Республика башкаласында Александр Пушкинның Казан сәфәренә багышланган скульптура композициясен ачтылар

2024 елның 6 сентябре, җомга, 14:37

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның Казан сәфәренә багышланган скульптур композицияне ачу тантанасында катнашты. Һәйкәл Мәскәү урамындагы Карл Фукс йорты янында урнаштырылган. Шагыйрь 1833 елда Казан төбәгенә бердәнбер сәфәре вакытында Фукс йортында булып киткән.

Бәйрәм башында артистлар һәм шагыйрьләр бөек шагыйрь сүзләренә язылган романслар һәм җырлар башкардылар, аның шигырьләрен, шулай ук Пушкинга багышланган үз әсәрләрен укыдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика Хөкүмәте һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе исеменнән бәйрәм митингында катнашучыларны республиканың мәдәни тормышындагы истәлекле вакыйга белән котлап, ТР Мәдәният министрлыгына, республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсенә, фәнни партнерларга һәм композиция авторы, скульптор Тимофей Тюринга «Пушкин һәм Казан» мәгърифәтчелек проектын тормышка ашырганнары өчен рәхмәт белдерде. "Пушкинның тууына 225 ел тулган елны Татарстанда күп санлы чаралар һәм иҗади очрашулар уздырыла, - диде парламент җитәкчесе. - Александр Сергеевичның 191 ел элек безнең шәһәргә килүе Казанда яшәүчеләр өчен аеруча истәлекле. Шагыйрь бирегә Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьян сугышы турындагы романы өчен материал эзләп килгән. Берничә тарихи районда булган, шул вакыйгаларның шаһитлары белән аралашкам. Баш күтәрүчеләр император армиясе белән бәрелешкән Царицыно авылында булган. Монда ул атаклы галим, тарихчы-этнограф, Император Казан университеты профессоры Карл Фукс белән танышкан".

Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе сүзләренә караганда, безнең республика күптәннән үзара чын туганлык һәм дуслык белән бәйләнгән күп кенә халыклар өчен уртак Ватан булып тора. "Республика җитәкчелеге балаларыбыз күп милләтле тыныч җирдә яшәсен, ата-бабаларының гына түгел, башка халыкларның да мәдәниятен белсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Ышанам, бүгенге вакыйга күп милләтле Россия мәдәниятенең югары гуманистик идеалларын ныгытуга, тарихи хәтерне саклауга хезмәт итәр. Без уртак традицияләребез белән горурланабыз һәм кадерен беләбез".

Тантанада шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, А.С. Пушкин исемендәге Дәүләт рус теле институтының дөнья әдәбияты кафедрасы мөдире Александр Пашков, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Зиннур Мансуров һәм ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская чыгыш ясадылар.

Бәйрәм азагында мәртәбәле кунаклар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре Пушкин бюстына чәчәкләр салдылар.

Пушкинның монументаль бюстын ачудан тыш, бүген республика башкаласында шагыйрь белән бәйле тагын берничә вакыйга булды. ТР Милли китапханәсендә 1938-1940 елларда шагыйрьнең оныгы Николай Пушкин язган рус дворян нәселләренең Герб эскизлары күргәзмәсе ачылды. Шулай ук шагыйрьнең Казан сәфәре турында сөйләүче «Пушкин һәм Казан: өч көн һәм өч гасыр» дигән тарихи-агарту җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды.

Ә А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә итальян фоторәссамы Энцо Розамилиа экспозициясенең вернисажы ачылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International