Руслан Шиһабетдинов Дәүләт Думасында Яшьләр парламентында Татарстан Дәүләт Советын тәкъдим итәчәк

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:28

Республика парламенты депутаты Руслан Шиһабетдинов РФ ФС Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентына Татарстан Дәүләт Советы вәкиле итеп сайланды. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. 

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты составына 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару органнары депутатлары керә. "Парламентның яңа чакырылышында күрсәтелгән критерийларга Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов туры килә", –  дип белдерде Светлана Захарова. 

Руслан Шиһабетдинов – җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы. Руслан Шиһабеддиновның төп эшчәнлеге «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитетындагы яшьләр сәясәте белән бәйле.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International