Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгы уңаеннан котлаулар

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе, 16:02

Дәүләт Советының 30 еллыгы уңаеннан Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга илнең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләреннән һәм төбәкләрнең закон чыгару җыелышлары рәисләреннән котлау телеграммалары килә.

Исегезгә төшерәбез, беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 1995 елның 30 мартында уза. Шуңа бәйле рәвештә, иртәгә узачак Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы турында» мәсьәлә каралачак. Әлеге мәсьәлә буенча докладны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итә.

Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси тормышындагы мөһим вакыйга белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыелышы рәисе Евгений Люлин, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае Рәисе Константин Толкачев, Пермь крае Закон чыгару Җыены Рәисе Валерий Сухих, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев котладылар.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, аерым алганда, Татарстанда шушы елларда ныклы хокукый үсеш нигезе барлыкка килүен ассызыклады. "Бергә системалы эшләүче закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең кыюлыгы һәм ихтыяр көче бөтен зур илебез өчен хас булган күп кенә проблемаларны хәл итүгә этәргеч булды, республиканы Россиянең иң алга киткән һәм матур төбәкләренең берсенә әверелдерде, - диелә Игорь Комаров телеграммасында.  -Без гражданнарның социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси тормышындагы иң актуаль мәсьәләләргә юнәлтелгән әлеге тырышлыкның нәтиҗәләрен үз күзләребез белән күрәбез. Татарстанның бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге статуслы чаралар үткәрү үзәгенә, теләсә нинди шартларда җиңү яуларга, алга барырга, яшәү өчен уңайлырак шартлар тудырырга сәләтле күпмилләтле, күп конфессияле, динамик рәвештә үсеп килүче илебезнең "визит карточкасына" әйләнүе очраклы түгел».

Игорь Комаров Дәүләт Советының барлык чакырылыш закон чыгаручыларына уңышлар теләде. Киләчәктә дә Татарстан чәчәк атуын дәвам итсен, республикада яшәүче һәм эшләүчеләр имин булсын диелә аның котлавында.   

Түбән Новгород өлкәсе закон чыгару җыелышы рәисе Евгений Люлин Фәрит Мөхәммәтшин адресына җибәрелгән телеграммасында Татарстан парламентының яңа тарихы Россия өчен яңа дәүләт һәм җәмгыять төзүнең бик катлаулы чорына туры килде дип билгеләп үтте. «Ул елларда һәр башлангыч яки инициатива уңышлы була алмаган.  Тәвәккәлләргә, үз көчеңә һәм үз язмышыңа ышанып алга барырга туры килгән, диелә аның телеграммасында. Ләкин сез барлык сынауларны да намус белән үттегез, профессионализмга һәм ныклык имтиханын уңышлы тапшырдыгыз».

Евгений Люлин әйтүенчә, бүген Татарстан Дәүләт Советы илнең сәяси, икътисадый һәм социаль тормышында тулы хокуклы һәм абруй казанучы дәүләт оешмасы. Татарстан парламенты Россия Закон чыгаручылар советы, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе эшендә актив катнаша. "Инициатива, иҗат, битараф булмау, кирәк булганда тәүлек буе диярлек эшли белү - бу сыйфатлар Татарстан парламентарийларына якташларының, төбәк коллегаларының һәм ил җитәкчелегенең хөрмәтен яуларга ярдәм итте», - дип ассызыклады Евгений Люлин.  Дәүләт Советы депутатларының киләчәктә дә үз сайлаучыларының ышанычын һәм өметләрен аклаячагына ышануын белдереп, Түбән Новгород парламенты җитәкчесе Татарстан Дәүләт Советының алда зур планнары барлыгын, шул исәптән төзелгән килешү кысаларында Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы белән уртак эш алып баруын билгеләп үтте. "Без сезне заманның күп кенә мөһим бурычларын хәл итүдә ышанычлы көрәштәшләр итеп күрәбез, - диелә телеграммада.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае Рәисе Константин Толкачев үзенең котлавында Татарстан парламентының республика һәм илнең Закон чыгару эшчәнлегенә керткән лаеклы өлешен билгеләп үтте. "Ирешелгән уңышларга югары профессионализм, республиканың социаль-икътисадый үсеше өчен тулы хокукый база булдыру, гражданнарның конституция хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү буенча барлык чакырылыш парламент депутатларының җайга салынган һәм конструктив эше нәтиҗәсендә ирешелде, - диелә телеграммада. - Татарстан һәм Башкортстан депутатларының күпьеллык парламентара хезмәттәшлеге федераль һәм төбәк законнары проектларын эшләүдә   карарлар кабул итүгә, тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга ярдәм итә".

Котлау телеграммасы шулай ук Пермь краеның закон чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухихтан да килде. "Бу елларда Татарстанның социаль-икътисадый үсешенең, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүнең ныклы хокукый базасы булдырылды, парламент традицияләре формалаштырылды, барлык дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнары һәм җәмәгатьчелек белән конструктив хезмәттәшлек булдырылды, - дип билгеләп үтте Валерий Сухих. - Бүген төбәк парламентлары оператив карарлар һәм көчләрне берләштерүне таләп итә торган махсус шартларда эшли".

Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы юллады, анда Татарстан Дәүләт Советы формалашу республика тарихында яңа бит, икътисад һәм социаль өлкәнең динамик үсеше, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүнең нигезе булуын ассызыклады. «Татарстан белән Удмуртияне күпьеллык дуслык һәм нәтиҗәле парламентара хезмәттәшлек бәйли, - дип ассызыклады Владимир Невоструев. - Ышанам ки, безнең мөнәсәбәтләр алга таба да ныгыячак, ә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарихы яңа карарлар һәм халык  файдасына яхшы инициативалар белән тулылануын дәвам итәчәк».

Чуваш Республикасы Дәүләт Советы рәисе Леонид Черкесов үзенең котлавында, узган дистә елда Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан республиканың ышанычлы үсешен тәэмин итә торган заманча хокукый база булдырылуын билгеләп үтте. "Без нәтиҗәле хезмәттәшлекне һәм күршеләр буларак ышанычлы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез, – дип билгеләп үтте Леонид Черкесов. - Тугандаш республикалар файдасына алга таба да конструктив хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез. Ирешелгән уңышлар яңа казанышлар өчен ышанычлы нигез булсын"».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International