Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Турында нигезләмә

Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы Президиумының
2010 елның 24 ноябрендәге
1260-IV ДС номерлы карарына
кушымта

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ
АППАРАТЫ ТУРЫНДА
НИГЕЗЛӘМӘ

(Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2016 елның 21 июнендәге 1296-V ДС номерлы, 2016 елның 15 декабрендәге 1545-V ДС номерлы, 2019 елның 16 октябрендәге 98-VI ДС номерлы, 2020 елның 17 апрелендәге
365-VI ДС номерлы, 2021 елның 18 ноябрендәге 1192-VI ДС номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып)

 

I. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

1.         Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты (алга таба –  Аппарат) – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының (алга таба – Дәүләт Советы), аның органнарының, Дәүләт Советы депутатларының һәм депутат берләшмәләренең хокукый, оештыру, документация белән, аналитик, мәгълүмати, финанс, матди-техник, социаль-көнкүреш тәэмин итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы даими эшләүче органы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының кыскартылган исеме – ТР Дәүләт Советы Аппараты. (Икенче абзац Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2016 елның 15 декабрендәге 1545-V ДС номерлы карары белән кертелде)

2. Аппарат хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы законнарына, Дәүләт Советы карарларына, Дәүләт Советы Регламентына, Татарстан Республикасы Президенты указларына, Татарстан Республика­сы Министрлар Кабинеты карарларына, Дәүләт Советы Президиу­мы карарларына, Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламентына, Дәүләт Советы Рәисе, аның урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре, тиешле структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре күрсәтмәләренә, әлеге Нигезләмәгә таяналар.

3. Аппарат эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итүне Дәүләт Советы Рәисе гамәлгә ашыра.

Аппаратка Дәүләт Советы Секретаре җитәкчелек итә, ул Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары аппаратлары, җирле үзидарә органнары, башка органнар һәм оешмалар белән мөнәсәбәтләрдә Аппарат исеменнән эш итә.

4. Аппарат хезмәткәрләре үз эшләренең партиядән тыш булу принцибыннан чыгып эш итәләр. Аппаратта, һөнәр берлекләреннән тыш, сәяси партияләрнең, дини, иҗтимагый берләшмәләрнең структуралары төзелә алмый.

5. Аппарат үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары аппаратлары, җирле үзидарә органнары, башка органнар һәм оешмалар белән үзара мөнәсәбәттә гамәлгә ашыра.

6. Аппаратның урнашкан урыны: 420060, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1.

 

II. АППАРАТ СТРУКТУРАСЫ ЬӘМ АНЫҢ ЭШЕН ОЕШТЫРУ

7. Аппарат Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан раслана торган Аппарат структурасы нигезендә Дәүләт Советы Рәисе Секретариатыннан, идарәләрдән, бүлекләрдән, сектордан һәм Дәүләт Советы Матбугат хезмәтеннән тора. (7 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2016 елның 21 июнендәге 1296-V ДС номерлы, 2019 елның 16 октябрендәге 98-VI ДС номерлы карарлары редакциясендә)

8. Аппаратның штат расписаниесе Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан раслана.

Аппаратның штат расписаниесенә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте dазыйфалары реестрында каралган вазыйфалар кертелә. Моннан тыш, штат расписаниесенә дәүләт граждан хезмәге вазыйфалары булмаган вазыйфалар кертелергә мөмкин.

9. Структур бүлекчәләр Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан раслана торган нигезләмәлор нигезендә үз функцияләрен башкаралар.

10. Идарәләр башлыклары, Эшләр идарәчесе, Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, мөстәкыйль бүлекләр мөдирләре, сектор мөдире, Дәүләт Советы Матбугат хезмәте җитәкчесе, идарәләр башлыклары урынбасарлары, Эшләр идарәчесе урынбасарлары, мөстәкыйль бүлекләр мөдирләре урынбасарлары, Дәүләт Советы Матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары,идарәләр составындагы бүлекләр башлыклары һәм аларньң урынбасарлары Дәүләт Советы Секретаре тәкъдиме буенча Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән вазыйфаларына билгеләнеп куелалар һәм вазыйфаларыннан азат ителәләр. (Беренче абзац Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2019 елның 16 октябрендәге 98-VI ДС номерлы карары редакциясендә)

