Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты

2022 елның 27 декабре, сишәмбе, 13:18

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән матбугат конференциясендә Дәүләт Советының 2022 елдагы эшенә йомгак ясады. Республика парламенты башлыгы Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән 2023 елдан башлап Татарстан Республикасы Конституция суды урынына нинди орган төзеләчәге һәм республикада мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтеләчәге һәм башка нәрсәләр турында сөйләде.

Тарихта калып баручы 2022 елны Фәрит Мөхәммәтшин "сәяси һәм икътисади яктан да катлаулы ел" дип атады». "Шуңа да карамастан, без бу елны үтәлгән бурыч хисләре белән уздырабыз, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, – планнарның һәм куелган бурычларның абсолют күпчелеге тормышка ашырылган". Республика икътисады моңарчы күрелмәгән тышкы чакырулар алдында тотрыклылык күрсәтә, тулаем төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе, төзелеш, инвестицияләр буенча үсеш күзәтелә, бюджет керемнәр буенча арттырып үтәлә. Социаль программалар тулысынча тормышка ашырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин махсус операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә һәм "алгы сафта" торучыларга ярдәм итүгә аерым тукталды.  "Бер генә гаилә дә игътибарсыз калмый, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – мондый мәсьәләләрдә вак-төякләр булмый, гражданнарны кабул итү яки сайлаучылар белән аралашу барышында мондый үтенечләр килеп чыкса, мин депутатларны аларны беренче чиратта хәл итәргә чакырам".

Дәүләт Советы Рәисе Россия составына яңарак кына кергән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән гуманитар миссияләр оештыручыларга аерым рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Болар – барлык дәрәҗәдәге депутатлар, предприятие һәм муниципалитет җитәкчеләре, әлеге йөкләрне махсус зоналарга озатып баручы волонтерлар, «йөрәк һәм күңел чакыруы буенча» гуманитар ярдәм туплауда катнашучы битараф булмаган гражданнар. "Республиканың күпмилләтле халкы авыр шартларда бердәм ярдәм күрсәтү максаты белән тагын да ныграк берләште", – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент эше нәтиҗәләренә килгәндә, быел Дәүләт Советы тарафыннан 11 утырыш үткәрелгән, 234 мәсьәлә каралган, шуларның 200дән артыгы (85% тирәсе) – социаль юнәлештәге. Дәүләт Советы тарафыннан 93 закон кабул ителгән һәм үз көченә кергән (Татарстан Президенты тарафыннан имзаланган).

Фәрит Мөхәммәтшин республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын быел парламент кабул иткән иң мөһим карарларның берсе дип атады. "Кайбер дус булмаган Көнбатыш дәүләтләренең ил субъектларын таркату омтылышлары уңышсыз булды, – диде парламент башлыгы, – без, федераль законнар таләбе нигезендә, республиканың иң югары вазыйфаи затының исемен  Конституция нормасына туры килдек. Бик акыллы эшләдек дип уйлыйм. Башкача карар кабул итсәк  оппонентларга кулай булачак иде".

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, кабул ителгән закон проектында күчеш нигезләмәләре бар, аның нигезендә яңа исем (Татарстан Республикасы Башлыгы - Рәис) Татарстан Республикасының яңа сайланган югары вазыйфаи затына карата гына кулланыла башлый.

Киләсе 2023 нче ел Татарстанда Республика Президенты тарафыннан Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Журналистлар Фәрит Мөхәммәтшиннан ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе буларак, бу елдан нәрсә көткәне белән кызыксынды. "Республика Президентының мондый инициатива белән чыгыш ясавына мин шат, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе, – сүз теләсә кайсы күпмилләтле территориянең фундаменталь кыйммәтләре турында бара. Без үзебезнең рухи байлыгыбызны сакларга тиешбез, бу – безнең миссия".

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук хәзерге вакытта төп чаралар планы формалашуын, ел башында Татарстан халыклары ассамблеясенең киңәйтелгән утырышы булачагын хәбәр итте.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау мәсьәләләре хәзерге вакытта төрле мәйданчыкларда фикер алышына, тема бүгенге матбугат конференциясендә дә күтәрелде. "Гаилә – ул нигезләрнең нигезе, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – соңгы вакытта, кызганычка каршы, тәрбия мәсьәләләрендә мәгариф системасына ешрак басым ясала, ә минем фикеремчә, мәктәп гаиләдә салынган төп кыйммәтләр күпмедер төзәтмәләр генә кертә ала. Киләсе елда без парламентта бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирәчәкбез, шул исәптән закон чараларын да кабул итәчәкбез».

Татарстан Дәүләт Советының парламентара, шул исәптән башка дәүләтләр парламентлары белән элемтәләре нык. Журналистлар яңа шартларда төбәкләрнең парламентара элемтәләре ничек үсәчәге белән кызыксындылар. Бу сорауга Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Рәисе буларак та, Россия Закон чыгаручылар Советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе буларак та җавап бирде.

"Без яңа багланышлар эзлибез, партнерлык хезмәттәшлегенең географиясен киңәйтәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына керүче илләр". Дәүләт Советы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемен җитәкләвен искәртте. Шуңа күрә республиканың бу юнәлештә "нигезе" бар.

Бүгенге көндә республика Дәүләт Советы тарафыннан хезмәттәшлек турында 43 килешү, федераль хакимият органнары белән 2 килешү төзелгән; чит дәүләтләр һәм аларның субъектлары белән – 11 килешү һәм беркетмә. Быел Минск өлкә депутатлар Советы һәм Чуваш Республикасы Дәүләт Советы белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Төрекмәнстан парламентының югары палатасы белән килешү әзерләнә, 2023 елда шулай ук Минск өлкәсе (Беларусь) парламент делегациясенең визиты көтелә.

Быел Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы сыйфатында 3 федераль закон проекты, тагын ил Хөкүмәтенә рәсми фикерләр алу өчен, шул исәптән «чүп реформасы», көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә федераль законнарны камилләштерү буенча ике инициатива кертелгән. Татарстанның тәкъдимнәрен Идел буе федераль округының барлык субъектлары хуплаган, сыек көнкүреш калдыклары буенча мөрәҗәгатьне барлыгы 30 субъект хуплаган. Каты коммуналь калдыклар буенча Татарстан закинициативасы профильле комитетларда карала, Россия Хөкүмәте бәяләмәсе әзерләнә. Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны бу мәсьәләне контрольдән төшермәскә чакырды.

Быел Татарстан Дәүләт Советы федераль законнар таләбе буенча республика Конституция судын бетерде.  Матбугат конференциясендә яңа структура булдыру мөмкинлеге турындагы мәсьәлә дә читтә калмады.

"Үз хокукларын яклау, Конституциянең теге яки бу карарларына туры килү-килмәү мәсьәләләрен ачыклау өчен Санкт-Петербургка Россия Конституция судына барырга туры киләчәк гражданнарыбызның тормышын бик җитди катлауландырдык", – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Конституция суды шулай ук хокук куллану мәсьәләләрен контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче нәтиҗәле механизм булган.

Дәүләт Советы Рәисе республикада Конституция палатасы яки Конституция советы төзелү мөмкинлеген искәртте. Парламентарийлар бу мәсьәләне 2023 елда Дәүләт Советының якындагы утырышларының берсендә хәл итәргә керешәчәк. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ул консультатив орган булачак, ягъни кабул ителгән карарлар тәкъдим итү характерында булачак.

Матбугат конференциясен тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин каләм әһелләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм иминлек теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International