Депутатларның сайлау округларында эшчәнлеге

2024 елның 18 октябре, җомга, 14:33

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, батырлык дәресләрендә катнашты, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты.

18 октябрьдә экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык – төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районында «М7 Волга – Коноваловка-Ашпала ст.» юлын ачу тантанасында катнашты. 4627 метр озынлыктагы юл участогы капиталь төзекләндерелгән.  Азат Хамаев район башлыгы Айдар Сәлахов белән бергә юл төзүчеләргә һәм подрядчы оешмалар вәкилләренә рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырды.

17 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Мәгсүм Сәлахов «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясендә катнашты. Делегатлар сайлау кампаниясенә йомгак ясады. Шулай ук җирле политсовет составын ротацияләү мәсьәләсе дә каралды.

17 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев эш сәфәре белән Менделеевск районына барды, анда ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары белән очрашты. Эдуард Шәрәфиев СВО зонасына өч улын озаткан Ермолаевлар гаиләсендә булды. Быелның сентябрендә район администрациясе белән берлектә алар йортын су белән тәэмин итү һәм канализаөия челтәрләрен үткәрү буенча эшләр башкарылган. Эдуард Шәрәфиев район башлыгы Радмир Беляев эшләрнең сыйфатын бәяләде.

Шул ук көнне депутат «Леонтьев» крестьян фермер хуҗалыгындагы ат фермасында булды, хезмәт коллективы белән очрашты, фермер хуҗалыкларына ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

16 октябрьдә социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлегендә гражданнарны кабул иттеләр. Светлана Захаровага автоградта яшәүче кеше тернәкләндерү чараларын алу мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте.

«Витязь» спорт мәктәбе инструктор-методисты Юлия Фәйсханова Данис Зариповтан мәктәп территориясендә койма һәм видеокүзәтү системасын урнаштыруда ярдәм итүен сорады. Бибишев исемендәге Витязь олимпия резервы спорт мәктәбендә бүген 500дән артык бала төрле спорт юнәлешләре буенча белем ала. Килгән мөрәҗәгатьләрне парламентарийлар шәхси контрольгә алды.

16 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов белән ялда булган махсус операциядә катнашучылар белән очрашты. Ярдәм һәм гуманитар ярдәм оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышудан тыш, шулай ук волонтерлык хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре дә күтәрелде. Очрашу барышында Николай Атласов волонтерларга, сугышчыларга автоклав – коры ашлар һәм башка продукция җитештерүне сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирүче һәм продуктларны стерильләштерү һәм консервацияләү җиһазлары тапшырды.

16 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасында ел саен үткәрелә торган 11нче ирекле хәрәкәт форумы старт алды. «Корпоратив иреклелек үсеше» панель дискуссиясендә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин катнашты. Депутат гуманитар йөк җыюда  волонтерлык эшен оештыру тәҗрибәсе, шулай ук социаль проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Депутат Автоградта проектлар турында мәгълүмат алмашу өчен бердәм ресурс булдырырга, шулай ук шәһәр өчен гомуми еллык ирекле акцияләр программаларын формалаштырырга тәкъдим итте, аларга бизнес, Волонтерлар, коммерциячел булмаган оешмалар, халык кушыла алачак.

16 октябрьдә торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин «Бердәм Россия» партиясенең Тәтеш җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте. Аңа авылларда почта бүлекчәләренең ябылуына борчылган халык мөрәҗәгать иткән. Моннан тыш, Монастырь авыл җирлегендә юллар төзү һәм ремонтлау мәсьәләләре дә күтәрелде. Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне шәхси контрольгә алды.

15 октябрьдә Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков Аксубайның 3 нче мәктәбендә Батырлык дәресендә катнашты. Депутат өлкән сыйныф укучылары белән намус, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт турында сөйләште. Мәктәп укучылары «Алеша» танкы экипажының батырлыгы турында Россия Герое Рәсим Баксиковның үзеннән ишетеп белде.

11 октябрьдә Аксубайның 1нче мәктәбе укучылары өчен дә Рәсим Баксиков катнашында шундый ук Батырлык дәресе үткәрелде.

15 октябрьдә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 37 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев финанс грамоталылыгы буенча ачык дәрес үткәрде.  Парламентарий укучылар белән кыска һәм озак вакытлы перспективаларга шәхси бюджетны планлаштыру кагыйдәләре турныда сөйләде.

14 октябрьдә социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова эксперт буларак «сәяси көрәш» дип аталган дебатларда катнашты. «Бердәм Россия” партиясенең “Яшь Гвардия» оешмасы активистлары оештырган чара иҗтимагый ярдәм штабы мәйданчыгында узды. Ярымфиналда балалар хезмәт базарында кадрлар кытлыгы, муниципаль депутатларның статусы, яшьләр иҗтимагый оешмаларының роле һ.б. мәсьәләләрне күтәрделәр. «яшьләр белән аралашканда һәрвакыт яңалыклар беләсең, аларның тойгылары һәм карашлары дөньясына чумасың”, -дип билгеләде Ога Воронова.

13 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов Теләче районына эш сәфәре кысаларында район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. "Бу һөнәр ияләре зур ихтирамга лаек,  Сәламәт булыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте Нәҗип Хаҗипов аграр өлкә  хезмәткәрләренә.

12 октябрьдә Аксубай халкы Мазилин һәм Дуслык урамнары арасындагы җәмәгать урыннарында агачлар утыртты. Чарада Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйлманов катнашты. Хәзер яр буен, авыл халкының яраткан ял итү урынын миләш һәм зәңгәр чыршылар бизәячәк.

12 октябрьдә икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы мәдәният көннәрендә катнашты. Чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Казанның Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда узды. Лениногорск районы Татарстан нефте тарихында зур роль уйный.  1943 елда Шөгер районында сәнәгать әһәмиятендәге нефть ятмасы табыла. 1968 елда биредә СССРда беренче нефть музее ачыла. Тантаналы чарада Шөгер чыганагын искә алдылар. Мәдәният сарае фойесында агачтан график эшләр, уеп ясау күргәзмәсе эшләде. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International