СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
февраль, 2026 ел
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск шәһәренең хатын – кызлар волейбол командасына спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырды. Команда «Б» төркемендә (Кече шәһәрләр һәм авыл муниципаль районнары арасында) волейбол буенча республика беренчелегедә алты тапкыр җиңү яулый.
25
февраль, 2026 ел
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Менделеевский районында. Праламент җитәкчесе бүген монда район Советының хисап сессиясендә катнаша. Ә җыелыш башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин «Менделеев токымнары» 3нче химия-технология лицеенда булды. Парламент җитәкчесе мөгаллимнәр һәм укучылар белән аралашты, лицейда гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары белән танышты.
24
февраль, 2026 ел
Бүген Казанда, иҗтимагый ярдәм штабы базасында, ике сәгать дәвамында (16:00 дән 18:00 гә кадәр) «Хатын-кыз игътибары» «Буллингка каршы бергә» кайнар линиясе эшләде, аны уздыру инициативасы белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары чыккан иде. Республика халкының мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, парламент депутатлары Ольга Воронова, Алсу Надршина, Елена Кузьмичева, Рузилә Тимергалиева, Ләлә Кудермәтова, ТРда Бала хокуклары буенча вәкил Светлана Захарова җавап бирде.
24
февраль, 2026 ел
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк Сәяси советы Президиумы утырышы узды, анда 2025 елда Татарстанда федераль һәм төбәк партия проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Моннан тыш, утырыш кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм республика Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