СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Депутатлар Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү һәм Арча районы чикләрен билгеләү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү, шулай ук республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Утырышны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин үткәрде.
1
июнь, 2026 ел
Бүген, Балаларны яклау көнендә, Дәүләт Советы фойесында Яр Чаллы шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның диплом эшләре күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә классиклар әсәрләреннән күренешләр, әдәби персонажлар, махсус хәрби операция геройлары сурәтләнгән 25 картина тәкъдим ителгән.
1
июнь, 2026 ел
«Бердәм Россия»нең төбәк бүлекчәләре катнашында видеоконференцэлемтә барышында 2026 елгы беренчел тавыш бирү нәтиҗәләрен ясадылар. Беренчел тавыш бирү, аның кысаларында партиядән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар билгеләнәчәк, 31 майда кичке сигездә тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