2024 ел ахырына Иделгә агып төшә торган пычрак сулар күләме өч тапкырга кимеячәк

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе, 11:02

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар «Иделне сәламәтләндерү» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар ТР Җир кодексына һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карады.

Республиканың экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, «Иделне сәламәтләндерү» - «Экология» илкүләм проекты кысаларында алып барыла, аны гамәлгә ашыруда Идел елгасы үзәне буйлап урнашкан 15 регион, шул исәптән Татарстан да катнаша. Проектны финанслауның гомуми күләме 17,4 млрд. сум тәшкил итә.

Проектның төп максаты - Идел елгасының экологик торышын 2024 ел ахырына кадәр елгага агып төшүче пычрак суларны өч тапкырга кыскарту исәбенә яхшырту. 2019 - 2020 елларда республикада әлеге программа буенча Казанда, Чаллыда, Алабугада, Зәйдә, Тәтештә, Әгерҗе, Алексеевск, Зеленодольск, Минзәлә һәм Питрәч районнарында 2,6 млрд. сумлык 11 чистарту корылмасы төзелде һәм реконструкцияләнде. Кайбер торак пунктларда яңгыр сулары канализациясе төзекләндерелгән. Быел Питрәч районының Кощаково авылында һәм Казанда эшләр алып барыла (канализациянең биологик чистарту корылмалары реконструкцияләнә).

Проектның икенче юнәлеше - Идел экологиясенә куркыныч тудыручы файдаланылмый торган объектларны бетерү. Аерым алганда, Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә кирәксез яткан торба үткәргечләрен сүтү һәм Казан тирәсендә ләмне рекультивацияләү планлаштырыла. Соңгы объектка килгәндә, ярты гасыр эчендә биредә 4 млн. куб. м. ләм калдыгы тупланган, һәм бу зур экологик куркыныч тудыра.

Хәзерге вакытта Россия Табигать министрлыгы белән әлеге ике объектны бетерү өчен федераль бюджеттан 6,4 млрд. сумлык субсидия бирү турында килешү төзелгән. Проект 2022-2024 елларга исәпләнгән.  

Парламентарийлар профильле министрлыклар вәкилләреннән Иделгә коя торган кече елгалар турында да сораштылар. Азат Хамаев Зәй елгасының экологик торышы турында да искә төшерде. Экология министры урынбасары мондый елгаларда чистарту корылмалары милекчеләре белән эш алып барыла, дип ышандырды.

«Берничә төймә алыштырганнан гына костюм яңармый, сез чистарту корылмалары төзеп кенә агып төшүче пычрак сулар күләмен өч тапкырга киметербез дип ышанасызмы?» - дип сорады комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев. Егор Тарнавский хәзерге вакытта Иделгә коючы елгалар буенча да зур эш алып барыла, дип җавап бирде. Аерым алганда, Пермь крае белән берлектә Кама елгасын савыктыру программасын эшләү буенча мөрәҗәгать әзерләнгән инде. Бу башланган эшнең  киләсе этабы.

Бүген Комитет утырышында депутатлар республика Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Аерым алганда, федераль закон чыгаручы сулыкларда су асты корылмалары төзегән буаларда аквакультура (балыкчылык) оештыру, шулай ук балык хуҗалыгы мелиорациясе үткәрү белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салу өлешендә берничә үзгәреш керткән. РФ Җир кодексы маддәләре су объектлары тулысынча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр яки башка категорияләрдәге җирләр чикләрендә булса, мондый җирләр су фонды җирләренә карамый дигән нигезләмә белән тулыландырылды. Республика законы проекты белән әлеге үзгәрешләрне ТР Җир кодексында чагылдырырга тәкъдим ителә.

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты шулай ук хокукый кыр төзәтмәләрен исәпкә ала. "Федераль законнарда халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары вәкаләтләренә тиешле төбәк территориясендә медицина тикшерүен уздыруга вәкаләтле медицина оешмалары исемлеген билгеләү кертелгән, - дип шәрехләде Азат Хамаев, - эшләнелгән документ белән республика законындагы әлеге үзгәрешләрне чагылдырырга, шулай ук кулланыла торган терминологияне төзәтергә тәкъдим ителә".

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International