Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» дигән форумда катнашучыларны сәламләде

2024 елның 10 июне, дүшәмбе, 14:43

Бүген Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Киләчәкне формалаштыру» дигән халыкара мәгариф министрлары форумы ачылды, анда йөздән артык чит ил вәкиле, шул исәптән гомуми һәм югары белем министрлары катнаша. Татарстан җитәкчелеге исеменнән форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Форум Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның катнашучыларга мөрәҗәгате белән ачылды, аны Россия мәгариф министры Сергей Кравцов игълан итте.

"Профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә, дөньяның күп кенә илләреннән килгән педагогларга һәм галимнәргә белем бирүнең сыйфаты һәм үтемлелеге, глобаль чакыруларны җиңүдә мәгарифнең роле, укытуда ясалма интеллект технологияләрен куллану белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга туры киләчәк, - диелә Россия Президентының мөрәҗәгатендә. - Без һәр кешенең белем алу хокукын гамәлгә ашыру гарантияләрен тәэмин итү, яшь буынга үз ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләренә туры килерлек потенциалын һәм талантларын максималь канәгатьләндерү шартлары тудыру өчен ныклы һәм эзлекле рәвештә чыгыш ясыйбыз, бу идеяләрне төрле интеграция форматында алга сөрәбез".

Россиянең мәгариф өлкәсендә һәрьяклап хезмәттәшлек итү өчен ачык булуын билгеләп, Владимир Путин форумның милли мәгариф системаларын камилләштерү буенча конструктив тәкъдимнәр эшләү өчен тәҗрибә һәм оригиналь, перспективалы идеяләр белән уртаклашу өчен яхшы мәйданчык булачагына ышануын белдерде.

Видеоэлемтә аша форумда катнашучыларга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Чернышенко мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, быел форумның темалары арасында икътисадны үстерүдә мәгарифнең роле, балалар ялын оештыру, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү һәм башка илләрдә рус телен укыту мәсьәләләре мөһим.

Җыелганнарны Республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форумның бөтен дөньяда кызыксыну уятуын, географиясе киңәюне һәм катнашучылар саны артуын билгеләп үтте. "Мәгариф процессында алдынгы дөнья практикаларын һәм стандартларын, цифрлы һәм челтәр технологияләрен, башка инновацион коралларны нәтиҗәле куллану мәсьәләләре бүген күп кенә дәүләтләр вәкилләрен борчый, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Татарстанда 129 фәнни комплекс оешмасы, өч меңнән артык мәктәп һәм балалар бакчасы бар, аларда 700 меңнән артык бала белем ала һәм тәрбияләнә, 46 югары белем бирү оешмасы, 148 меңнән артык студент бар. Мәгарифне үстерүгә бюджет акчаларының иң югары өлеше бүлеп бирелә. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу сан 100 млрд сумнан артып киткән».

Республика парламенты башлыгы сүзләренчә, республикада академик берләшмәнең үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итү чарасы – «Алгарыш» гранты гамәлгә ашырыла, ул яшь белгечләргә, галимнәргә һәм профессор-укытучылар составына иң яхшы югары уку йортларында стажировка узу мөмкинлеге бирә. "Университетларның глобаль рейтингына безнең 4 университет керә, 5 югары уку йорты «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасында катнаша, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Иннополис шәһәрендә иң заманча белем бирү технологияләре тормышка ашырыла. Студентлар стартапларына ярдәм итүгә һәм яшьләрнең эшкуарлык потенциалын ачуга юнәлдерелгән университет технология эшкуарлыгы платформасы федераль проекты уңышлы тормышка ашырыла. Татарстанлылар Россия төбәкләре арасында яуланган грантлар саны буенча беренче урында торалар".

Форумда катнашучыларга уңышлы эш теләп, Фәрит Мөхәммәтшин конструктив тәкъдимнәр алмашуның яңа кызыклы уртак проектлар тәкъдим итәргә һәм фикер алышырга мөмкинлек бирәчәген, ә эшләнгән тәкъдимнәрнең безнең илләрдә мәгариф өлкәсен камилләштерүгә һәм үстерүгә хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International