Дәүләт Думасының региональ сәясәт һәм җирле үзидарә комитеты конкурс игълан итте

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе, 10:20

Дәүләт Думасының Региональ сәясәт һәм җирле үзидарә комитеты Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән «МАРТ» социаль инфраструктура объектларының Бөтенроссия конкурсына старт бирү турында игълан итә.

Конкурс дәүләти-хосусый һәм муниципаль-хосусый партнерлык принципларында гамәлгә ашырылган иң яхшы тәҗрибәләрне ачыкларга тиеш.

Конкурска катнашу өчен дәүләт хакимиятенең төбәк органнары, җирле үзидарә органнары, проектлар инициаторлары, шәхси партнерлар һәм социаль инфраструктураның төп тармаклары вәкилләре чакырыла.

Проектлар категорияләре, конкурс уздыру этаплары һәм сроклары турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International