Идарәләр составындагы секторлар мөдирләре һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче башка хезмәткәрләр, Дәүләт Советы Рәисе белән килештереп, Аппаратның тиешле структур бүлекчәләре җитәкчеләре тәкъдиме буенча Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан вазыйфаларына билгеләнеп куелалар һәм вазыйфаларыннан азат ителәләр. (Икенче абзац Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2019 елның 16 октябрендәге 98-VI ДС номерлы карары редакциясендә)

Аппаратның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре Дәүләт Советы Рәисенә, Дәүләт Советы Секретарена, Аппаратның тиешле структур бүлекчәләре җитәкчеләренә буйсыналар.

(10 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2016 елның 21 июнендәге 1296-V ДС номерлы, 2021 елның 18 ноябрендәге 1192-VI ДС номерлы карарлары редакциясендә)

11.       Аппаратның дәүләт граждан хезмәтендә булган хезмәткәрләренә билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан вазыйфаларына билгеләнеп куела һәм вазыйфаларыннан азат ителә торган хезмәткәрләр өчен – Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан имзаланган, Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан вазыйфаларына билгеләнеп куела һәм вазыйфаларыннан азат ителә торган хезмәткәрләр өчен Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан имзаланган дәүләт граждан хезмәткәре таныклыклары бирелә.

Аппаратның дәүләт граждан хезмәтендә булмаган хезмәткәрләренә Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан имзаланган мәгълүм үрнәктәге таныклыклар бирелә.

III. АППАРАТНЫҢ СТРУКТУР БҮЛЕКЧӘЛӘРЕНЕҢ ТӨП ФУНКЦИЯЛӘРЕ

12. Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты Дәүләт Советы Рәисе эшчәнлеген мәгълүмати-аналитик, документация белән, оештыру-техник, беркетмә нигезендә һәм башкача тәэмин итүне гамәлгә ашыра, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Секретариат турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра. (12 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2016 елның 21 июнендәге 1296-V ДС номерлы карары редакциясендә)

13. Аппаратның Оештыру идарәсе Дәүләт Советының, аның Президиумының, Дәүләт Советы комитетларының һәм башка орган­нарының, Дәүләт Советындагы депутат берләшмәләренең утырышларын, парламент тыңлауларын һәм башка чараларны оештыру ягыннан тәэмин итүне, эшләрне планлаштыруны тәэмин итә, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына аларньщ эшен оештыруда методик ярдәм күрсәтә, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары эше практикасын өйрәнә һәм гомумиләштерә, депутатларның һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләренең эшчәнлегендә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтә, Дәүләт Советы китапханәсе һәм музее эшен оештыра, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Оештыру идарәсе турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

14. Аппаратның Хокук идарәсе Дәүләт Советының һәм аның органнарының закон чыгару эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итә, идарәгә кергән Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе законнары проектларына, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарлары проектларына экспертиза уздыра, Татарстан Республикасы законнарын исәпкә алып бара һәм системалаштыра, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Хокук идарәсе турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

Хокук идарәсе башлыгы, Хокук идарәсе хезмәткәрләре Дәүләт Советы Регламентында каралган очракларда Дәүләт Советы һәм аның органнары утырышларында киңәш бирү хокукы белән катнашалар. (Икенче абзац Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2016 елның 21 июнендәге 1296-V ДС номерлы карары редакциясендә)

Хокук идарәсенең бәяләмәләрен һәм эксперт бәяләмәләрен карау мәҗбүри.

15. Аппаратның Эшләр идарәсе Дәүләт Советы депутатларын һәм Аппарат хезмәткәрләрен мәгълүмати-технологик, матди-техник, хуҗалык, транспорт, социаль-көнкүреш, мәдәни һәм медицина ягыннан тәэмин итүне гамәлгә ашыра, Дәүләт Советы бинасында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүен тәэмин итә, Дәүләт Советының товарларда, эшләрдә һәм хезмәтләр күрсәтүдә ихтыяҗларын билгели, дәүләт сатып алуларын оештыра, шулай ук, Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламентына һәм Аппаратның Эшләр идарәсе турындагы нигезләмәгә таянып, башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

Әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән функцияләрне гамәлгә ашыру максатларында Эшләр идарәсе Дәүләт Советы Аппараты исеменнән дәүләт контрактлары, физик һәм юридик затлар белән граждан-хокук шартнамәләре төзи, ә Эшләр идарәчесе аларны имзалый.

