Марат Әхмәтов Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы-Эл Корылтае Рәисе Эжер Ялбаков белән очрашты

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе, 13:37

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы-Эл Корылтае Рәисе Эжер Ялбаков белән очрашты. Яклар 2023 елның октябрендә Алтай Республикасында имзаланган килешү кысаларында парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Марат Әхмәтов кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары исеменнән сәламләде. Ул Татарстанның социаль-икътисадый үсеше, аның сәнәгать, авыл хуҗалыгы инвестицион потенциалы турында сөйләде. «Татарстан – Россия Федерациясенең иң алга киткән субъектларының берсе, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. –Әлеге күрсәткечләргә без гавами хакимият органнарының, бизнесның һәм халыкның килешеп эшләве нәтиҗәсендә генә ирешә алабыз. Әйтик, узган ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артып китте. Бу бик җитди сумма, бу күрсәткечкә без бик тырышып бардык. 2024 елда инвестицияләр күләме 1,34 трлн сум тәшкил итте, ә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 240 млрд сумнан артып киткән. Мондый саннар республикага шактый масштаблы проектларны, шул исәптән социаль, гуманитар һәм башка бик күп проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә».

Марат Әхмәтов Дәүләт Советы эшчәнлеге, 2024 елның сентябрендә сайланган җиденче чакырылыш республика парламенты,  комитетлар, фракцияләр һәм комиссияләр, депутат төркемнәре һәм берләшмәләре эше турында сөйләде.

Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы-Эл Корылтае Рәисе Эжер Ялбаков Татарстан җитәкчелегенә, депутатлар корпусына кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, Татарстан белән Алтай арасындагы күптәнге җылы мөнәсәбәтләрне билгеләп үтте. «Тугандаш республикада кабул итүегез өчен рәхмәт, сезнең башкалагыз бик матур, – диде Эжер Ялбаков. – Без, үз чиратыбызда, республикаларыбыз арасындагы дуслык социаль-икътисадый үсештә дә, закон чыгару органнары арасында имзаланган Килешү кысаларында парламентара багланышларны киңәйтүдә дә ныгыр дип өметләнәбез. Иртәгә безнең төбәкләр арасында яңа килешүгә кул кую планлаштырыла».

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның октябрендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламенты делегациясе Алтай республикасында булды. Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтае арасында килешү имзаланды.

Парламент рәисе Эжер Ялбаков Татарстан башкаласына 13-15 март көннәрендә Казанда узачак «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү»  темасына багышланган конференциядә катнашу өчен килде. Алтай Республикасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән сирәк очрый торган хайваннар – ирбислар популяциясен торгызу проекты гамәлгә ашырыла. Бу максатлар өчен Алтайда «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәге төзелде.

Очрашуда шулай ук Алтай Республикасы ягыннан – «Карым» татар мәдәни үзәге төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әнвәр Әминов, Дәүләт Советы ягыннан Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International