Хөкүмәт сәгате: җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү проблемалары

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе, 17:00

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышында «Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү проблемалары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәгълүматы тыңланды.

Татарстанда каты көнкүреш калдыклары полигоннарында 8 млн 18 мең тонна чүп-чар куярлык урын калган, бу биш ел файдалануга җитәрлек дип белдерде Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

Республикада федераль реестрга кертелгән 48 полигон исәпләнә. "Бүген 40 полигонда гына урын бар. Кайберләренең тиешле лицензиясе юк. Экология министрлыгы белән эш алып барабыз. Якын арада лицензия алырбыз дип уйлыйм", - ди министр.

Ирек Фәйзуллин 2019-2021 елларда тулып сафтан чыгачак полигоннар исемлеге дә билгеле булуын әйтте. 2019 елда, ресурсы бетү сәбәпле, 9 полигон, 2020 елда 6 полигон, 2021 елда - 11, 2022 елда 23 полигон файдаланыштан чыгарылачак. Министр гамәлдәге полигоннарның ресурслары беткәч, яңа инфраструктура объектларын булдыруга ихтыяҗ тууын әйтте.

Чүп эшкәртү буенча алты объект төзү ниятләнә: Яшел Үзәндә көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы, Югары Ослан, Алексеевск, Арча, Алабуга, Лениногорскта. Калдыкларны икенчел әйләнешкә кертү максаты белән утилизация объектлары - Алексеевск, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск районнарында 5 экотехнопарк булдыру ниятләнә. Чүп ташу чыгымнарын киметү максатыннан, 39 чүп бушату станциясе булдырылачак.

Хәзерге вакытта Россиядә 1 млн халыклы шәһәрләрдә елына 400 мең тоннага кадәр чүп-чар җыела. Бер кешегә елына 300-400 кг чүп туры килә.

2014 елның 29 декабрендә Россия Президенты Владимир Путин чүп калдыклары белән эш итүдә реформага старт биргән федераль законны имзалый. Татарстанда каты көнкүреш калдыклар белән эш итү системасы өчен ике төбәк операторы җаваплы.

Осиново авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводының әйләнә-тирәгә куркыныч тудырмавына инану өчен өстәмә экспертиза үткәреләчәк, дип белдерде әлеге  мәсьәлә буенча фикер алышуда  Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

"Технологиянең куркынычсызлыгына өстәмә гарантия алу максаты белән, Татарстан Президенты проектны бәйсез халыкара экспертлар тикшерүе турында карар кабул итте. Хәзерге вакытта Татарстан Хөкүмәте һәм чит ил партнерлары арасында, термик зарарсызландыру буенча завод төзелеше белән бәйле рәвештә, тирә-якны саклау мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды", - диде министр.

Ул завод төзелгәндә гражданнарның куркынычсыз әйләнә-тирәгә хокуклары исәпкә алынуын әйтте. 2018 елда бу мәсьәлә буенча фәнни-техник советның ике утырышы узган.

Александр Шадриков әйтүенчә, көнкүреш калдыклары күләме арту сәбәпле, 2026 елда шәһәр янында полигон өчен кулланышлы җир ресурслары бетәчәк. "Полигоннар белән бәйле проблемаларга бүген Мәскәү, Чиләбе өлкәләре, Кырым юлыкты, шул сәбәпле калдыкларны термик ысул белән зарарсызландыру буенча заводлар төзелеше федераль дәрәҗәдә карала", - диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген Көнбатыш илләре һәм бөтен дөнья полигоннардан баш тарта - Швейцария, Швеция, Бельгия, Дания, Германия, Нидерландлар, Норвегия, Австрия, Финляндия, Япония. "Анализ күрсәткәнчә, заманча заводларның газ чистарту системалары зарарлы матдәләрне тиз тотып ала, нәтиҗәдә, атмосферага чыккан матдәләр экологик нормаларга тулысынча җавап бирә", - диде министр.

Нидерландта ун еллык тикшеренүләр заводка якын җирдә үскән үсемлекләрдә, җитештерелгән сөттә авыр металлар, диоксин, терекөмеш күләме ил буенча уртача күрсәткечтән артмавын күрсәткән. 
 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International