Парламент утырышында 2025 елга Дәүләт Советының закон проекты эшенең якынча планы тикшерелде

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:29

Бүген парламент утырышында депутатлар 2025 елга Дәүләт Советының закон проекты эшенең якынча планы проекты турында фикер алыштылар. Планны әзерләү барышы турындагы мәгълүматны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчесе Александр Чубаров җиткерде.

План проектын тәкъдим иткәндә, профильле комитет рәисе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлардан 29 тәкъдим килгән, шул исәптән Татарстан Республикасы Рәисеннән – 4, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан – 6, Дәүләт Советы комитетларыннан – 10, муниципаль район советларыннан – 6, Үзәк сайлау комиссиясеннән һәм ике депутаттан берәр закон проекты.

"Дәүләт Советы карары проекты нигезендә Дәүләт Советында Закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектларга якынча план проектына кертү өчен тәкъдимнәрне 2024 елның 5 декабренә кадәр Законлылык һәм хокук тәртибе комитетына кертергә тәкъдим ителә, – дип искәртте Александр Чубаров. – Ә Законлылык һәм хокук тәртибе комитетына, закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлардан кергән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, 2025 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проектын 2024 елның 10 декабренә кадәр Дәүләт Советы каравына кертү йөкләнә".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International