Закон проекты эшенең еллык якынча планы

2026 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы

 

т/б

Проектның исеме

Закон чыгару инициативасы хокукы субъекты

Проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим итү срогы

1. Дәүләт корылышы

1.

«Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Балтач муниципаль  районы» муниципаль берәмлегенең  һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен  билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты (Норма, Сасна авыл җирлекләре һәм «Балтач шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртү өлешендә)

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Советы

I квартал

 

2.

«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Боерган тимер юл разъезды поселогын бетерү һәм «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советы

II квартал

 

3.

«Татарстан Республикасы халкын һәм территориясен табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы законы проекты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары М.И. Галиев, А.А. Чубаров

II квартал

 

4.

«Арча муниципаль районының «Арча шәһәре» һәм «Иске Кырлай авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Советы

III квартал

 

5.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары  проекты (Татарстан Республикасы законнарына туры китерү өлешендә)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты

III квартал

6.

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты (Татарстан Республикасы Сайлау кодексының, «Татарстан Республикасы референдумы турында» Татарстан Республикасы Законының һәм «Җирле референдум турында» Татарстан Республикасы Законының аерым нормаларын «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль закондагы үзгәрешләргә туры китерү өлешендә)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты,

Татарстан Республикасы  Үзәк сайлау комиссиясе

IV квартал

2. Икътисадый сәясәт

7.

«Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты (уңайсыз метеорология шартларында атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгарып ташлауларны киметү чараларын үткәрү өлешендә федераль законнарга туры китерү максатыннан)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты  

I квартал

8.

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты (Татарстан Республикасы Җир кодексының, Татарстан Республикасы Экология кодексының һәм «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында» Татарстан Республикасы Законының аерым нигезләмәләрен җирләрне инвазив (чит) үсемлекләрнең куркыныч төрләре таралудан яклау өлешендә федераль законнарга туры китерү максатыннан)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты  

I квартал

9.

«2025 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» Татарстан Республикасы законы проекты

Татарстан Республикасы  Рәисе

II квартал

10.

«2025 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» Татарстан Республикасы законы проекты

Татарстан Республикасы  Рәисе

II квартал

11.

«Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты (федераль законнарга туры китерү өлешендә)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты

III квартал

12.

«2027 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары  үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында» Татарстан Республикасы законы проекты

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты

III квартал

13.

«Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты (Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен федераль законнарга туры китерү өлешендә)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты 

IV квартал

14.

«Муниципаль милектәге мөлкәтне бүлешүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты (муниципаль берәмлекләр арасында бүленергә тиешле мөлкәт төрләрен билгели торган нормаларны төгәлләштерү өлешендә)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты

IV квартал

15.

«2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты

Татарстан Республикасы Рәисе

IV квартал

16.

«2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты  

Татарстан Республикасы Рәисе

IV квартал

3. Социаль сәясәт

17.

«Инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен (һөнәрләрне) резервлау хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты (Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен федераль законнарга туры китерү өлешендә)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты

I квартал

18.

«Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты (Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен федераль законнарга туры китерү өлешендә)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты

I квартал

19.

«Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турында» Татарстан Республикасы законы проекты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты 

II квартал

20.

«2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына  Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирүнең уку-укыту программаларын  гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты

III квартал

21.

«2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына  Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты

III квартал

22.

«Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты (Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен федераль законнарга туры китерү өлешендә)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты

IV квартал

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International