Халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:20

Халык мәшгульлегенә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Документны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законының аерым нигезләмәләрен федераль законга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Закон проекты белән республика дәүләт хакимияте органнарының халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге вәкаләтләрен төгәлләштерүне, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт ярдәменең төп чаралары исемлеген киңәйтүне күздә тоткан үзгәрешләр кертелә. Шулай ук закон нигезләмәләре билгеләнгән квота чикләрендә инвалидларны эшкә алуга региональ дәүләт күзәтчелеген оештыру һәм гамәлгә ашыру турындагы нигезләмәләр белән тулыландырыла. 

Эльмира Зарипова аңлатканча, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыруны контрольдә тотуга килгәндә, законда вакытлыча эшләрдә катнашу өчен мәшгульлек хезмәте органнарына эшкә җибәрү чорында гражданнарга финанс ярдәме күрсәтү, кабул итү саннарын контрольдә тотуны килештерү, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен иң кулай эшләрнең аерым төрләрен резервлау тәртибе каралган.

.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International