Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы М.Г. Әхмәтовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

2026 елның 1 мае, җомга, 00:01

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Сезне ихлас күңелдән Беренче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәм табигатьнең яңаруын һәм Ватаныбызның иминлеген һәм куәтен булдыручы хезмәт ияләренә карата тирән хөрмәтне чагылдыра. Беренче май төрле буын, милләт һәм һөнәр кешеләрен гаделлек, бердәмлек һәм татулык кебек үзгәрмәс кыйммәтләр нигезендә берләштерә.

Татарстанлыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республикабыз икътисад, фән, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында алдынгы урыннарны били. Яңа сынаулар шартларында вазгыятькә яраклашу һәм инновацион фикерләү, бер-береңә ярдәм итү һәм Ватанга тугрылык – алга таба үсешнең ышанычлы нигезе.

Бу бәйрәм көнендә хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге күрсәткән ветераннарыбызга, яшьләр белән үз тәҗрибәсен уртаклашкан остазларыбызга олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне һәм туган җиребез хакына яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим! Бәйрәм белән!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International