Марат Әхмәтов: «Кешеләрне тыңлый һәм ишетә белүчеләр генә хакимияткә килергә тиеш»

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе, 13:55

Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казан аграр университетының дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлеше буенча укучы студентлар белән очрашты. Очрашу «Персона» проекты кысаларында «Бердәм Россия»нең Татарстандагы иҗтимагый ярдәм штабында узды.

Марат Әхмәтов студентлар белән очрашуны гаилә традицияләрен һәм рухи кыйммәтләрне саклауның ни кадәр мөһим булуы хакында сөйләшүдән башлады. Иң мөһиме, югары белем алу һәм һөнәр үзләштерү өчен шәһәргә укырга киткәндә балалар бу кыйммәтләрне югалтмаска тиеш. «Традицияләрне саклау ата-аналарның, әби-бабайларның үз балаларын ничек тәрбияләвенә бәйле. Әгәр бу кыйммәтләр генетик дәрәҗәдә салынган һәм ата – аналар рухи байлыкны балаларына тапшыруны һәрдаим дәвам итә икән, без яшьләребезнең милли-мәдәни,  әхлакый нигездә гореф-гадәтләрне саклау мәсәләләрендә тыныч була алабыз», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе буларак, туган телне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. "Бездә татар телен генә түгел, мари, мордва, чуваш телләрен үстерү һәм саклау буенча йөзләгән проектлар бар. Казанда мәдәниятебезне һәм телебезне популярлаштыруга, үсеп килүче буынны сәнгатькә тартуга юнәлдерелгән «Гәүһәр» мәдәни-мәгариф проекты бар. Хәзер анда 10 меңнән артык Казан укучысы катнаша», - диде ул.

Марат Әхмәтов Татарстанның икътисадый үсеше, аның агросәнәгать комплексы, соңгы дистә елларда авыл хуҗалыгында булган үзгәрешләр турында да сөйләде. Ул шәхси тормышында булган аерым очраклар белән уртаклашты, ул үзе дә Казан ветеринария институтын, Саратов югары партия мәктәбен тәмамлавын әйтте. «20 ел мин республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры булып эшләдем, бу авыл хуҗалыгын үзгәртеп коруның революция еллары иде, - дип билгеләп үтте ул. – Ул вакытта агросәнәгать комплексы, ташландык чәчүлек җирләре өлкәсендә зур проблемалар булды, безгә инвестицияләр кертү, авыл хуҗалыгын үстерү өчен  инвесторларны җәлеп итәргә туры килде. Хәзер авыл тормышы нык үзгәрде, барысы да автоматлаштырылган, хәтта терлек ризыгын  компьютер формалаштыра. Бүген безнең замандагы 5-6 иске тракторны алыштыра торган тракторларыбыз, өстәвенә берьюлы 4-5 агротехнологик алымны башкара торган җайланмалар да бар. Бүген Татарстанның агросәнәгать комплексының дәрәҗәсе югары һәм Татарстан бүген - Россия Федерациясендә сөт җитештерү буенча алдынгы төбәк, без ел саен 2,3 миллион тонна сөт җитештерәбез».

Студентлар, үз чиратында, закон чыгару тармагындагы эш белән кызыксынды. "Кичә Владимир Путин Санкт-Петербургта узган Россия Закон чыгаручылар советы утырышында хакимият – бүләк түгел, бу халык алдында, ил алдында, сиңа бу хакимиятне ышанып тапшырган кешеләр алдында җаваплылык. Бу ышанычны акларга кирәк", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук кешеләр белән даими элемтәнең мөһимлегенщ игътибар итте. "Депутатлар корпусы-сайлаучылар белән турыдан-туры элемтәдә булган алдынгы отряд. Кешеләрне тыңлый һәм ишетә белүчеләр генә хакимияткә - эшкә килергә тиеш. Син ихтирамлы, яхшы мөнәсәбәтләр үрнәге булырга, файдалы булырга һәм кешеләр өчен ярдәм формалары табарга тиеш. Кеше үз һөнәрен яратырга тиеш», - дип билгеләде Марат Әхмәтов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International