Яшь парламентарийлар яшь гаиләләргә социаль ярдәм турындагы тәкъдимнәр турында фикер алыштылар

2025 елның 4 апреле, җомга, 16:16

Бүген Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының өченче утырышы узды, анда республиканың социаль әһәмияткә ия законнарына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәр, шулай ук регламент мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Утырышны ачып, Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев республика яшьләр хәрәкәте активистларына һәм яшьләр парламенты волонтерларына Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда һәм илтеп җиткерүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. "Иртәгә чираттагы ярдәм йөген җибәрәбез, - диде ул. - Барыгызга да ярдәмчел булуыгыз һәм инициативаларыбызны хуплавыгыз өчен рәхмәт".

"ТРда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне карап, Яшьләр парламенты әгъзалары республика шәһәрләрендәге сәүдә үзәкләре, сырхауханәләр һәм мәктәпләр янында күп балалы гаиләләр өчен махсус парковка урыннары булмауга игътибар иттеләр. Түләүле парковкаларның гамәлдәге кагыйдәләре күп балалы гаиләләр әгъзалары өчен ташламалар күздә тотмый, бу аларны өстәмә чыгымнар тотарга яки уңайсыз урыннарда парковкаларга мәҗбүр итә, дип билгеләп үттеләр алар һәм күп балалы гаиләләргә түләүле парковкалар зоналарында автотранспортны бушлай урнаштыру хокукын бирергә тәкъдим иттеләр.

Шул ук канунны яшьләр парламенты әгъзалары яңа туган сабыйлар өчен бүләк җыелмаларын бер мәртәбә бирү турындагы пункт белән тулыландырырга тәкъдим итә.

Яшь парламентарийлар шулай ук балигъ булмаганнарның сәламәтлегенә, физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында республика законына үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттеләр. Бу чаралар белән балаларның букмекерлык контораларында һәм тотализаторларда, шулай ук тәмәке тарту урыннарында булуы тыела.

Яшьләр парламенты карары белән каралган тәкъдимнәр Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетына җибәрелде.

Утырышта шулай ук Яшьләр парламенты әгъзалары эшчәнлеген мониторинглау системасы турындагы нигезләмә проекты һәм "Юридик клиника" проектын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International