Профильле комитет депутатлары туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 28 июне, җомга, 16:59

Татарстан Республикасында тематик туризмны үстерү перспективалары турында Арча муниципаль районы мисалында бүген депутатлар Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында фикер алыштылар. Арчада депутатлар Габденнасыйр Курсави музеенда булдылар, Габдулла Тукай исемендәге әдәби-мемориаль музей комплексында ремонт-реставрация эшләренең барышы белән таныштылар һәм Сәгъди йортын карадылар.

Арча районының туристлык потенциалы белән танышуны депутатлар Урта Курса авылында танылган татар дин белгече, фикер иясе һәм мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави музеенда булудан башладылар. Музей элеккеге мәчетнең 230 кв.метр мәйданлы бер катлы бинасында урнашкан. 2022 елда социаль инициативаларга ярдәм фонды бинаны капиталь ремонтлауга акча бүлеп биргән. Нәтиҗәдә фасад, түбә, тәрәзә уйымнары, җылыту, канализация һәм су белән тәэмин итү системасы ремонтланган.  Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин комитет исеменнән музей китапханәсенә күренекле татар язучыларының китапларын бүләк итте.

Тукай ватанының туристлар өчен җәлеп итүчәнлеге турында сөйләгәндә, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев әлеге өлкәдә төбәкнең үсеш потенциалын билгеләп үтте. 2022 елда районга 40 мең кеше килгән, ә 2023 елда 60 меңнән артык.

Аннары парламентарийлар Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеенда һәм Сәгъди йортында ремонт-реставрация эшләренең барышы белән таныштылар.

Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексы 1960 еллардан бирле эшли. Ремонт эшләре кысаларында коймаларны, музей комплексының үзәк капкасын алыштыру, шагыйрь һәйкәлен реставрацияләү, шулай ук түбә, стеналарны ремонтлау буенча эшләр башкару планлаштырыла. Комплекс территориясендә ике парковка, санузел эшләячәк, сувенир продукциясен сату өчен нокталар җиһазландырылачак. Яңа туристик маршрутны булачак бөек татар язучысы Тукай берничә ел яшәгән Сагъди йортыннан башлау планлаштырыла, аннары ул «Могҗизалар урманы» һәм «Кыш бабай һәм Кар кызы» резиденциясе аша узачак, Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексын карау белән тәмамланачак.

Профильле комитет рәисе әйтүенчә, Татарстанның бай тарихы һәм күп санлы мәдәни мирас объектлары, архитектура тарихы һәйкәлләре бар. "Татарстан Республикасында туризмның төп төре – мәдәни-танып белү. Аның республиканың гомуми туристлык агымында өлеше 85% тан артык, ә бу, сүз уңаеннан, безнең республика бюджетын тәшкил иткән икътисад тармагы да, – диде Лотфулла Шәфигуллин. – Республиканың муниципаль районнарында потенциалын һичшиксез үстерергә кирәк булган кыйммәтле тарихи объектлар шактый. Мәсәлән, Арча районында бу Габдулла Тукай тормышы белән бәйле объектлар. Бүген биредә ике зур комплекс буенча ремонт-реставрация эшләре алып барыла, чөнки 2026 елда без бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез».

Бүген парламент комитеты әгъзалары караган объектларның күбесе үз вакытында парламентарий Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән торгызылган.

Профильле комитет әгъзалары фикеренчә, халык сәнгать кәсепләренең традицион  урыннарында туризмны үстерү өчен шартлар тудырырга, шулай ук мәдәни-танып белү, патриотик юнәлешле туристик маршрутларны популярлаштырырга кирәк.

Бүген депутатлар шулай ук комитетның 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге турындагы хисабын карадылар һәм расладылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International