Фәрит Мөхәммәтшин: «Парламент дәресләре – яшьләрне хокукый агартуның һәм аларга патриотик тәрбия бирүнең мөһим юнәлеше»

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе, 15:10

Парламент дәресе – Татарстанда 2009 елдан башлап Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республиканың Мәгарифне үстерү институты инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган озын гомерле республика проекты. Бу хакта парламентның Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2026 елда «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» парламент дәресе кысаларында узган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында белдерде».

«Мин бүген бәйгеләрдә җиңүләре өчен дипломнар алучы балалар арасында үземне бәхетле кеше итеп хис итәм, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин лауреатларга. – Лаеклы бүләкләрне сезгә күпмилләтле республиканың законнары кабул ителә торган бинада тапшыралар. Татарстанның педагогик җәмәгатьчелегенә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, республика педагоглары безнең инициативага актив кушылды. Парламент дәресләре – яшьләрне хокукый агарту һәм аларга патриотик тәрбия бирүнең мөһим юнәлеше. Сезнең кебек яшьләр булганда без үзебезнең киләчәгебезгә ышана алабыз».

Фәрит Мөхәммәтшин 24 февральдә Казанның 179 нчы гимназиясендә парламент дәресендә катнашуын искәртте. Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе укучылар белән татарстанлыларның Бөек Ватан сугышы елларында катнашуы һәм батырлыгы, республиканың Җиңүгә керткән өлеше турында фикер алышкан. «Мин гимназиядә булганда бик тәэсирләндем, очрашу бик җылы узды, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Мин балаларның тирән белемле булуына гаҗәпләндем һәм шатландым. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, геройларны, һәлак булганнарны һәм исәннәрне фамилияләре һәм исемнәре белән искә алдылар. Мин әтием Хәйрулла Динкәй улы турында сөйләдем. Ул фронтта булган һәм, бәхеткә, исән-сау әйләнеп кайткан. Һәр гаиләдә шундый тарих бар».

Фәрит Мөхәммәтшин балаларга һәм укытучыларга парламент дәресе темасына кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм иҗади уңышлар теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин 5-6 сыйныф укучылары арасында «Хезмәт итү – чын хәзинә» иншалар бәйгесе номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Өченче урынны Дилия Шакирова (Кама Тамагы районының урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Софья Чухутина (Тукай районының Яңа бистә мәктәбе) алдылар. Икенче урынны Софья Ерофеева (Советлар Союзы Герое Павел Семенович Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Диана Чикина (Казан шәһәре Мәскәү районының 64 нче мәктәбе) алды. Беренче урында –Злата Деревянко (Бөгелмә районының 4 нче мәктәбе).

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International