Профильле комитет утырышында моношәһәрләрне үстерү һәм интернетта деструктив контент таратуга чик кую мәсьәләләре каралды

2021 елның 2 июне, чәршәмбе, 13:07

Бүген  Яр Чаллыда Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республикада моношәһәрләрне үстерү мәсьәләләре, шулай ук кайбер федераль закон проектлары буенча фикер алышты.

«Бүгенге көндә моношәһәрләрдә 13 миллионга якын кеше яши, яки Россия халкының унынчы өлеше, шуңа күрә аларны үстерү мәсьәләләренең мөһимлеген бәяләп бетереп булмый, - дип басым ясады Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, утырышны ачып, - ил җитәкчелеге тарафыннан икътисадны диверсификацияләү, аның тотрыклылыгын күтәрү һәм эш урыннары санын арттыру бурычы куелган».

Республикада 7 моношәһәр теркәлгән: Яр Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Менделеевск, Кама Аланы, Чистай һәм Түбән Кама. Аларда 1 млн. артык  кеше яши.

Моношәһәрләргә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырылу белән парламентарийлар «Мастер» КИП мисалында таныша алды. Кама индустриаль паркы резидентларының җитештерү мәйданчыкларын депутатлар утырыш алдыннан карадылар. Бүген «Мастер» паркында 302 резидент эшли, монда 11,6 мең эш урыны булдырылган, 2020 елда резидентларның уртак  кереме 133,6 млрд. сум тәшкил иткән.

«Сәнәгать паркларында яңа производстволар ачыла, монда бизнес алып бару өчен яхшы шартлар тудырылган, - дип сөйләде Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, - бүген инде КИП-мастерны киңәйтү зарурлыгы бар, күләмне һәм муниципаль мәйданчыкларны арттыру таләп ителә».   

Республика икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова комитетның пленар утырышында доклад белән чыгыш ясаганда билгеләп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә монопрофильлелек проблемасын хәл итү өчен күп кенә инструментлар булдырылган. Беренче чиратта, бу моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан бирелә торган инфраструктураны үстерү өчен акча җәлеп итү чаралары.

2015 елдан башлап моношәһәрләрдә инвестиция проектлары өчен инфраструктура объектларын төзү яисә реконструкцияләү чараларын гамәлгә ашыру максатларында республика чыгымнарын уртак финанслау турында килешүләр гамәлгә ашырыла. Мондый проектлар Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Алабугада гамәлгә ашырыла. Фонд ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган инфраструктура проектларының гомуми бәясе 3,5 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән Фонд акчалары исәбеннән - 2,6 млрд. сум. Төзелгән инфраструктура ярдәмендә 2021 елга инвестиция проектларын гамәлгә ашыру кысаларында 9 меңгә якын эш урыны булдырылган һәм 32 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителгән.

Фондка ярдәм итүнең башка чарасы булып ташламалы заемнар бирү тора. Республикада заем акчаларының гомуми суммасы 2,2 млрд. сумга якын тәшкил итте. Әйтик, узган ел Фондның заем акчалары КИП мастер, «Татфарм», «Чаллы Холод», Haier һ.б. предприятиеләр проектлары буенча җәлеп ителде. 

2015 елда Россиядә моношәһәрләрнең - социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән тагын бер инструмент барлыкка килде. Узган елларда Татарстанда 5 ТОСЭР теркәлгән, 13 меңнән артык эш урыны булдырылган, капиталь кертемнәр күләме 26 млрд. сум тәшкил иткән.

«Татарстан моношәһәренә ярдәм итүнең барлык чаралары ярдәмендә бизнес алып баруга уңайлы шартлар тудырылган заманча инфраструктуралы яңа инвестицияләрне җәлеп итү үсеш ноктасы булып тора, - дип йомгак ясады республика икътисад министры урынбасары, - әмма республиканың монопрофильле берәмлекләрен диверсификацияләү процессы тиз бармый, ул  озаграк вакыт таләп итә».

Шуңа да карамастан, депутат Марат Галиев сүзләренә караганда, бүген үк республика моношәһәрләре үсешенең уңай нәтиҗәләре күренә. «Чаллыда югары технологияле машина төзелеше тармагын саклап кала алдык, шул ук вакытта дөнья дәрәҗәсендә танылган җитештерүчене - Хайер корпорациясен җәлеп иттек, аның заводлары дөньяның йөз илендә эшли, - дип билгеләде ул, журналистлар белән аралашып, - бу КИП-мастерның төп резиденты. Гомумән алганда, индустриаль парк җитештерү базарының күп кенә бүлекләрен үз эченә ала. Федераль дәрәҗәдә хәзер монобәйсез территорияләргә бирелгән преференцияләрне озайту турында сөйләшүләр алып барыла. Минемчә, конкрет карарлар кабул ителгәндә нигездә нәтиҗәлелек күрсәткечләренә таяначаклар".

Бүген Дәүләт Советы депутатларының РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга "Интернет" челтәре аша деструктив мәгълүматны таратуны чикләү өлешендә норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәргә ниятләве билгеле булды. Мондый карар комитет утырышында кабул ителде.

Профильле комитет әгъзалары хокукка каршы килә торган һәм деструктив мәгълүматны таратуга киртә куярга кирәк дип саный. Сүз суицидаль-депрессив халәтне пропагандалау, хаос һәм террор, наркотиклар һәм психотроп матдәләр пропагандасы, "колумбайн" (скулшутинг) һәм массшутинг (массакүләм ату), экстремизмны геройлаштыру кебек контент турында бара.

Белем бирү, һөнәри, күңел ачу характерындагы мәгълүмат урнаштыру һәм алмашу өчен куәтле ресурс булып чыгыш ясаганда, интернет-мәйданчыклар шулай ук деструктив һәм хокукка каршы характердагы материаллар тарату, фейклар, паник кәефләр, иҗтимагый-сәяси, социомәдәни вәзгыятьне һәм милләтара татулыкны какшатуга юнәлтелгән радикаль һәм экстремистик идеяләр кертү өчен максатчан рәвештә файдаланылырга мөмкин, дип билгеләп үтә депутатлар.

Дәүләт Думасы спикерына мөрәҗәгать Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалардан соң әзерләнгән. Парламентарийлар Вячеслав Володинга әлеге өлкәдә норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү буенча һәрьяклы эшне активлаштыруны сорап мөрәҗәгать итә. Дәүләт Советы сессиясендә каралганнан соң Мөрәҗәгать Россия парламентының түбән палатасына юнәлдереләчәк. 

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды. Комитет утырышында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстанның моношәһәрләре җитәкчеләре, экспертлар җәмгыяте вәкилләре катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International