(15 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының  2020 елның 17 апрелендәге 365-VI ДС номерлы, 2021 елның 18 ноябрендәге 1192-VI ДС номерлы карарлары редакциясендә)

16. Аппаратның Документлар белән тәэмин итү идарәсе Дәүләт Советында документлар йөрешен тәэмин итә, Дәүләт Советы һәм аныңПрезидиумы карарларының, Дәүләт Советы Рәисе, аның урынбасарлары һәм Дәүләт Советы Секретаре йөкләмәләренең, шулай ук контрольдә булырга тиешле документларның үтәлүен тикшереп тора, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы утырышларының беркетмәләрен һәм стенограммаларын алып бара, Татарстан Республикасы законнары проектларына лингвистик экспертиза ясый һәм Дәүләт Советы документларына корректор тикшерүен уздыра, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы тарафыннан кабул ителә торган актларны дәүләт телләренә тәрҗемә итә, Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасын, Дәүләт Советының башка басма продукциясен нәшер итә, Дәүләт Советы документларының архив фондын алып бара, Аппаратта документлар белән эшләү рәвешләрен һәм алымнарын камилләштерүне тәэмин итә, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Документлар белән тәэмин итү идарәсе турындагы нигезләмәдә каралган бүтән функцияләрне гамәлгә ашыра. (16 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2016 елның 21 июнендәге 1296-V ДС номерлы карары редакциясендә)

17. Аппаратның Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге Аппаратның дәүләт граждан хезмәткәрләренә куела торган таләпләрнең үтәлүен тикшереп торуны,  коррупцияне һәм  башка хокук  бозуларны профилактикалау эшен, Дәүләт Советы депутатларын һәм аларның ярдәмчеләрен персональ исәпкә алуны оештыруны, аларга таныклыклар тутыруны һәм бирүне, Аппарат хезмәткәрләренең һәм профессиональ даими нигездә эшләүче Дәүләт Советы депутатларының эшчәнлегенә бәйле барлык кадрлар мәсьәләләрен хәл итүне гамәлгә ашыра, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

18. Аппаратның Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге гражданнарны кабул итә, Дәүләт Советы җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итүне тәэмин итә, гражданнарның язма, телдән мөрәҗәгатьләре белән эшли, аларның каралуын тикшереп тора, аларны гомумиләштерә, анализлый һәм алар буенча тәкъдимнәр әзерли, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ рег­ламенты һәм Аппаратның Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

19. Дәүләт Советы Матбугат хезмәте Дәүләт Советыныңмассакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чаралары (алга таба – ММЧ) белән хезмәттәшлек итүен гамәлгә ашыра, Дәүләт Советы эшчәнлегенең ММЧда объектив һәм оператив яктыртылуын тәэмин итә, журналистларны аккредитацияләүне уздыра, матбугат конференцияләрен оештыра, Дәүләт Советындагы мөһим чаралар турында рәсми хәбәрләр әзерли, хәбәри материалларны Дәүләт Советы рәсми сайтына Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә урнаштыра, басма һәм электрон ММЧна көндәлек мониторинг һәм социаль медиага мониторинг ясый, социаль челтәрләрдә Дәүләт Советының рәсми аккаунтларын алып бара, республика парламентының уңай имиджын булдыру максатыннан җәмәгатьчелек белән элемтәләрне арттыруга юнәлтелгән парламент проектларын гамәлгә ашыра, Дәүләт Советы эшчәнлеге турында видео- һәм фотоконтент булдыра, “Парламент хәбәрләре”н нәшер итү эшен оештыра, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Дәүләт Советы Матбугат хезмәте турындагы нигезләмәдә каралган бүтән функцияләрне гамәлгә ашыра. (19 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2016 елның 21 июнендәге 1296-V ДС номерлы карары редакциясендә)

