Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2026» кысаларында республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе, 15:53

Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2026» кысаларында балалар рәсемнәре, иншалар һәм эсселар, мәктәп проектлары һәм видеороликлар, индивидуаль проектлар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» парламент дәресе быел Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде.  Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Герое Александр Лапин, Социалистик Хезмәт Герое Любовь Смирнова, федераль һәм республика парламентлары депутатлары котлады.

Тантананы ачып, Марат Әхмәтов җиңүчеләргә проектта актив катнашулары һәм инициативалары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, быел парламент дәресе проекты киң колач белән узган, анда 512 меңнән артык бала катнашкан. «Быел дәреснең темасы аеруча мәгънәле итеп сайланды, ул Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды, –дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Безнең проект бу еллар эчендә шактый үсте – ул 18 нче тапкыр уза, ә быел анда ярты миллионнан артык  бала катнашты. Бу балалар, һичшиксез, – безнең киләчәгебез, сезгә, кадерле балалар, безнең республиканы һәм зур илебезне тагын да ямьлерәк итәргә кирәк булачак».

Татарстанда, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, 439 кеше Ватан Герое, республиканың ике шәһәре – Казан һәм Яшел Үзән хезмәт батырлыгы шәһәрләре, 27 предприятие республиканың «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеменә лаек булган.

«Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында без ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларына хөрмәт күрсәтәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучы Ватан сагында торучыларга  аерым игътибар бирәбез, – диде Марат Әхмәтов. – Сезнең белән безнең бурыч, киләчәк буынның бурычы – тарихи хәтерне саклап калу һәм аны буыннан-буынга тапшыру».

Марат Әхмәтов җиңүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлады, шулай ук республика педагогларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сезнең алда – зур киләчәк, һәм ул инде мәктәп партасыннан формалаша. Нәкъ менә гаиләдә һәм мәктәптә патриотизм нигезләре салына, ул хезмәтне бәяләргә, туган телне һәм мәдәниятне сакларга, Ватан казанышлары һәм аның геройлары белән горурланырга өйрәтә, – диде Марат Әхмәтов җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп. – Аерым рәхмәт сүзләрен педагогларгаәйтәсем килә. Көн саен, белемегезне үсеп килүче буынга тапшырып, Сез Татарстан киләчәгенең рухи нигезен булдырасыз».

Марат Әхмәтов педагогларны – парламент дәресләренең иң яхшы методик эшләнмәләре һәм сыйныфтан тыш чаралар авторларын бүләкләде.

Проектта катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук Социалистик Хезмәт Герое, «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Любовь Смирнова мөрәҗәгать итте, ул «Сугышта да, көрәштә дә батырлыкка  урын бар! » иншалар бәйгесе номинациясендә дипломнар тапшырды. «Бүген шундый искиткеч көн. Бу балалар нинди талантлы – алар җырлыйлар, бииләр, мәктәптә яхшы укыйлар, проектларда катнашалар. Без аларга якты киләчәкләрен күреп сөенәбез, ул һәрвакыт шулай дәвам итсен, – диде Любовь Смирнова. – Ә без, өлкән буын, кайдадыр ярдәм итәрбез, кайдадыр әйтеп җибәрербез».

Быел кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен махсус «Каһарманнар – батырлык үрнәге» иншалар бәйгесе номинациясе булдырылды, анда тәрбияләнүчеләр бирелгән темага үз эшләрен тәкъдим итә алдылар. Әлеге номинациядә җиңүчеләрне Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин котлады. «Миңа бүген Парламент дәресе бәйгесендә җиңгән иң яхшыларны котлау һәм бүләкләү бик күңелле, – диде Александр Лапин. – Ләкин шуны билгеләп үтәсем килә, хөрмәтлеләрем, кадерлеләрем, бүген махсус хәрби операция дәвам итә, һәм сугыш кырларында  Ватаныбызның иң яхшы уллары тиңдәшсез сугышалар, илебез, халкыбыз, бигрәк тә киләчәгебез өчен батырлык, ныклык һәм кыюлык күрсәтәләр. Без яшь буынга чәчәк аткан Ватаныбызны тапшырырга тиешбез. Ватан өчен сугышкан һәркемне истә тоту – безнең изге бурычыбыз».

Быел «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» парламент дәресе барлык мәктәпләрдә, шулай ук беренче тапкыр республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 16-28 февраль көннәрендә узды һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. 

Парламент дәресе кысаларында 2026 елның 2 февраленнән 31 мартына кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалар, эсселар, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) һәм педагогларның методик эшләнмәләре бәйгесе узды. Һәр бәйгене уздыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланды.  

Быел иҗади бәйгеләрнең республика этабында 500 укучы һәм 102 педагог катнашты. 50 укучы һәм 6 педагог җиңүче дип табылды. 18 укучы һәм 4 педагог лауреат булды. Тагын да күбрәк катнашучылар мәктәп һәм муниципаль дәрәҗәдә теркәлгән.

Ел саен җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, гадәттәгечә, Россия парламентаризмы көне (27 апрель) алдыннан Дәүләт Советында  уза.

Парламент дәресе – Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла, быел ул инде унсигезенче мәртәбә уздырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International