2023 елда консолидацияләнгән бюджет керемнәре 565 млрд сумнан артык тәшкил итте

2024 елның 27 мае, дүшәмбе, 13:25

2023 елда республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары бүген Дәүләт Советында узган Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды.

"2023 ел республика өчен начар булмады, – дип билгеләп үтте Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, утырышны ачып, –- бюджет ел саен үз алдына куя торган төп бурыч – икътисадны үстерү һәм социаль өлкәне финанслау. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты үсеше 3,6% тәшкил итте, төп капиталга инвестицияләр үсеше – 11% тан артык, уртача хезмәт хакы 13% ка артты. Керемнәр  һәм чыгымнар буенча расланган саннар белән чагыштырганда 7,5% һәм 10% ка арткан".

Леонид Якунин республика Хөкүмәтенә, шулай ук кече, урта һәм эре бизнес вәкилләренә рәхмәт белдерде, алар, санкцияләргә карамастан, логистик элемтәләрне үзгәртә һәм импортны алмаштыру мәсьәләләрен хәл итә алганнар, һәм бу икътисад үсешенә уңай йогынты ясаган. Шуның ярдәмендә барлык социаль бурычлар тулысынча финансланган.

Республика финанс министры урынбасары Алексей Шишкин билгеләп үткәнчә, 2023 елда консолидацияләнгән бюджетның керем өлешенә 565,7 млрд сум, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 481,1 млрд. сум күчерелгән.

Татарстан Республикасы бюджетының керем өлеше 486,8 млрд.сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 407,1 млрд. сум. Салым керемнәрендә иң зур күләмлесе – табышка салым, ул 2023 елда рекордлы суммада 182,9 млрд.сумга кертелгән. Физик затларның керемнәренә салым консолидацияләнгән бюджетка – 141,5 млрд.сум, республика бюджетына – 96,9 млрд. сум күләмендә кертелгән. "Салым керүнең уңай динамикасына икътисадта уртача хезмәт хакы үсеше йогынты ясады", – дип басым ясады Алексей Шишкин. 

Федераль бюджеттан кайтарылмый торган керемнәр суммасы 76,3 млрд. сум тәшкил иткән. Барлык кергән федераль акчалар максатчан һәм үз билгеләнеше буенча юнәлдерелгән.

2023 елда консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 589,4 млрд.сум тәшкил итте, республика бюджеты буенча – 510,2 млрд. сум. Аерым алганда, «Илкүләм икътисад» бүлеге буенча чыгымнар 169,4 млрд.сум күләмендә үтәлгән (консолидацияләнгән бюджет буенча – 178,2 млрд. сум), шул исәптән авыл хуҗалыгын финанслауга 16,8 млрд. сум юнәлтелгән. Социаль өлкәне финанслауга чыгымнар консолидацияләнгән бюджетта 322 млрд. сум тәшкил иткән (бюджетның барлык чыгымнарының 55%), республика бюджетында – 248,7 млрд.сум.

Татарстан Республикасының дәүләт бурычына килгәндә, аның күләме узган ел йомгаклары буенча 125,7 млрд.сум тәшкил иткән. Бу күләмнең 90% тан артыгы  –  озак вакытлы нигездә үзгәртеп корылган федераль бюджет кредитлары.

2023 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше керемнәр буенча 71,7 млрд.сум, чыгымнар буенча 72,2 млрд. сум тәшкил иткән.

Бүген комитет утырышында ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Документ Россия Президентының мөрәҗәгатен һәм йөкләмәләр исемлеген үтәү кысаларында эшләнгән, аңа ярашлы рәвештә, быелның 1 мартыннан башлап, 100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда (шәһәрләр, район үзәкләре, поселоклар, авыллар) яшәүче педагоглар өчен сыйныф җитәкчелеге өчен айлык өстәмә түләү 10 мең сумга кадәр арта. Чөнки сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр күләме дифференциальләштерелә (100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар өчен элеккеге күләмдә кала – 5 мең сум, ә 100 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктлар өчен – 10 мең сумга кадәр арттырылган), муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына республика бюджетыннан субвенцияләр күләмен исәпләү методикасына үзгәрешләр кертелә. "Түләүләр федераль бюджеттан финансланачак", – дип белдерде Леонид Якунин.

Комитет утырышында депутатлар шулай ук 2024 елның беренче кварталында ТР бюджеты һәм ТММИ бюджеты үтәлеше турындагы хисапларны, 2023 елда республика Хисап палатасы эшчәнлеге турындагы хисапны карадылар һәм быелның өченче кварталына эш планын расладылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International