Игътибар үзәгендә - мәгарифне үстерү мәсьәләләре

2024 елның 13 августы, сишәмбе, 16:29

Бүген иҗтимагый ярдәм штабында Татарстан Республикасында мәгариф системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда Дәүләт Советы депутатлары һәм тармак  министрлыгы, төрле ведомство вәкилләре катнашты. Утырышны "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева алып барды.

Алсу Нәбиева үзенең кереш сүзендә Татарстанда бу атна мәгариф мәсәләләре буенча халыкны кабул итүгә багышлана дип белдерде. “Республикада укыту сыйфатының югары стандартлары актив кертелә. Безнең мәгариф системасы ул традицион һәм заманча укыту алымнарын үз эченә алган бердәм яссылык”,- диде ул. 

1 сентябрьгә республикада 8590 урынга исәпләнгән 8 яңа мәктәп ачу планлаштырыла, 2200 урынга исәпләнгән 10 балалар бакчасы төзү каралган.

Депутат сүзләренә караганда, максатчан уку программасына да үзгәрешләр кертелде. 2024 елның 1 маеннан Россия Федерациясе хөкүмәте карары үз көченә керде. Ул Россиядә максатчан белем бирү системасын һәркемгә ачык итә һәм һәр абитуриентка анда катнашырга мөмкинлекләр ача. Эш бирүчеләрнең тәкъдимнәре белән «Работа в России» порталында танышырга мөмкин. 2024-2025 уку елы алдыннан Татарстандагы эш бирүчеләр порталда 1585 вакансия бастырган.

Утырышта катнашучыларга республикада мәгариф системасының кадрлар потенциалын үстерү турында Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина сөйләде.

Аның әйтүенчә, хәзер республиканың мәгариф системасында 77 меңнән артык хезмәткәр эшли, шуларның 32 меңнән артыгы укытучылар. Укытучы булып асылда хатын - кызлар эшли - 89%, ир-атлар - 11%. Төп проблема итеп Гүзәл Гатауллина педагогик кадрлар җитмәүне атады. Агымдагы уку елына безнең мәктәпләргә  2300гә якын укытучы кирәк. Аеруча башлангыч сыйныф, математика, рус теле, физика, химия, чит тел укытучыларына ихтыяҗ зур. Гүзәл Гатауллина әйтүенчә, педагогик кадрлар җитмәү проблемасы Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә, шулай ук Лаеш һәм Түбән Кама районнарында нык сизелә.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец мәгариф системасында балалар хокукларын яклауга кагылышлы мөрәҗәгатьләр турында сөйләде.

«2024 елның беренче яртысында 829 мөрәҗәгать кергән, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9% ка күбрәк. Беренче урында баланың гаиләгә һәм гаилә бәйләнешләренә хокукын гамәлгә ашыруга кагылышлы мөрәҗәгатьләр. Икенчесе - баланың белем алуга  хокуклары, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту, балалар бакчаларында урын булмау турындагы мөрәҗәгатьләр, аннары мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында килеп чыккан конфликтлар буенча  шикаятьләр", - дип билгеләде Ирина Волынец.

ТР Мәгарифне үстерү институты проректоры Лариса Шәмсетдинова  республикада гамәлгә кертелә торган мәгариф системасы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүдәге инновацион алымнарга кыскача анализ ясады.

Утырышта шулай ук КФУның психология һәм мәгариф институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Шамил Шәймарданов һәм Казанның Киров районындагы 182нче политехник лицей директоры Руслан Дуженков чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International