Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара районы предприятиеләрендә булды

2025 елның 4 апреле, җомга, 13:05

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмарага эшлекле сәфәре кысасында районның сәнәгать предприятиеләрендә булды. Ул, аерым алганда, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләрен җитештерүче “Рамазан икмәге” сәнгать паркы эше белән танышты, шулай ук таш эшкәртү заводы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән аралашты.

Хәзерге вакытта икмәк комбинаты 70тән артыграк  төрдә ризык җитештерә. Предприятие аена 900 тоннадан күбрәк продукция эшләп чыгара. Продукциясе Татарстан һәм Киров өлкәсендә 500дән артыграк кибеттә сатыла. Хәзерге вакытта икмәк комбинатында 72 кеше хезмәт куя.

Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин Кукмараның “Мастер и камень”. Индустрия” таш эшкәртү заводына сугылды. Шәһәр казнасына иң күп акча кертүче предприятиеләрнең берсе бу. Биредә, блоктан алып, әзер эшләнмәгә кадәр, продукция җитештерүнең тулы циклы җайга салынган.

Завод территориясе тимер юллар янында урнашкан, бу блокларны Россия карьерларыннан тимер юл транспорты белән китерергә мөмкинлек бирә. Төп материаллары – Россия чыганакларыннан (Карелия, Урал, Ленинград өлкәсе), Казахстан, Финляндия, Һиндстан карьераларыннан чыгарылган гранит. Гадәти булмаган табигый рәсемле ташларның сирәк очрый торган төрләре – Бразилиядән, ак мәрмәр – Грециядән, аксыл һәм коңгырт төстәгеләре – Испаниядән, травертин – Италиядән кайтартыла.

Компания гранит һәм мәрмәрдән әзер продукцияләр  тәкъдим итә – һәйкәлләр һәм постаментлар, мемориаллар һәм монументлар, барельефлар, мозаика паннолары, баскычлар һәм балюстрадалар, гранит тышлау плитәләре, тротуар плитәләре, гранит брусчатка, кухня өстәлләре, тәрәзә төпләре, каминнар һ.б. продукция бөтен Россия буенча – Татарстан, Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Самара һәм Ленинград өлкәләренә  шәхси клиентларга да,  эре клиентларга да сатыла.  Продукция сату күләме, төзелеш заказларыннан тыш, аена 1000 һәйкәл тәшкил итә. Гомумән алганда, аена 10000 кв. м. әзер продукция чыгарыла.

Сүз уңаеннан, Казанның Ирек мәйданында Владимир Ильич Ленин һәйкәлен реконструкцияләүдә нәкъ менә Кукмара таш эшкәртү заводы эшләнмәләре кулланылган.

Җитештерүгә инвестицияләр 1 млрд сум тәшкил иткән. Хәзерге вакытта компаниядә 210 кеше эшли.

Исегезгә төшерәбез, бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара районында эш сәфәрендә, анда ул «Бердәм Россия көне» партия проекты чараларында катнаша. Районда медицина тикшерүләреннән һәм гражданнарны кабул итүдән алып практик семинарларга һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә кадәр төрле тематикадагы 12 мәйданчык җәелдерелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International