Комитет утырышында су белән тәэмин итүнең сыйфатын күтәрү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе, 17:54

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшырту һәм Татарстан Республикасында су чыганакларын эзләү буенча геологик разведка эшләрен үткәрү буенча республика программасын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук Комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары катнашты. Утырышны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин үткәрде.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, шәһәр халкының 93,58%ы, авыл халкының өлеше - 82,09%ы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы белән тәэмин ителгән Хәзерге вакытта республикада үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүнең 3 260 чыганагы файдаланыла, шуларның унысы - җир өсте, 3 250 - җир асты сулары чыганагы.

Су үткәрү челтәрләренең торышы һәм эчә торган суның сыйфаты турында Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак хуҗалыгы министрлыгының коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде.    «Бүген Татарстан Республикасында су белән тәэмин итү буенча 88 коммуналь оешма хезмәт күрсәтә. Су үткәрү челтәрләренең озынлыгы 18 мең 570 км тәшкил итә. Тузу дәрәҗәсе - 54%, шулардан  6 мең км. (31,9%) кичектергесез рәвештә алмаштыру таләп итә, - дип билгеләп үтте Айрат Галләмов.

Дәүләт Советы депутаты, «Водоканал» МУП генераль директоры Андрей Егоров әйтүенчә, төп бурыч халыкны сыйфатлы һәм арзанлы су белән тәэмин итү.

2019 елдан башлап республика «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша, аның кысаларында суның сыйфатын яхшырту чаралары гамәлгә ашырыла. Айрат Галләмов хәбәр итүенчә, проектның төп максаты - үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан 2024 елга 93,8 %ка кадәр сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү.

Татарстан Республикасы шәһәрләрен һәм торак пунктларын су белән тәэмин итү чыганакларын эзләү һәм җир асты суларының ачыкланган чыганакларын үзләштерү буенча геологик тикшерү эшләре турында ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков сөйләде.

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы мәгълүматлары буенча Татарстанда җир асты суларының 492 ачыкланган ятмасыннан 359 чыганакта җир асты сулары эчәргә яраклы. Бүгенге көндә җир асты суларының гомуми запасы тәүлегенә 1,4 млн.м3 булган 92 ятма бар.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин шунда ук генпланда су белән тәэмин итү чыганакларын чагылдырырга тәкъдим итте, бу әлеге кишәрлекне башка ихтыяҗлар өчен файдалануны чикләргә мөмкинлек бирәчәк.

Комитет үз карарында  җирле үзидарә органнарына су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү өлкәсендә инвестиция программаларын эшләүне активлаштырырга һәм коммуналь өлкәнең хуҗасыз объектларына дәүләт милке хокукларын теркәүне тизләтергә тәкъдим итте. 

Моннан тыш, утырышта «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеге өлкәсендә күпфатирлы йорт төзү өчен кооператив әгъзалары акчаларын җәлеп итүгә бәйле Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 245-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында мәсьәлә каралды.  "Бу закон проекты безнең өчен мөһим, без күп кенә сорауларны яңа цифрлы яссылыкка күчерә алачакбыз. Муниципалитетлар мәгълүмат ресурсларыннан файдалана алачак, анда барлык оешмалар да финанс хисаплылыгын юллый алачак», – диде комитет рәисе кертелгән закон проектын шәрехләп.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International