191. Аппаратның Яшеренлек режимын тәэмин итү һәм гражданнар оборонасы секторы Дәүләт Советының гражданнар оборонасы һәм мобилизацион әзерлек чараларын оештыру ягыннан тәэмин итүне һәм үткәрүне гамәлгә ашыра, яшеренлек режимы таләпләре үтәлүне тәэмин итә, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламентына һәм Аппаратның Яшеренлек режимын тәэмин итү һәм гражданнар оборонасы секторы турындагы нигезләмәгә таянып башка функцияләрне башкара. (191 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2019 елның 16 октябрендәге 98-VI ДС номерлы карары белән кертелде, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2021 елның 18 ноябрендәге 1192-VI ДС номерлы карары редакциясендә)

192. Аппаратның Финанс бүлеге Дәүләт Советы эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итүне гамәлгә ашыра,  Татарстан Республикасы бюджетыннан Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелә торган акчалар чикләрендә Дәүләт Советы Аппаратының бюджет сметасын төзи һәм үти, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Финанс бүлеге турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра. (192 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2020 елның 17 апрелендәге 365-VI ДС номерлы карары белән кертелде)

 

IV. АППАРАТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ

20. Аппараттагы вазыйфалар Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең дәүләт вазыйфалары реестры нигезендә бил­геләнә.

21. Аппарат идарәләре башлыклары, бүлек мөдирләре, башка мөстәкыйль структур бүлекчәләре җитәкчеләре:

Дәүләт Советы һәм Аппаратның тиешле структур бүлекчәләре эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрне җитәкчелек карамагына кертәләр;

дәүләт һәм җәмәгать органнары вәкилләре белән киңәшмәләр уздыралар, дәүләт органнарының, җәмәгать оешмаларының һәм фәнни учреждениеләрнең хезмәткәрләрен Дәүләт Советы, аның Президиумы һәм комитетлары каравына кертелә торган мәсьәләләрне әзерләүдә катнашу өчен җәлеп итәләр;

Дәүләт Советы җитәкчелеге кушуы буенча дәүләт һәм җәмәгать органнары каравына гражданнарның тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен, шулай ук башка материалларны җибәрәләр;

Дәүләт Советы Рәисе һәм аның урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре йөкләмәләрен үтиләр;

Аппаратның тиешле бүлекчәләренең эшчәнлегенә җитәкчелек итәләр һәм бу бүлекчәләргә йөкләнгән функцияләрнең үтәлеше, эш планнарын гамәлгә ашыру өчен җаваплы булалар;

тиешле бүлекчә хезмәткәрләре арасында вазыйфаларны бүләләр, аларның төгәл эшләвен, документларның узуын тикшереп торуны һәм тиешле бүлекчәләрдә эш алып баруны тәэмин итәләр;

тиешле бүлекчәләрдә әзерләнгән мәсьәләләр турында, тиешле йөкләмәләрне үтәү турында җитәкчелеккә хәбәр итәләр;

Дәүләт Советы, аның Президиумы, комитетлары утырышларында катнашалар;

карау өчен тиешле бүлекчә тарафыннан әзерләнгән Дәүләт Советы һәм аның Президиумы актларын килештерәләр;

дәүләт һәм җәмәгать органнарыннан, оешмаларыннан Аппаратның тиешле структур бүлекчәсе компетенциясенә керә торган мәсь­әләләр буенча мәгълүмат соратып алырга хокуклы;

Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламентында, Аппаратның тиешле структур бүлекчәсе турындагы нигезләмәдә һом вазыйфаи регламентта билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыралар.

22. Аппарат хезмәткәрләренең эш шартлары, хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы дәүләт граждан хезмәте турындагы законнар, хезмәт законнары, шулай ук әлеге Нигезләмә, Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты, Аппаратның структур бүлекчәләре турындагы нигезләмәләр, вазыйфаи регламент­лар белән билгеләнә.

23. Аппарат хезмәткәрләрен финанс, матди, матди-техник һәм социаль-көнкүреш, шул исәптән медицина һәм мәдәни тәэмин итү шартлары һәм тәртибе Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләрен тәэмин итү дәрәҗәсенә туры килә торган дәрәҗәдә билгеләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International