Фәрит Мөхәммәтшин: "Махсус операциядә катнашучыларның, шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүчеләрнең безнең тарафтан кайгыртучанлык, җылылык һәм игътибар тоюы мөһим"

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе, 16:09

Бүген Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелекле эшләр көче: СВО шартларында Татарстанның хатын-кыз хәйриячеләре» дигән темага Меценат һәм хәйриячеләр көненә багышланган утырышы узды,  ул Россиядә ел саен 13 апрельдә билгеләп үтелә. Утырыш эшендә шәһәр һәм район советларының хатын-кыз депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, волонтерлар, хәйриячеләр, видеоконференция режимында Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышларының хатын-кыз депутатлары катнашты. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Парламент җитәкчесе волонтерларга, хатын-кыз депутатларга, битараф булмаган казанлыларга махсус операция зонасында булган сугышчыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Хәйриячеләр һәм барлык битараф булмаган халык тарафыннан күрсәтелгән матди һәм рухи ярдәм өчен зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегез бик кирәк һәм мөһим. СВО зонасындагы егетләребезгә өйләреннән, кече Ватаннарыннан  хәбәрләр  һәм күчтәнәчләр, җылы киемнәр булсынмы, тәмле ризыклармы,  башка кирәк-яраклармы, алу бик күңелле, бу безнең егетләр өчен зур ярдәм, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Без бүген үз теләкләре белән Ватанны сакларга киткән егетләребез турында горурланып сөйлибез. Һәм бу бурычны алар уңышлы үтиләр, без аларның тизрәк җиңү белән кайтуын көтәбез". 

Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операция зонасына һәм яңа регионнарга гуманитар йөкләр җибәрүдә катнашучы республиканың эре предприятиеләрнең, кече һәм урта бизнесның, сәяси партияләрнең һәм иҗтимагый берләшмәләрнең зур эшен билгеләп үтте. Парламент башлыгы әйтүенчә, чик буе төбәкләреннән килгән ватандашларга да зур ярдәм күрсәтелә, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре торгызыла. "Республикадан гуманитар йөкләр даими җибәрелә, аларны формалаштыруда дәүләт хакимияте органнары да, депутат берләшмәләре дә, сез – хатын-кызлар, аналар һәм башка битараф булмаган гражданнар да катнаша. Бу бик мөһим, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Гуманитар йөкләр республиканың һәр шәһәреннән һәм районыннан тонналап җибәрелә. Безгә СВО зонасындагы егетләрнең, Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүчеләрнең үз Ватаннарының кайгыртуын, җылысын, игътибарын тоюы бик мөһим".

Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова мөрәҗәгать итте. "Бу ел безнең өчен аеруча әһәмиятле, чөнки без быел, һәр көнне илебез өчен җаваплылык тоябыз, – диде Татьяна Ларионова. – Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында без илебезнең данлы традицияләрен искә төшерәбез һәм шул патриотлык, каһарманлык, рухилыкның буыннан-буынга ничек күчүе турында уйлыйбыз”.

Әлбәттә, күрсәтелгән ярдәм күләме саннар белән генә исәпләнми. Шуңа да карамастан, алар үзләре өчен үзләре сөйли – үрелгән маскировка челтәрләре, коры ашлар һәм окоп шәмнәре саны...  “Бу саннар артында – безнең ярдәмне көткән егетләрнең язмышы, улларыбызның, ирләребезнең, абыйларыбызның язмышы, – дип ассызыклады Татьяна Ларионова, – һәм бүген аларны монда көтүчеләрнең язмышы. Ирексездән Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерәсең, ул вакыттагы саннар да күп нәрсә сөйли. 1642 эшче бригада Җиңү өчен фидакарь хезмәтләре өчен фронт бригадасы исеменә лаек булган, татарстанлылар фронтка 600 төрдән артык  кораллар, снаряд һәм сугыш кирәк-яраклары җибәргән, Татарстан предприятиеләре һәр эш көнендә бер полкны киендергән һәм дивизияне өйрәткән. Бөек Ватан сугышы елларында республикада 822 мең шинель, 2350 мең комплект шаровар, 6 млн пар киез итек, 118 мең мех комбинезон җитештерелгән.... Бүген без шул ук телдә сөйләшәбез, без бөтен дөньяга халкыбызга элеккечә үк ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт, иңне-иңгә  кую теләге хас дип әйтәбез. Бүген биредә заманча ярдәм эшелонында булганнар җыелган. Зур рәхмәт сезгә".  

Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Утырыш алдыннан Дәүләт Советы фойесында СВОга җибәрү өчен волонтерлар җитештерә торган продукция үрнәкләре –  маскировка челтәрләре, азык-төлек, үләнле чәйләр, окоп шәмнәре, консервалар, коры душлар, тегелгән һәм бәйләнгән киемнәр күргәзмәсе оештырылган иде. “Безнең бүгенге чара хәйриячелеккә, шулай ук игелекле эшләр башкаручы хатын-кызларга багышланган, – диде Алсу Нәбиева. – Утырыш кысаларында без СВО шартларында Татарстан хатын-кызларының хәйрия эшчәнлеге тәҗрибәсе һәм мисаллары турында фикер алышабыз, махсус хәрби операция катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү рәвешләре белән уртаклашабыз”.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтелә торган төп ярдәм чаралары турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләде. "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – иң мөһим дәүләт бурычларының берсе. Безнең республикада бу юнәлештә хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар, бизнес, хәйриячеләр һәм гражданнар катнашында зур эш алып барыла, – дип билгеләп үтте ул. – Татарстанда ярдәм күрсәтү чараларының тулы бер комплексы гамәлгә ашырыла. Бу төрле ташламалар, социаль гарантияләр, компенсацияләр, укуда ярдәм, төрле мәдәни-ял, сәламәтләндерү чараларында катнашу мөмкинлеге һәм башкалар. Безнең министрлык хәрби комиссариат, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы, Медик-социаль экспертиза бюросы белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру буенча индивидуаль эш алып бара».

«Игелекле Казан» хәйрия фонды, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәрәкәте, «Офицер хатыннары һәм аларның гаиләләре берлеге» вәкилләре хәйрия инициативалары, шулай ук махсус хәрби операциядә  катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүнең уңай тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International