Фәрит Мөхәммәтшин: "Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда төп рольне муниципаль берәмлекләр башкара"

2022 елның 22 апреле, җомга, 14:31

Бүген Алабугада узган Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан парламенты башлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Татарстан халыклары ассамблеясенең республика шәһәрләрендә һәм районнарында күчмә утырышлар уздыруы күркәм традициягә әйләнде. Милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре җитәкчеләре, районнардагы Халыклар дуслыгы йортлары директорлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика муниципаль хакимияте вәкилләре милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү өлкәсендәге хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән танышалар, үзара тәҗрибә уртаклашалар.

«Алабугада күп милләтле халыкның телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен үстерү һәм саклау, яшь буында ихтирам тәрбияләү, милләтара тынычлык һәм татулык принцибын аңлату мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Ышанам ки, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда муниципаль берәмлекләр әйдәп баручы ролен башкара, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп. - "Үз җирендә" ниләр булганын сездән дә яхшырак белүче юк. Сезнең милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга керткән өлешегез гаять зур. Бу, барыннан да элек, бер-береңә, хакимият органнарына ышаныч".

Бу ел Татарстан халыклары ассамблеясе өчен юбилей елы. Иҗтимагый оешма үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә. «Безнең һөнәри һәм иҗади командада - 249 милли иҗтимагый берләшмә, муниципалитетларда 33 филиал һәм вәкиллек эшли, Дуслык йортлары һәм үзәкләре тармакланган», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Агымдагы ел Россиядә Россия халыкларының Мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Моннан тыш, 2022 елда Россия мөселманнары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәк. "4 меңнән артык кунак көтәбез, күпләр инде үзләренең килүен раслый", - диде парламент башлыгы һәм хезмәттәшләрен алда торган чараларда актив катнашырга чакырды.

Донецк һәм Луганск халык республикаларында һәм Украинада махсус операцияләр үткәрүгә һәм моңарчы күрелмәгән санкцияләр кертүгә бәйле рәвештә килеп туган хәлләрне анализлап, Фәрит Мөхәммәтшин:"Бу катлаулы шартларда республикада дустанә атмосфераны саклау, безнең күпмилләтле халкыбызның һәрвакыт көчле булуын  күрсәтү бик мөһим, – дип ассызыклады. – Бүген безгә беркайчан да булмаганча бердәмлек, дуслык, татулык кирәк".

Милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына ярдәм итү буенча хәйрия акцияләрендә актив катнаша. Татарстан инде 100 тоннадан артык гуманитар ярдәм төягән  8 фура җибәрде. “Ассамблея әгъзалары да бу күркәм эштә актив катнаштылар”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин һәм барысына да зур рәхмәт белдерде. Бүген Алабугадан чираттагы гуманитар фура китә.

Бүгенге утырышның көн тәртибендә туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсе иң мөһиме иде. Күпмилләтле Алабуга районында бу сорау һәрвакыт дәүләт сәясәтенең иң мөһим өстенлекле юнәлешләренең берсе булды. Хәзерге вакытта районда руслар (50% тан артык), татарлар (43% чамасы), марилар, чуашлар, удмуртлар, башкортлар, мордвалар һәм башка милләт вәкилләре яши. 2014 елдан районда туган телләрне саклап калуга, өйрәнүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән муниципаль программа гамәлгә ашырыла. Районның барлык мәктәпләрендә дә балаларны туган телендә укыту һәм тәрбияләүнең бербөтен системасы булдырылган. Туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча зур эш районның Мәдәният йортларында үткәрелә, җирле фольклор коллективлары һәрвакыт популярлык казана. Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллеге Алабуга районында 2007 елдан бирле эшли, һәм бүген 12 милли-мәдәни берләшмәне берләштерә.

Бүген 1 нче гимназия һәм “Адымнар-Алабуга” полилингваль белем бирү комплексы мисалында район укучыларының туган телнең, милли мәдәниятнең һәм халыклар гореф-гадәтләренең байлыгын өйрәнүләре белән таныштылар. Бу мәгариф учреждениеләрендә кунаклар утырыш алдыннан булдылар.

1 нче гимназия Милли мәгариф үзәге буларак 2017 елдан бирле эшли. Бүген биредә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге 617 бала татар телендә белем ала һәм тәрбияләнә. Ә «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы күптән инде тел компетенцияләрен формалаштыруда яңа технологияләр эшләү һәм тиражлау үзәге булды. Бу мәктәптә татар теле предмет буларак кына өйрәнелми, ул дәресләр һәм сыйныфтан тыш эшчәнлек алып барыла торган аралашу телләренең берсе булып тора.

Алабугага бүген Татарстан халыклары ассамблеясенең район вәкиллеге базасында күпмилләтле якшәмбе мәктәбен ачарга тәкъдим иттеләр. Кергән тәкъдим буенча башкарма һәм муниципаль хакимият органнары фикер алышачак.

Бүгенге утырышта Алабуга тәҗрибәсе уңай бәяләнде. «Алабуга районы барлык мөмкинлекләрдән файдаланып гражданлык җәмгыятен ныгыту эшен ышанычлы рәвештә алып бара,  хәзерге шартларда бу аеруча мөһим һәм кирәкле эш, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырыш нәтиҗәләре буенча журналистлар белән аралашканда, - яшьләр һәм ветераннар оешмалары, милли-мәдәни берләшмәләр һәм педагогик бергәлек, Алабуга университеты - барысы да шушы бердәм процесска кертелгән».

Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Алабуга районы милли хәрәкәте активистларына Татарстан халыклары ассамблеясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International