Йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре темпы 2021 елда да сакланачак

2020 елның 20 октябре, сишәмбе, 17:14

Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы узды, анда республика бюджеты турында закон проекты каралды. "Ачык ишекләр көне" кысаларында утырышка Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының профильле комиссияләре рәисләре дә чакырылган иде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

2021-2023 елларга республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразын икътисад министры урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, алдагы елларда федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә уздырыла торган чаралар төзелеш секторының тотрыклы үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Сүз, аерым алганда, ипотека кредитларын бирүне алга таба үстерү, социаль объектларны, иҗтимагый инфраструктураны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, административ киртәләрне киметү һәм төзелеш таләпләрен гамәлдән чыгару, азкатлы индивидуаль төзелешне алга таба үстерү чараларын законнар дәрәҗәсендә беркетү турында бара.

«2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Алексей Шишкин тәкъдим итте.

“Торак-коммуналь хуҗалык” бүлеге буенча чыгымнар турында әйткәндә, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны финанслау өчен 1,4 млрд. сум, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү чараларын тәэмин итүгә - 108,8 млн. сум акча җибәрү планлаштырыла, шул исәптән Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбеннән - 71,7  млн.

Парклар һәм скверлар төзү һәм төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыруга 1,7 млрд. сум каралган.

Фикер алышу барышында Комитет рәисе Александр Тыгин муниципалларны «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру буенча контрольне көчәйтергә чакырды, аны киләсе елда финанслау, һичшиксез, дәвам итәчәк.

"Без иҗтимагый киңлекләр мәдәнияте планкасын шундый югары күтәрдек ки, кешеләр үз ишегалларында, ким дигәндә, шундый ук шартлар булдырырга тели. Бернинди кыенлыкларга да карамыйча, республика Президенты шул ук күләмдә акча бүлеп бирә», - диде Александр Тыгин.

Комитет әгъзалары «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын хуплады.

Комитет карарында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кайбер тәкъдимнәр санап үтелде, аерым алганда, сүз шәһәрләрнең һәм җирлекләрнең коммуналь һәм инженерлык инфраструктурасын, транспорт инфраструктурасын модернизацияләү чараларын, шулай ук яшәү өчен яраксыз булган торак фондының киметүгә, республикада торак фондын реновацияләү механизмын кертү юлы белән авария хәлендәге торак фонды барлыкка килүен булдырмый калуга юнәлдерелгән чараларны финанслау турында бара.

Аннары парламентарийлар ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тәкъдим иткән «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» законга үзгәрешләр кертү турында ТР законы проектын карадылар. Документ Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нигезләмәләренә туры китерү максатларында әзерләнгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Ачык ишекләр көне» кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары вәкиллекле органнарының профильле комиссияләре рәисләренә республика парламенты эшчәнлеге турында сөйләде. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин чарада катнашучыларны депутатларның игътибар үзәгендә булган төп мәсьәләләр һәм муниципалитетларның депутат корпусы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге белән таныштырды.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасында "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев сайлаучыларның наказларын тормышка ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде һәм муниципаль депутатларны бу мәсьәләгә урыннарда аеруча игътибар итәргә чакырды.

Парламентарий искә төшергәнчә, 2019 елда ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе вакытында "Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан "Минем депутат" проекты эшләтеп җибәрелгән. Республика халкыннан 8,5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән.

Камил Садриев сүзләренә караганда, наказларны гамәлгә ашыру эшенә яңа сайланган җирле советлар депутатларын җәлеп итәргә кирәк. Мөрәҗәгатьләр тематикасына анализ ясасак, наказларның күпчелек өлеше төзекләндерүгә (24,6%) һәм торак-коммуналь хуҗалыгына (18%) кагыла.

"Гражданнар үтенече белән эшләү системалы булырга тиеш һәм бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел", - дип йомгаклады ул.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International