Россия Федерациясе дәүләт гербы

Государственный герб Российской Федерации  

Россия Федерациясе дәүләт гербы дүртпочмаклы, аскы почмаклары түгәрәкләнеп, аскы ягы очланып торган, каурыйлары кабарган канатларын югары күтәргән икебашлы алтын бөркет сурәтләнгән кызыл геральдик калканнан гыйбарәт. Бөркеткә тасма белән тоташтырылган ике кечкенә таҗ һәм алар өстенә урнаштырылган бер зур таҗ киертелгән. Бөркетнең уң аягында – скипетр, сул аягында – держава. Бөркетнең күкрәгендәге кызыл калканда – зәңгәр япма ябынган, көмеш атка атланган һәм атның аяк астында чалкан ятучы кара аҗдаһага көмеш сөңге кадаган көмеш җайдак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International