Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды

2024 елның 27 мае, дүшәмбе, 17:53

Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда депутатлар республикада мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру, һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру, профильле укыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кабул итү турында сүз барды.

Министрлар Кабинетының 2023 елда республикада мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турындагы докладын мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин тәкъдим итте. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, узган ел мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче өч федераль һәм дүрт республика дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруда катнашкан. Аларны гамәлгә ашыру ярдәмендә 66 авыл мәктәбенең һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 5 мәктәпнең матди-техник базасын яңарту, ә 40 белем бирү учреждениесендә цифрлы белем бирү мохитен кертү мөмкин булган. Моннан тыш, программаларны гамәлгә ашыру кысаларында ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә ярдәм итүче консультация үзәкләре челтәре булдырылган, Яшел Үзән районының 1 нче лицее базасында Мәктәп Кванториумы ачылган.

Министр урынбасарының мәгълүматын профильле комитет әгъзалары игътибарга алды. Тулырак доклад Дәүләт Советының якынлашып килүче утырышында тәкъдим ителәчәк. 

Һөнәри юнәлеш бирү эше, профильгә әзерлек һәм профильле укыту турында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде. 2023 елдан Татарстанда 2030 елга кадәр профильгә әзерлек һәм профильле укыту системасын үстерү концепциясе тормышка ашырыла. Һәр муниципаль берәмлектә һәм шәһәр округында һөнәри юнәлеш бирү буенча муниципаль программалар эшләнгән. Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында республикада укучыларның иртә һөнәри юнәлеш алуына юнәлдерелгән берничә проект гамәлгә ашырыла: «ПроеКТОрия», «Киләчәккә билет», «Мәктәп бизнес-старты», «Абилимпикс» һәм башкалар.

Минзәлия Закирова билгеләп үткәнчә, яңа уку елыннан «Технология» фәненең исеме үзгәрәчәк. Ул хәзер «Хезмәт (технология)» дип аталачак, ә предмет кысаларында һәр бүлектә «Һөнәрләр дөньясы» темасы барлыкка киләчәк.

Комитет утырышында республиканың мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кабул итү мәсьәләләре турында аерым фикер алыштылар. «Хәзерге вакытта 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге ике йөз меңнән артык бала ике меңгә якын балалар бакчасына йөри. Бу ел башына без тиешле яшь категориясендәге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү   мөмкинлеген 100% тәэмин итә алдык», – дип билгеләп үтте Минзәлия Закирова.

Балалар бакчаларын тулыландыру ел саен барлык муниципаль районнарда 1 июньнән 30 августка кадәр, Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Яшел Үзән районында - 1 апрельдән 30 августка кадәр уза.

Быел республика бюджеты хисабына 2120 урынга исәпләнгән 10 балалар бакчасы төзелә (Казанда 3 балалар бакчасы, Питрәч һәм Лаеш районнарында 2шәр, Биектау, Яшел Үзән һәм Апас районнарында 1әр балалар бакчасы). "Питрәч, Лаеш районнарында, шулай ук Казанның «Весна» торак комплексында балалар бакчаларына чират саклана. Бу интенсив торак төзелеше белән бәйле", – дип аңлатты Минзәлия Закирова.

Фикер алышу кысаларында депутатлар Айрат Зарипов, Людмила Рыбакова, Нияз Гафиятуллин, Раил Шәмсетдинов, Рима Мөхәммәтшина, Рамил Төхвәтуллин укытучыларга грант ярдәме, профессиональлек программасы һәм тулай торак төзү, ятим балалар өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү, мәктәп психологлары эше, шулай ук авыл мәктәпләренең матди-техник торышы белән кызыксындылар мәктәпләр.

Бүген депутатлар халык сәнгать кәсепләре турындагы закон проектын, шулай ук вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр, мәгариф турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, халык сәнгать кәсепләре турында закон проекты белән халык сәнгать кәсепләре традицион булган урыннарны дәүләт реестрында теркәү процедурасы кертелә, ул күрсәтелгән урыннарны тулы һәм структуралы исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсепләре осталары реестрын осталар турында мәгълүматлар туплаган мәгълүмат системасын алып бару закон нигезендә беркетелгән. Бүгенге көндә Татарстан реестрында 79 оста исәпләнә. 

Башка ике закон проектын эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү һәм редакцион үзгәрешләр кертү кирәклеге белән бәйле.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International