Ирина Терентьева: «18 ел эчендә «Парламент дәресе» проекты мәктәп укучыларына хокукый белем бирүнең тулы күләмле хәрәкәтенә әверелде»

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе, 16:07

«Парламент дәресе» – инде берничә буын мәктәп укучыларын колачлаган масштаблы проект. Анда катнашучыларның күбесе республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары булды. Проектның үзенчәлеге булып яшьләрдә тормышка, илебезгә һәм кече ватаныбыз Татарстанга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру тора. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, Парламент дәресен әзерләү һәм үткәрү буенча эшче төркем җитәкчесе Ирина Терентьева республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән аралашканда сөйләде.

«Парламент дәресе» хокукый агарту буенча тулы канлы республика хәрәкәтенә әверелде дип уйлыйм, – дип басым ясады Ирина Теретьева. – Проект елдан-ел үзенең географиясен һәм катнашучылар составын киңәйтә бара. Быел урта һөнәри белем бирү учреждениеләре дә кушылды. Шунысы игътибарга лаек, республика этабына 500 укучы һәм 102 педагог чыкты. 50 укучы һәм 6 педагог җиңүче дип танылды, 18 бала һәм 4 педагог лауреат булды».

Ирина Терентьева әйтүенчә, «Парламент дәресе»н үткәрү зур оештыру эше таләп итә. Проектны координацияләү өчен эшче төркем төзелгән, аңа Дәүләт Советы депутатлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты вәкилләре кергән.

«Төркем кысаларында без проектны гамәлгә ашыруның барлык этапларын җентекләп тикшердек, яңа идеяләр турында фикер алыштык һәм кирәкле төзәтмәләр керттек. Бу үзен тулысынча аклады, – дип билгеләде Ирина Терентьева. – Методик ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Мәгарифне үстерү институты педагогларны барлык кирәкле ярдәмлекләр белән тәэмин итте, бу мәктәп укучыларының иҗади эшләре һәм укытучыларның методик эшләнмәләре бәйгесен үткәрү өчен аеруча мөһим иде».

Парламент дәресе – 2026 кысаларында узган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Ирина Терентьева парламент дәресендә җиңүчеләрне котлады һәм «Хәрби батырлык медале дә, хезмәт фидакарьлеге медале дә бер металлдан коеп ясала»  тикшеренү эшләре бәйгесе лауреатларына дипломнар тапшырды.

Тантанада катнашучы укытучылар үзләренең белем бирү учреждениеләрендә әлеге инициативаны гамәлгә ашыру турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

«Безнең мәктәптә «Парламент дәресе» проекты ел саен үткәрелә.  Бу дәресләр балалар өчен дә, укытучылар өчен дә бик мөһим, чөнки анда җәмгыятьтә яшәү сәнгатенә өйрәтәләр, – дип сөйләде Казанның 64 нче мәктәбенең «Йөрәк хәтере» мәктәп музее мөдире Мәдинә Галиева.  – Мин патриотик тәрбия тарихи хәтерне саклау белән тыгыз бәйләнгән дип саныйм. Мин үз эшемдә Бөек Ватан сугышына багышланган мәктәп музее ресурсларын актив кулланам».

«Парламент дәресе» – мәктәп укучылары өчен мәгърифәтчелек проекты, аның кысаларында без Дәүләт Советына экскурсияләр оештырабыз һәм мәктәпкә төрле дәрәҗәдәге депутатларны чакырабыз,– дип сөйләде Казанның 125 нче гимназиясенең җәмгыять белеме укытучысы Юлия Шагова. Аның сүзләренә караганда, укучылар һәрвакыт закон чыгару органы эше белән кызыксыналар. «Бу законнарның ничек барлыкка килүенә кагылу мөмкинлеге», – дип билгеләде педагог.

Юлия Александровна бер очракны мисал итеп китерде. «Бер укучы минем янга чыгарылыш кичәсендә килде һәм Дәүләт Советына экскурсия өчен рәхмәт белдерде. Ул үзенең  җирле үзидарәгә депутатлыкка сайланырга карар кылуын әйтте. Быел ул үзен бу эштә сынап карады».

«Парламент дәресләре ярдәмендә без балаларда хокукый культура формалаштырабыз», – дип сөйләде Казанның 85 нче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнар Яруллина. 

Аның сүзләренә караганда, хакимият органнары эше белән танышу укучылар өчен мөһим тәҗрибә булып тора, чөнки бу аларга һөнәри үзбилгеләнүдә дә ярдәм итә. «Бәлки, киләчәктә аларның берәрсе депутат булыр. Балалар өчен бу кызыклы һәм мавыктыргыч кына түгел, ә үсешкә көчле мотивация дә булып тора», – диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International