Кукмара районында «Бердәм Россия» көне узды

2025 елның 4 апреле, җомга, 15:13

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара муниципаль районында эш сәфәрендә булды, анда ул «Бердәм Россия көне» партия проекты чараларында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укучылары белән очрашты, яшь гражданнарга паспортлар тапшырды, озак бергә гомер иткән юбилярларны котлады, сәнәгать мәйданчыклары эше белән танышты, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүче волонтерлар белән аралашты, шулай ук районның партия активы белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшинның район активы белән очрашуы район мәдәният йортында узды. Мәдәният йорты фойесында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча социаль контракт алган үзмәшгульләр ярдәме белән Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган «Геройлар гаиләләре» фотокүргәзмәсе эшләде.

Парламент җитәкчесе шушында ук мәдәният йортында СВО зонасына гуманитар йөкләр формалаштыруда һәм җибәрүдә катнашучы волонтерлар белән очрашты. Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк Кукмара районында «Кукмара сугышчан туганлыгы» (төркем составына әфган һәм чечен сугышларын узган хәрби хезмәткәрләр керә) һәм «Кукмара. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»  волонтерлык төркемнәре эшли башлаган. Шулай ук волонтерлык эшчәнлегендә Кукмара районының өлкән яшьтәге кешеләре дә актив катнаша. Бүгенге көнгә активистлар, волонтерлар төркемнәре, район халкы, предприятиеләр тарафыннан махсус хәрби операция зонасына 565 тоннадан артык гуманитар ярдәм  җибәрелгән.

Волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, бияләй һәм оекбашлар бәйлиләр, коры ашлар әзерлиләр,  кул токмачы кисәләр, кирәкле продукция, гигиена әйберләре җыялар. Барлыгы  гомуми бәясе 120 млн сумлык 165 гуманитар йөк оештырылган. Район башлыгы Сергей Димитриев шәхсән үзе СВО зонасына гуманитар йөкне өч тапкыр озатып барган.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны ачып, республиканың муниципаль берәмлекләрендә «Бердәм Россия көннәре»н үткәрү инде күркәм традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте. «Әлеге партия проектлары аша без халкыбызның мәсьәләләрен хәл итәбез, юл төзелеше, социаль тәэмин итү буенча фикер алышабыз, әмма яңа сайлау кампаниясе алдыннан әлеге очрашулар аеруча әһәмиятле, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Сентябрьдә Татарстанда ТР Рәисен сайлаулар узачак, моннан тыш, 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайларга туры киләчәк. Безгә яхшы депутатлар корпусын формалаштырырга, шулай ук партия активының санын арттырырга кирәк» .

Фәрит Мөхәммәтшин район халкына активлыклары өчен рәхмәт белдерде. «Кукмара районы – республикабызның алдынгы районнарының берсе. Күп кенә социаль объектлар төзелә, киләсе уку елына Кукмарада яңа мәктәп ачыла, болар барысы да шатландыра , – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Бүген районда «Бердәм Россия» партиясе активының вәкиллекле делегациясе эшли, муниципалитетларыбызның йөзен үзгәртә торган партия проектларының эшен өйрәнәбез. Күп кенә партия проектлары гражданнар сорауларыннан чыгып гамәлгә ашырыла. «Бердәм Россия»  – республикабыз үсеше өчен бергәләп эшләп, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле сәяси партия ул. Мин район халкына һәм җитәкчелегенә Татарстанның икътисады һәм социаль өлкәсе үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәтлемен».

Бүген көн дәвамында Кукмара районында «Сәламәт киләчәк», «Яңа мәктәп», «Эшмәкәрлек», «Кече Ватан мәдәнияте», «Ныклы гаилә» партия проектларын гамәлгә ашыру кысаларында мәйданчыклар эшләде, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган интеллектуаль квиз,  махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм кысаларында чаралар үткәрелде, мәдәният учреждениеләренең социаль челтәрләрен алып бару буенча семинар, «Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирүне интеграцияләү: каршылыклар, стратегияләр, перспективалар» темасына түгәрәк өстәл  оештырылды. «Бердәм Россия көне» кысаларында Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров партиянең җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте.

Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин район активистларына партия билетлары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International