Муниципаль хезмәт турында республика кодексына үзгәрешләр кертелә

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:27

Бүген Дәүләт Советы утырышында Муниципаль хезмәт турындагы кодекска үзгәрешләр кертү турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 42 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проекты белән муниципаль хезмәт вазыйфаларының өлкән һәм (яисә) кече төркемнәрен биләү өчен белем турында квалификация таләпләренә карата вакытлыча характердагы норманы озайту өлешендә үзгәреш кертү күздә тотыла,  муниципаль хезмәтнең тиешле вазыйфасы буенча вазыйфаи бурычларга җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашу шарты кертелә.

Муниципаль хезмәтнең өлкән һәм кече төркемнәре вазыйфаларын биләү өчен таләпкә карата вакытлыча характердагы норманы озайту өлешендә үзгәрешләр кертү зур эш тәҗрибәсенә ия һәм җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итүне оештыру мәсьәләләрендә компетентлы булган иң тәҗрибәле кандидатларны, шул исәптән хокук саклау органнарының элеккеге хезмәткәрләре  составыннан сайлап алу өчен кирәк. Кагыйдә буларак, элеккеге хезмәткәрләрнең мондый категориясе бары тик урта гомуми белемгә генә ия, бу исә хәзерге вакытта аларга муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылырга мөмкинлек бирми.

Муниципаль хезмәт турындагы кодексның 19 статьясына да  үзгәреш шуннай гыйбарәт – граждан тарафыннан муниципаль хезмәткә урнашканда тапшырыла торган документлар исемлеге квалификация турындагы документ белән тулыландырыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International