Татарстан халыклары ассамблеясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар башланды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга, 18:45

Татарстан халыклары ассамблеясендә бүген Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде. Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча РФ Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Владимир Зорин, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре катнашында тантаналы чара узды.

“Татарстан халыклары ассамблеясе, республиканың барлык милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бу елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе турындагы карарын рухланып кабул иттеләр, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - Россия халыклары ассамблеясе, шул исәптән Татарстан халыклары бердәмлеген саклау, милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны саклау буенча зур эш алып баралар. Бу нечкә эш, һәм ул республикада югары дәрәҗәгә куелган.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан халыклары ассамблеясе Республика Хөкүмәтенә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру нисбәтеннән үз тәкъдимнәрен тапшырган, Президент тарафыннан тәкъдим ителгән чараларны тормышка ашыру программасы әзерләнгән.

Бүген узган тантаналы чарага бөтен республикадан халык коллективлары килгән иде. "Узган елда без болай очраша алмадык, коронавирус чикләүләренә бәйле рәвештә күпчелек чаралар онлайн форматта узды", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, хәзерге Татарстан - төрле милләт һәм дини конфессияләр вәкилләренең гасырлар дәвамында тыныч яшәүләре традицияләре булган төбәк. «Монда без үз көчебезне һәм конкурентлык өстенлеген күрәбез», - дип басым ясады ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлегенә дә югары бәя бирде: «Ассамблея актив эшчәнлегенең өч дистә еллыгында диярлек Татарстан халыкларының күпмилләтле хәрәкәтен берләштерүче абруйлы иҗтимагый институтка, үзәккә әверелде, 240 ләп милли-мәдәни берләшмәне (28 региональ һәм 210 җирле) үз канаты астына алды. Ассамблея эгидасы астында Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Менделеевскида, Тәтештә, Нурлатта, Лениногорскида һәм Азнакайда сигез Дуслык йорты һәм дүрт Дуслык үзәге нәтиҗәле эшли. Республика районнарында 2 филиал уңышлы эшләп килә һәм  Ассамблеянең 24 вәкиллеге бар. Узган ел азагында Аксубай, Баулы, Зәй, Кайбыч һәм Питрәч муниципаль районнарында тагын 5 вәкиллек ачылды».

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстанның Сабантуй, Каравон, Уяв, Семык, Гырон быдтон, Нәүрүз һәм башка бәйрәмнәре һәм фестивальләре республиканың визит карточкасына әверелгән. "Биредә милли-мәдәни автономияләрнең үзләре идея ягыннан илһамландыручылар булуы сөендерә, - диде парламент җитәкчесе, - бу безгә гореф-гадәтләрне, үзенчәлекле фольклор үзенчәлекләрен, мәдәниятне, кухняны, милли киемнәрне сакларга ярдәм итеп кенә калмый, ә мәдәниятләрне үзара баетуга да хезмәт итә, төрле милләт кешеләрендә бер-беребезгә хөрмәт тәрбияли. Без җәмәгатьчелекнең игътибарын киләчәктә милләтара татулыкны ныгытуның гади һәм мөһим мәсьәләләренә җәлеп итә, мәдәният, тарихи хәтер тирәсендәге кешеләрне берләштерә алдык».

Туган телләрне саклауда белем бирү программалары зур роль уйный. Татарстанда бүген рус телле 871, татар телендә белем бирүче  657  мәгариф оешмасы эшли. Белем бирү эчтәлегенең этномәдәни компоненты булган 132 мәктәп (чуваш - 88 мәктәп, удмурт - 24 мәктәп, мари - 16 мәктәп, мордва - 3 мәктәп, ивритны өйрәнү буенча бер мәктәп) бар. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 22 бүлегендә 19 милләтнең телен һәм мәдәниятен өйрәнәләр (азәрбайҗан, украин, әрмән, таҗик, әфган, немец, грузин һ.б.).

Быел республиканың барлык мәктәпләрендә 15 февральдән 20 февральгә кадәр узачак парламент дәресләре дә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланачак. 

"Республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы беренче гыйнварда гына башланмады, һәм 31 нче декабрьдә тәмамланмаячак та, дип уйлыйм, чөнки милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр даими игътибар таләп итә", - дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

"Туган телләрне куллану аренасы кими, һәм бу без шөгыльләнергә тиешле җитди проблема, - дип саный Владимир Зорин, - ышанам, республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы, бер яктан, проблеманы хәл итүнең дөрес балансын табарга ярдәм итәчәк, икенче яктан, уңай тәҗрибәне баетачак".

Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча Россия Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Владимир Зоринның гаилә коллекциясеннән картиналар күргәзмәсе ачылды.

"Монда безнең илнең күпкырлы тормышын күрсәтә торган коллекциянең бер өлеше генә тәкъдим ителгән, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин, - экспозицияне оештыру Владимир Зоринның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды". Ике йөзгә якын рәссамның 450дән артык картинасы булган коллекция узган гасырның 90 нчы еллары башында туплана башлаган, аның нигезен XX гасырның соңгы чиреге - XXI гасыр башында Россия рәссамнары эшләре тәшкил итә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International