Рәмис Мөҗипов: «Парламент дәресе – уникаль проект»

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе, 15:17

ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов Парламент дәресе кысаларында узган республика бәйгеләрендә – башлангыч сыйныф укучылары арасында «Хезмәт кешене бизи» темасына балалар рәсемнәре бәйгесендә иң яшь катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Тантаналы чарада ул проектны оештыручыларга рәхмәт белдерде быел республиканың барлык мәктәпләрендә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 18 нче тапкыр парламент дәресләре үткәрделәр. 

«Парламент дәресе – традицияләр һәм классик педагогика, инновацион технологияләр һәм тәрбия юнәлешләре берләштерелгән уникаль проект,  – дип басым ясады Рәмис Мөҗипов.  –Ул инде озак еллар республикабызның барлык мәктәпләрен берләштерә. Шунысы игътибарга лаек, быел бу проектта барлык көллиятләребез һәм техникумнарыбыз укытучылары да катнашты».

ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары парламент дәресләрендә катнашкан депутатларны аерым билгеләп үтте. «Аларның белемнәре, тормыш тәҗрибәләре бер генә дәреслектә дә, бер генә журналда да тасвирланмаган, – дип билгеләп үтте Рәмис Мөҗипов. – Бары тик алар идеянең законга ничек кертелүен, закон ахыргача кабул ителгәнче төрле стадияләрне узуын, уникаль тәҗрибәне һәм белемнәрне тапшыра алалар. Проектның уникальлеге шунда ки, бу дәресләрне иң акыллы, тәҗрибәле депутатлар үткәрә, аларны Конституциягә «нигез салучылар», беренче законнарның ата-бабалары дип атарга мөмкин. Мәсәлән, парламент дәресләрендә ел саен катнашучы Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча эшче төркемгә кергән иде».

Рәмис Мөҗипов проектның киләчәктә тагын да колачлырак  үсүен теләде. «Без үзебезнең учреждениеләрне парламент дәресләренә җәлеп итәчәкбез, һәм болар барысы да, һичшиксез, ахыр чиктә безнең мәгарифкә, җәмгыятебезгә, дәүләтебезгә тагын да күбрәк файда китерәчәк», – дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.

Парламент дәресе – Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла, быел ул инде унсигезенче мәртәбә уздырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International