«Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары советы утырышы узды

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе, 15:10

«Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең унынчы хисап-сайлау съезды 29 июньдә Казанда узачак. Мондый карар бүген Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казан филиалында узган республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышында кабул ителде. Моннан тыш, хәрәкәт әгъзалары уставны үзгәртү буенча тәкъдимнәрне карадылар һәм берничә оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр.

Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе урынбасары Марат Галиев утырышта катнашучыларга республикадагы иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади хәл турында хәбәр итте. Авырлыкларга карамастан, Татарстан тармак һәм илкүләм рейтингларда алдынгы позицияләрен саклап кала. Тулаем төбәк продукты күләме 3,86 трлн. сум (106% үсеш белән),  тулаем продуктның дүрттән бер өлешен кече һәм урта бизнес вәкилләре тарафыннан җитештерелгән. Сәнәгать җитештерүе индексы 106,6% тәшкил итә. 3,1 млн. кв. м торак файдалануга тапшырылган. 334,1 млрд.  сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, 5,2 млн. тоннадан артык ашлык суктырылган, 2 млн. тоннадан артык сөт савылган.

"Санкцияләр шартларында импортны алмаштыру буенча гаять зур эш башкарылды, - дип ассызыклады Марат Галиев. - Минемчә, сәнәгать предприятиеләренең һәм башка тармакларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә без икътисадның төшүенә юл куймаска, чикләүләр белән бәйле кыенлыкларны «туктатырга» өлгердек.

Марат Галиев билгеләп үткәнчә, бер генә расланган дәүләт программасы да туктатылмаган яки кыскартылмаган. Узган ел 4,3 меңгә якын социаль әһәмиятле объект төзелгән һәм ремонтланган,  аларның 228е илкүләм проект кысаларында. 9 яңа мәктәп һәм 3 балалар бакчасы тапшырылган, 59 медицина объекты, 29 спорт объекты, 6 балалар лагеры төзелгән. 324 мәгариф һәм 83 сәламәтлек саклау объекты, 12 мәдәният объекты, 34 авыл хуҗалыгы учреждениесе ремонтланган. 66 җәмәгать урыны, 1,2 меңнән артык ишегалды төзекләндерелгән.

Республика үсешендә өстәмә ресурс булып 13 илкүләм проектта катнашу тора. Узган ел аларны гамәлгә ашыруга 43,8 млрд.сум юнәлтелгән, шул исәптән 32,5 млрд. сум федераль бюджет хисабыннан.

Утырышта шулай ук «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең булачак сайлау кампанияләрендә катнашу мәсьәләләре каралды. 2024 елда Россия Президентын, аннары ТР Дәүләт Советының 7 чакырылыш депутатларын сайлаулар узачак. 2025 елда – Татарстан Республикасы Рәисе һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнары, 2026 елда – 9 нчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы сайланачак. «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте сайлау кампанияләрендә Бердәм Россия» белән берлектә, алдан партия тавыш бирү форматында да, мөстәкыйль рәвештә дә, шул исәптән кандидатлар тәкъдим итү һәм күзәтүчеләр әзерләү аша да катнаша», –  дип билгеләп үтте Марат Галиев.

Бүген утырышта иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары шулай ук X съездны үткәрүнең оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Башкарма комитеты җитәкчесе Алсу Тарханова билгеләп үткәнчә, хәрәкәт съезды һәр өч ел саен чакырыла, алдагысы 2020 елда булган иде. Алдагы съездда «Татарстан-Яңа гасыр» эшенә нәтиҗә ясау, якын киләчәккә бурычларны билгеләү планлаштырыла. Моннан тыш, республиканың иң эре иҗтимагый хәрәкәтенең җитәкче составын сайлаулар узачак.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International