Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уникенче утырышы

Утырышның көн тәртибе проекты

  1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

  2. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне сайлау турында.

  3. Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе әгъзаларын – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләрен сайлау турында.

  4. «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану хакында» 80-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

  5. «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 78-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

  6. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 107-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

  7. «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законының 15 статьясына үзгәреш кертү хакында» 105-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

  8. «Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 16 статьясына үзгәреш кертү хакында» 106-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

  9. «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 10 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 103-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

  10. «Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча гражданнарның торак урыннары алу хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 104-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

  11. «Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына билгеләп кую өчен кандидатура килештерү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану хакында» 101-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында.

  12. «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында» 2020 елның 11 июнендәге 457-VI ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

  13. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматы.

  14. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга территориаль иҗтимагый җирле үзидарәләргә ярдәм күрсәтү үзенчәлекләрен билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 983291-7 номерлы федераль закон проекты турында.

  15. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында (товарларны күзәтеп торуның илкүләм системасын төзү турында)» 991147-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

  16. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына файдалануы Россия Федерациясенең мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау турындагы законнары нигезендә чикләнергә тиешле мәгълүматтан, мәгълүмат ресурсларыннан файдалануны бетерү һәм (яисә) чикләү тәртибен бозган өчен җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 989758-7 номерлы федераль закон проекты турында.

  17. «Хәрби хезмәт, эчке эшләр органнарында, Дәүләт янгынга каршы хезмәтендә, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшереп тору органнарында, җинаять-үтәтү учреждениеләрендә һәм органнарында, Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтендә хезмәт узган затларны һәм аларның гаиләләрен пенсия белән тәэмин итү турында» 1993 елның 12 февралендәге 4468-1 номерлы Россия Федерациясе Законына хәрби хәрәкәтләр ветераннарының аерым категориясенә пенсия исәпләгәндә хезмәт хакы белән тәэмин ителешне 100 процент күләмендә билгеләү өлешендә үзгәреш кертү хакында» 990051-7 номерлы федераль закон проекты турында (хәрби хәрәкәтләр ветераннарының аерым категорияләренә пенсия исәпләү хакында).

  18. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына вакыты чыккан бурычны кайтаруга юнәлдерелгән гамәлләр кылганда физик затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү хакында» 992248-7 номерлы федераль закон проекты турында.

  19. «Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында» 993419-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

  20. «Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә «Яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләренә дәүләт ярдәме турында» Федераль законның 4 статьясына үзгәреш кертү һәм «Россия Федерациясендә дәүләт яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре турында» Россия Федерациясе Югары Советы карарының үз көчен югалтуын тану хакында» 993434-7 номерлы федераль закон проекты турында.

  21. «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законга пациентның яисә аның законлы вәкиленең язмача ризалыгы белән иренә (хатынына), якын туганнарына һәм гаиләнең башка әгъзаларына йә башка затларга пациентның сәламәтлеге турында мәгълүмат, медицина документларын да кертеп, бирүне, шул исәптән пациентның үлеменнән соң да, тәэмин итү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 987162-7 номерлы федераль закон проекты турында.

  22. «Россия Федерациясе Торак кодексын гамәлгә кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 971562-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе Торак кодексының махсус счетта капиталь ремонт фондын формалаштыру алымын үзгәртү тәртибен билгели торган нигезләмәләрен туктатып тору өлешендә).

  23. «Россия Федерациясе Җир кодексының 3914 статьясына үзгәреш кертү турында» 974499-7 номерлы федераль закон проекты хакында (торглар үткәрмичә генә җир кишәрлекләре бирү тәртибен ачыклау).

  24. «Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 986751-7 номерлы федераль закон проекты турында (милекчелек чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү тәртибен камилләштерү).

  25. «Россия Федерациясе Урман кодексының 291 һәм 82 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 981802-7 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе территориясендә агач материалы әйләнешен тикшереп торуның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында).

  26. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме системасын камилләштерү турында».

  27. Төрлесеннән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International