Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда «СВОй бизнес» проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясады

2025 елның 4 апреле, җомга, 17:57

Бүген Казанда, Татарстан Республикасында «Бердәм Россия»нең  иҗтимагый ярдәм штабында, махсус операция ветераннары өчен «СВОй бизнес» федераль партия проекты кысаларында эшмәкәрлек курсларын тәмамлаучыларга  сертификатлар тапшырылды. Проектта катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Очрашуда шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары  – Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова һәм «Россия таянычы» («Опора России») Кече һәм урта эшмәкәрлек гомумроссия иҗтимагый оешмасының беренче вице-президенты Азат Газизов катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин проектны оештыручыларга һәм курс укытучыларына махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына тыныч тормышка җайлашырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдереп, «СВОй бизнес» проектын гамәлгә ашыруның мөһимлеген ассызыклады. «Без бергәләп СВО зонасыннан кайткан сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына тыныч тормышта үзләрен табарга, эшмәкәрлек сәләтләрен кулланырга, үз бизнесларын башларга ярдәм итү эшен башладык, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Сезнең һәрберегез икътисадый эшчәнлектә үз юнәлешен табар, үз эшен ачар дип ышанам. Күптармаклы икътисады булган республикабызда һәрвакыт булдыклы һәм актив кешеләр өчен урын табылачак. Сезне агитацияләргә, тормышка өйрәтергә кирәкми, сез болай да республиканың һәм илебезнең, күпмилләтле халкыбызның горурлыгы булып торасыз. Ватанны саклау эшенә керткән өлешегез өчен рәхмәт! ».

Парламент Рәисе проектның республикада дәвам итәсенә ышаныч белдереп, анда катнашучыларны бизнеста гына түгел, иҗтимагый тормышта да актив булып калырга өндәде.

Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина «СВОй бизнес» партия проектының төп максаты итеп үз эшмәкәрлек потенциалын тормышка ашыруны атады.  «Махсус хәрби операциядә  катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән федераль парламент тарафыннан өч ел эчендә 120дән артык закон кабул ителде, – дип искәртте ул. – Илнең дүрт төбәгендә сынау режимында башланган яңа проект сезнең бизнеста һәм тормышта ярдәмчегез булачак. Без СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына бизнес-планнар төзергә ярдәм итәчәкбез, дәүләт ярдәме чараларын һәм грантларны ничек алырга кирәклеген әйтеп торачакбыз. Без барыбыз да бердәм гаилә бит, без бергәләп җиңүне якынайтабыз».

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин, Әлфия Когогина һәм Азат Газизов СВОның 12 ветеранына,  махсус хәрби операциядә  катнашучыларның хатыннарына һәм әниләренә «СВОй бизнес» проекты кысаларында курсларны тәмамлау турында сертификатлар тапшырдылар.

«СВОй бизнес» проекты төбәк хакимиятләре ярдәмендә «Бердәм Россия» партиясе, «Россия таянычы» («Опора России») оешмасы һәм Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе  тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аның максаты – СВО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә үз эшләрен булдыруга һәм үстерүгә ярдәм итү. Биш көн дәвамында СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә өйрәнделәр, бизнес-идеяләр эшләделәр һәм әйдәп баручы экспертлардан консультацияләр алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International