Дәүләт Советында экология, авыл һәм сәнәгать туризмын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 26 феврале, җомга, 13:39

Бүген Дәүләт Советында “Татарстан Республикасында экологик, авыл һәм сәнәгать туризмын үстерү” дигән түгәрәк өстәл узды. Аны ТЯГ депутат төркеме һәм “Татарстан - яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте оештырды. 

Туристлык мәсьәләләре турында фикер алышу биш юнәлеш буенча барды: экотуризмны үстерү трендлары, экологик проблемалар, авыл туризмын оештыру, сәнәгать туризмы һәм актив ял оештыру. "Түгәрәк өстәл" модераторы булып ТЯГ иҗтимагый хәрәкәт башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова чыгыш ясады.

"Казанга гына да ел саен 3 млн. турист килә, ә инде дөнья практикасын алсак, күп кенә Европа илләрендә туризм тармагы бюджет барлыкка китерүчеләрдән санала, - дип ассызыклады "ТЯГ" депутат төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов, утырышны ачып, - безнең илдә һәм республикада туризм үсә, әмма бу процессны аккумуляцияләгән драйвер җитми. Бездә бу юнәлештә эшләү өчен мөмкинлекләр зур".

Артур Габделҗанов әйтүенчә, республика әлегә авыл, экология һәм сәнәгать туризмын үстерүдә артта кала. Әлеге юнәлешләрдә концентрация социаль-икътисадый үсешнең яңа векторын булдырачак, яңа эш урыннары оештырачак, эшкуарлык үсеше, хезмәт ресурсларын һәм белгечләрне җәлеп итү өчен этәргеч булачак, традицияләр һәм һөнәрчелек үсешенә уңай йогынты ясаячак, дип ышана “ТЯГ” депутат төркеме җитәкчесе.

Татарстанда туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру һәм 2021 елга туризм тармагы бурычлары турында Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде. Якын араларга төп бурыч буларак, ведомство туристлар агымын арттыруны, шулай ук вакыйгалы туризм үзәге буларак Татарстан брендын формалаштыруны куя. Моннан тыш, Сергей Иванов фикеренчә, шифаханә-курорт туризмы блогын көчәйтергә кирәк. Хәзерге вакытта бу аеруча актуаль, бигрәк тә COVID кичергән кешеләр өчен.

Түгәрәк өстәл эшендә катнашучылар фикеренчә авыл туризмын үстерү проблемаларын хәл итү өчен дәүләт ярдәме һәм гамәлдәге законнарны камилләштерү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтүенә караганда, хәзерге вакытта авыл туризмын үстерү өчен республика бюджеты хисабына фермерларга грант ярдәме күрсәтелә. Бу өлкәдә төп мәсьәләләрнең берсе - инфраструктураны үстерү.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев экологик туризмны үстерү өчен норматив база булдыру мәсьәләләренә тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советында экологик һәм авыл туризмының сынау проектын эшләү буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән ведомствоара эшче төркем төзелгән, аны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли. Эш төркеме әгъзалары проектка кергән берничә муниципаль районны йөреп чыккан. Проблемалар бар җирдә дә уртак: мәдәни-тарихи объектлар потенциалы җитәрлек дәрәҗәдә гамәлгә ашырылмаган, тулаем туристлык инфраструктурасының үсеш дәрәҗәсе түбән, танылган бренд булмау, туризм өлкәсендә квалификацияле кадрлар җитмәү, инвестицияләр күләме җитәрлек булмау, туризм өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләүче авыл җирлегендә яшәүчеләргә ярдәм итүнең махсус программалары булмау.

Шуңа да карамастан, республикада авыл территорияләрендә гамәлгә ашырылган проектларның үрнәк мисаллары бар инде. Шундый проектлар арасында Таһир Һадиев Ямаширмә авылында Әхмәт Котдусовның ел саен 8 меңгә якын кеше йөри торган "Татар страусы" фермасын, шулай ук Арча районында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе булган "Тревел Эндвок" компаниясе проектын атады (проект ел саен 10 меңнән артык туристны җәлеп итә). «Аларның уңышлы эшчәнлеге туристлар санының ел саен 10-15 %ка артуын тәэмин итә», - дип басым ясады депутат.

Таһир Хадеев әйтүенчә, иң мөһиме  - туристларны үз районнарына җәлеп итүдә, туризм өлкәсендә бизнес үсешендә кызыксынучы кешеләрне табу. Һәр территориядә эчке туризмнар агымын булдыру. «Монда аеруча Саба районы тәҗрибәсен билгеләп үтәсем килә, анда эшләнгән туристик маршрутлар башта район халкы тарафыннан сынап каралды», - диде профильле комитет рәисе урынбасары.

«Татарстанның авыл җирлеге бик күптөрле, әмма хәзерге вакытта авыл территорияләре төшенчәсенең канун ягыннан ныклыгы юк, - дип дәвам итте депутат, - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 14 июлендәге 717 номерлы ведомство максатчан программасы расланды, шул ук вакытта әлеге программаларда авыл туризмы авылда эшчәнлек төре буларак кермәгән».

«Без әле юлның башында гына, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, фикер алышуга йомгак ясап, - закон чыгару характерындагы киртәләр бар. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы җирләрен авыл туризмы белән бәйле рәветә үзгәртү процессы федераль Шәһәр төзелеше кодексы нигезләмәләре аркасында кыенлаша. Әмма авыл туризмын үстерү - перспективалы эш».

«Түгәрәк өстәл» эшендә республиканың закон чыгару  һәм башкарма хакимияте органнары, мәгариф һәм фәнни учреждениеләр, иҗтимагый берләшмәләр, туристлык бизнесы вәкилләре, муниципаль берәмлекләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, блогерлар катнашты.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар республикада туризм үсешен хокукый, оештыру-методик, кадрлар, финанс һәм мәгълүмати-консультация белән тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар комплексын эшләргә тәкъдим иттеләр. «Түгәрәк өстәл» резолюциясендә билгеләнгән тәкъдимнәр арасында - эчке туризмның интерактив картасын булдыру, туризмны үстерү өчен җаваплы җирле үзидарә органнары белгечләре, авыл кунак йортлары хуҗалары, шулай ук авыл һәм экология туризмы өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен еллык максатчан семинарлар уздыру, эчке туризмның торышын һәм потенциалын комплекслы өйрәнү, «юл йөртүче» һәм экологик, авыл һәм сәнәгать туризмын үстерү программалары турында белешмәләрнең мәгълүмати базаларын булдыру, эчке туризм оешмалары реестрын булдыру һәм башкалар.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International