Дәүләт Советында республика Хөкүмәтенең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап буенча фикер алышу башланды

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе, 16:23

Дәүләт Советы комитетлары 2024 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны карауга кереште. Парламент комитетларыннан беренче булып республика Хөкүмәте хисабын Социаль сәясәт комитеты карады. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисе ярдәмчесе - ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. 2024 елда республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәте эшчәнлегенең төп күрсәткечләре арасында Олег Пелевин 103,9% үсеш темпы белән тулаем төбәк продукты күләменең 5 трлн сумлык күрсәткечкә җитүен  атады. "Ирешелгән нәтиҗәләр барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1,9 трлн сум мобилизацияләргә мөмкинлек бирде, – дип белдерде Олег Пелевин. – Республиканың берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган түләүләр рәвешендә 593 млрд сумнан артык акча керде".

Олег Пелевин әйтүенчә, хәзерге шартларда тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итүнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып кадрлар әзерләү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген, хезмәт, җитештерү һәм финанс ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру буенча системалы эш тора. Хөкүмәт, шул исәптән, кайбер тармакларда җитештерү процессларын автоматлаштыру өлешендә резервларны күрә һәм, нәтиҗәдә, түбән квалификацияле хезмәтнең кимүен күрә. Җитештерүне роботлаштыруның да перспективалары зур. Шул ук вакытта республиканың эре сәнәгать предприятиеләре буенча гына да кадрларга ихтыяҗ 11 меңнән артык кеше тәшкил итә.

Олег Пелевин шулай ук депутатларга илкүләм проектларны, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, инвестицион эшчәнлек нәтиҗәләре, инновацияләр һәм алдынгы технологияләр кертү, сәнәгать һәм индустриаль парклар, алгарышлы икътисадый үсеш территорияләре, махсус икътисадый зоналар үсеше турында мәгълүмат бирде.

"Хисапта комитетлар һәм депутат берләшмәләреннән республика Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы сораулар исемлеге буенча мәгълүмат чагылдырылган, – диде Олег Пелевин. – Шул исәптән 19 сорау Социаль сәясәт комитетыннан килде. Алар социаль түләүләрнең бердәм республика базасын булдыру мөмкинлегенә һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга (ветераннарга) һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларына, СВОда катнашучыларны социальләштерү зарурлыгына, Татарстан Республикасында Гаилә елы чараларын  гамәлгә ашыру йомгакларына кагыла. Шулай ук опекуннарга  үзе опекунлыкка алган кешедән башка гына йөргән очракта да җәмәгать транспортында түләүсез йөрү хокукы бирү, республика әһәмиятендәге түләүле юлларда инвалидларга түләүсез йөрү хокукы бирү мөмкинлеге, социаль учреждениеләр һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре янында инвалидлар өчен түләүсез парковка урыннары оештыру һәм яңа сәламәтлек саклау объектлары төзү турындагы мәсьәләләр дә кертелгән".  

Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм Дәүләт Советы Президиумына Министрлар Кабинеты хисабын парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Комитет утырышында депутатлар шулай ук кайбер республика закон проектларын карадылар.

Аерым алганда, физик культура һәм спорт турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты республика башкарма органнарының физик культура һәм спорт өлкәсендәге вәкаләтләрен спорт объектларын төзүне, реконструкцияләүне һәм ремонтлауны, республика милкендәге башка спорт корылмаларын төзүне һәм карап тотуны оештыру вәкаләте белән тулыландыруны күздә тота.

Бүген утырышта каралган халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгын күзәтү бүлеге прокуроры Алсу Сафина тәкъдим итте.

Прокуратура вәкиле сүзләренә  караганда, реабилитация турындагы Федераль законнар нигезендә репрессияләргә бәйле рәвештә торак урыннарын югалткан реабилитацияләнгән затларның репрессияләр кулланылганчы яшәгән җирләренә һәм торак пунктларына яшәү өчен кире кайту хокукы таныла. Элеккеге яшәү урынына кайткан очракта реабилитацияләнгән затлар һәм аларның гаилә әгъзалары Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган тәртиптә исәпкә алыналар һәм торак урыннары белән тәэмин ителәләр. Бу хокук шулай ук репрессияләр кулланылганчы репрессияләнгән затлар белән бергә яшәгән гаилә әгъзаларына һәм башка туганнарына, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарында, сөргендә, махсус поселениедә туган балаларга да кагыла. Тәкъдим ителгән ТР законы проекты белән реабилитацияләнгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары торак урыннарга мохтаҗ дип таныла.

"Репрессияләргә бәйле рәвештә торак урыннарын югалткан реабилитацияләнгән затларны һәм аларның гаилә әгъзаларын исәпкә кую һәм торак урыннары белән тәэмин итү тәртибен раслау турында Хөкүмәтнең тиешле карар проекты эшләнде, – дип хәбәр итте Алсу Сафина. – Документ нигезендә, югарыда аталган затларны торак белән тәэмин итү аларга Татарстан Республикасы муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәсе буенча торак урын бирү юлы белән гамәлгә ашырыла".

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International