңү яулады, - диде республика парламенты җитәкчесе, - шулай ук сайлау кампаниясе нәтиҗәләре буенча республиканың барлык 956 муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнары яңартылды, 7 635 мандат бүленде, 149 мандатны «Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәте вәкилләре алды. Нәтиҗәдә, хәрәкәт депутатлары 32 район советы составына керде, 2 район вәкиллекле органында «ТЯГ» депутат төркемнәре оештырылды, 7 депутат район һәм шәһәр советларында комиссия рәисләре итеп сайланды. Бу лаеклы нәтиҗә".

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, сайлау алды чорында сайлаучылар, муниципалитетлар активы, җәмәгатьчелек вәкилләре белән күпсанлы очрашулар узган. Сайлау кампаниясе барышында муниципаль һәм республика программаларын тормышка ашырганда исәпкә алыначак бик күп төрле тәкъдимнәр килгән.

ТНВ хәрәкәтенең 2700 дән артык вәкиле участок комиссияләренең хәлиткеч тавыш хокукына ия составында эшләгән. Бу айда территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын яңа 5 елга тәкъдим итү процессы тәмамланды. Рейтинг тавыш бирү нәтиҗәсендә “ТЯГ” вәкилләре 65 комиссиянең 52 ендә расланган.

Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, республиканың социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә тукталды. «Иң мөһиме - дәүләт белән җәмгыять арасындагы ышанычны, икътисадый тотрыклылыкны саклап кала алдык», – диде ул. Фаразлауларга караганда, тулай төбәк продукты күләме якынча 2,3 трлн. сум тәшкил итәчәк (96 %). Авыл хуҗалыгында тотрыклы үсеш күзәтелә, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 260 млрд. сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә (103,1 %).

ТЯГ хәрәкәте өчен 2020 елның төп вакыйгаларының берсе итеп Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны саный. Парламент җитәкчесе барысын да, аеруча ТЯГдан сайланган җирле депутатларны, эшкә актив катнашырга чакырды. Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль депутатларга мөрәҗәгать итеп, аларны закон чыгару эшчәнлегендә активрак булырга чакырды. "Иң мөһим һәм актуаль мәсьәләләрне нәкъ менә җирле дискуссия мәйданчыклары аша "үткәрергә" кирәк, - диде республика парламенты башлыгы, - безнең бурыч - ким дигәндә, Федераль парламентта иң бердәм һәм нәтиҗәле эшләүче төбәк депутациясен саклап калу".

Киләсе ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Фәрит Мөхәммәтшин ТЯГ хәрәкәте, депутат төркемнәре, ел чараларында актив катнашу форматын уйларга кирәк, дип ассызыклады.

Парламент җитәкчесе шулай ук «Бердәм Россия» партиясе белән стратегик партнерлык кысаларында тыгыз хезмәттәшлекне җайга салу бурычын куйды.

"Без эшчәнлекнең барлык төп юнәлешләре буенча көчебезне үстерергә, безнең карамакта булган интеллектуаль, иҗади һәм кадрлар ресурсларын тупларга тиеш", - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.

ТЯГ иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җентекле доклад белән башкарма комитет рәисе Алсу Тарханова чыгыш ясады. Бүген утырышта ТЯГ яшьләр бүлекчәсенең яңа җитәкчесе (ул Казан дәүләт аграр университеты студенты Даниил Данилов булды) билгеләнде, шулай ук Әгерҗе, Әлки, Мендлеев, Мөслим, Спас, Теләче һәм Ютазы районнарында хәрәкәтнең яңа территориаль бүлекләрен булдыру турында карар кабул ителде.  

Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый хәрәкәт активистларына бүләкләр тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International